Логотип Магариф уку
Цитата:

2022 елның гыйнвар аенда истәлекле көннәр

1 – Бөтендөнья тынычлык көне.Язучы, журналист Ягъсуф Шәфыйковка 85 яшь.Шагыйрь, прозаик, сәясәтче, җәмәгать эшлеклесе, Г.Исхакый һәм Һ.Атласи исемендәге әдәби премияләр лауреаты Айдар Хәлимгә 80 яшь.Җ...

1 – Бөтендөнья тынычлык көне.
Язучы, журналист Ягъсуф Шәфыйковка 85 яшь.
Шагыйрь, прозаик, сәясәтче, җәмәгать эшлеклесе, Г.Исхакый һәм Һ.Атласи исемендәге әдәби премияләр лауреаты Айдар Хәлимгә 80 яшь.
Җырчы, Татарстанның һәм Мари Эл Республикасының халык, Россиянең атказанган артисты Галина Ластовкага 75 яшь.
Татарстанның халык артисты Әсхәт Хисмәткә 70 яшь.
Балалар шагыйре, драматург, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, Ш.Маннур һәм А.Алиш исемендәге әдәби премияләр лауреаты Рафис Корбанга 65 яшь.
Рәссам-график Светлана Ибраһимовага 60 яшь.
Актриса, Татарстанның халык артисты Рәмзия Безрукка 60 яшь.
2 – Халыкара фәнни фантастика көне.
Тел галимәсе, филология фәннәре докторы Флёра Баязитовага 80 яшь.
Журналист, язучы, рәссам Дания Гайнетдиновага 70 яшь.
3 – Шагыйрь, композитор, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, С.Сөләйманова һәм Р.Төхфәтуллин исемендәге әдәби премияләр лауреаты Разим Вәлиуллинның тууына 80 ел (1942–2010).
Шагыйрь, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Зөлфәтнең тууына 75 ел (1947–2007).
 Тарих фәннәре докторы, этнограф, җәмәгать эшлеклесе, «Туган җир» журналының баш мөхәррире Дамир Исхаковка 70 яшь.
4 – Ньютон көне.
Бөтендөнья Брайль әлифбасы көне.
Язучы, шагыйрь, җәмәгать һәм сәясәт эшлеклесе, халыкара ПЕН-клубның Татар ПЕН-үзәге президенты, Татарстанның халык шагыйре, Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Разил Вәлиевкә 75 яшь.
5 – Төрки телләр белгече, этнограф, тәрҗемәче Василий Радловның тууына 185 ел (1837–1918).
Татарстанның халык артисты Ринат Мифтаховның тууына 85 ел (1937–2014).
Физик, физика-математика фәннәре докторы, Татарстан фәннәр академиясенең мөхбир әгъзасы Морат Таһировка 70 яшь.
Архитектор, рәссам Ринат Насыйровка 70 яшь.
Композитор, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Виталий Харисовка 60 яшь.
6 – Рус композиторы, пианист Александр Скрябинның тууына 150 ел (1872–1915).
Революцион хәрәкәт эшлеклесе, журналист, публицист Хөсәен Ямашевның тууына 140 ел (1882–1912).
Язучы, публицист, драматург, тәрҗемәче, җәмәгать эшлеклесе, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты, Ленин ордены кавалеры Мирсәй Әмирнең тууына 115 ел (1907–1980).
Татарстанның халык артисты, Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Ирек Баһмановның тууына 90 ел (1932–2015).
Рәссам, М.Җәлил исемендәге республика премиясе лауреаты Булат Гыйлвановка 50 яшь.
7 – Раштуа  бәйрәме.
8 – Балалар киносы көне.
Табиб, балалар язучысы Нәкыйп Каштановка 80 яшь.
9 – Балет артисты, педагог, Татарстанның халык артисты Гай Таһировның тууына 115 ел (1907–1995).
11 – Тыюлыклар һәм милли парклар көне.
Бөтендөнья рәхмәт көне.
Рәссам-график Айдар Үтәгәновның тууына 75 ел (1947–2005).
12 – Россия Федерациясендә прокуратура хезмәткәрләре көне.
Совет галиме, конструктор Сергей Королёвның тууына 115 ел (1907–1966).
Язучы, прозаик, филология фәннәре кандидаты Дилбәр Булатовага 50 яшь.
13 – Россиядә матбугат көне.
Татарстанның һәм Россиянең халык артисты Фатыйма Ильскаяның тууына 120 ел (1902–1984).
14 – Географ, статистика белгече, җәмәгать эшлеклесе Пётр Семёнов-Тян-Шанскийның тууына 195 ел (1827–1914).
15 – Бөтендөнья дин көне.
Википедиянең туган көне.
Актриса, Татарстанның халык артисты Галия Нигъмәтуллинаның тууына 115 ел (1907–1990).
Театр рәссамы Габделәхәт Закировның тууына 80 ел (1948–2003).
16 – Актёр, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Кәрим Гыйльмановның тууына 110 ел (1912–1964).
17 – Балаларның уйлап табулары көне.
Шәркыятчы галим, төрки телләр белгече, этнограф, тәрҗемәче Василий Радловның тууына 185 ел (1837–1918).
20 – Шагыйрь Галимҗан Латыйпның тууына 110 ел (1912–1986).
Дәүләт һәм сәясәт эшлеклесе, Татарстан Республикасының беренче Президенты, Татарстан Президентының Дәүләт Киңәшчесе, Россиянең Хезмәт Герое Минтимер Шәймиевкә 85 яшь.
21 – Россиянең инженер гаскәрләре көне.
Халыкара аспирантлар көне.
Халыкара кочаклашу көне.
Фикер иясе, галим-энциклопедист Павел Флоренскийның тууына 140 ел (1882 –1937).
Шагыйрь Зыя Ярмәкинең тууына 135 ел (1887–1965).
Проектлаучы Рөстәм Абаевка 65 яшь.
23 – Кулдан язу көне.
Шагыйрь, прозаик, драматург, публицист, Татарстанның халык шагыйре, атказанган сәнгать эшлеклесе, Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты, Татарстан Язучылар берлеге рәисе Ркаил Зәйдуллага 60 яшь.
24 – Халыкара мәгариф көне.
Шагыйрь, тәрҗемәче, Татарстан китап нәшрияты мөхәррире Марк Зарецкийның тууына 85 ел (1937–2003).
25 – Россия студентлары көне.
Рус рәссамы Иван Шишкинның тууына 190 ел (1832–1898).
26 – Халыкара таможня хезмәткәрләре көне.
Радиоэлектроника гыйлеме белгече, Татарстан Фәннәр академиясе академигы, техник фәннәр докторы, Татарстанның атказанган фән һәм техника эшлеклесе Шамил Чабдаровка 85 яшь.
27 – Россиядә хәрби дан көне – 1944 елда Ленинград блокадасын өзгән көн.
28 – Халыкара ЛЕГО көне.
Халыкара персональ мәгълүматларны яклау көне.
Рус совет язучысы, шагыйрь, драматург, киносценарист Валентин Катаевның тууына 125 ел (1897–1986).
29 – Бөтендөнья кар көне.
Балалар шагыйрәсе Зәкия Туфайлованың тууына 115 ел (1907–1977).
30 – Халыкара Интернетсыз көн.
Бөтендөнья махау авыруыннан интегүчеләргә ярдәм итү көне.
Кыш бабай һәм Кар кызы көне.
Актёр, режиссёр, язучы-тәрҗемәче, Татарстанның халык, Россиянең атказанган артисты Зәйни Солтановның тууына 130 ел (1892–1952).
Совет һәм француз шахматчысы, халыкара гроссмейстер, шахмат буенча дөнья чемпионы Борис Спасскийның тууына 85 ел (1937–1972).
31 – Россиядә һава торышын өйрәнү хезмәте  оешуга 150 ел (1872).
Австрия композиторы Франц Петер Шубертның тууына 225 ел (1797–1828).
Фәлсәфә фәннәре докторы, Татарстанның атказанган фән эшлеклесе Мансур Абдрахмановның тууына 110 ел (1912–1972).
Мәгълүматны Таһир САБИРҖАНОВ туплады

 
 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ