Логотип Магариф уку
Цитата:

Агачка уеп рәсем ясаучылар өчен фестиваль-бәйге игълан ителә

Республикада агачка уеп рәсем ясаучылар өчен фестиваль-бәйге игълан ителә. Бәйге «Каравон» рус халык бәйрәме кысаларында үткәреләчәк.«Агачны сәнгати эшкәртү белән шөгыльләнүче һөнәрчеләр агачка уеп яс...


Республикада агачка уеп рәсем ясаучылар өчен фестиваль-бәйге игълан ителә. Бәйге «Каравон» рус халык бәйрәме кысаларында үткәреләчәк.




«Агачны сәнгати эшкәртү белән шөгыльләнүче һөнәрчеләр агачка уеп ясау тизлегендә, агач сыннар эшләү, агач кашык ясау һәм кәрзин үрү осталыгында көч сынашачак», - дип хәбәр итә ТР Мәдәниятне үстерү ресурс үзәге.
Фестивальдә катнашу өчен һөнәрчеләр - 18 яше тулган физик затлар, шәхси эшмәкәрләр, юридик затлар чакырыла.
Гаризалар 12 майга кадәр үзәкнең рәсми сайты аша кабул ителә.
«Каравон» бәйрәме Лаеш районы Никольское авылында 28 майда үткәрелә.

«Татар-информ»


 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ