Логотип Магариф уку
Цитата:

6 нчы гимназия укучылары Туфан Миңнуллин пьесасы буенча куелган "Азат" спектаклен күрсәтте

Казан шәһәренең 6 нчы гимназиясендә "Манзара" студиясе эшләп килә. 12 майда биредә театр сәнгатен үзләштерүче балалар Туфан Миңнуллин пьесасы буенча куелган "Азат" спектакленең премьерасын тәкъдим итт...

Казан шәһәренең 6 нчы гимназиясендә "Манзара" студиясе эшләп килә. 12 майда биредә театр сәнгатен үзләштерүче балалар Туфан Миңнуллин пьесасы буенча куелган "Азат" спектакленең премьерасын тәкъдим иттеләр.

"Туфан абыйның бер дә куелмаган "Азат"пьесасын күрсәттек! Балалар дип әйтергә тел әйләнми. Яшь артистларым минем, яратуымның, хөрмәтемнең иге-чиге юк, сезнең белән горурланам", - дип уртаклаша хисләре белән үзенең шәхси аккаунтында К.Тинчурин исемендәге театр артисты Зөлфия Вәлиева.

Бу көнне гимназиягә шулай ук Тинчурин театры артистлары да кунак булып килгән. Алар да яшь иҗатчыларның эшенә уңай бәя биреп үзләренең матур фикерләрен җиткергәннәр. 

Фәния Лотфуллина


Фотолар З.Вәлиеваның шәхси архивыннан

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ