Логотип Магариф уку
Цитата:

«Әдәби карта» конкурсының вакыты озайтыла

Күпсанлы сораулар буенча «Әдәби карта» конкурсының эшләр кабул итү вакыты озайтыла. Катнашу турында гаризалар һәм конкурс эшләре 3  мартка кадәр кабул ителәчәк. Исегезгә төшерәбез, катнашучы...









Күпсанлы сораулар буенча «Әдәби карта» конкурсының эшләр кабул итү вакыты озайтыла. Катнашу турында гаризалар һәм конкурс эшләре 3  мартка кадәр кабул ителәчәк.

 

Исегезгә төшерәбез, катнашучылар түбәндәге темалар буенча язылган шигырьләрен, хикәяләрен, әкиятләрен юллый ала:

А) «Гаиләм – ныклы терәгем»;

Ә) «Беренче мәхәббәт»;

Б) «И газиз туган телем».

 

Җиңүчеләргә акчалата премияләр каралган.

 

Иҗади хезмәтләрегезне һәм гаризагызны «Әдәби карта» бәйгесенә» тамгасы белән 420066, Казан шәһәре, Декабристлар урамы, 2 нче йорт, а/т 47 адресы буенча яисә magarif@bk.ru яки gaila-mektep@mail.ru электрон почтасы аша редакциягә юлларга кирәк.

 

Бәйгедә Татарстан һәм Россия төбәкләрендә яшәп, татар телендә иҗат итүче укытучылар, тәрбиячеләр, китапханәчеләр һәм мәдәният хезмәткәрләре катнаша ала. Конкурс турында тулырак нигезләмәдән укып белә аласыз.

 

Иҗат белән дуслыгыгыз турында башкалар да белсен дисәгез, «Әдәби карта» бәйгесендә катнашырга ашыгыгыз!












 



Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ