Логотип Магариф уку
Цитата:

Әгерҗедә Яңа ел турниры

Әгерҗенең Балалар иҗат үзәгендә шахмат-шашка буенча Яңа ел турниры булып узды. Көннең суык торуына карамастан, турнир Әгерҗенең үзеннән генә түгел, районның Тирсә, Иж-Буби, Күләгәш, Ташлы, Бимә авылла...

Әгерҗенең Балалар иҗат үзәгендә шахмат-шашка буенча Яңа ел турниры булып узды. Көннең суык торуына карамастан, турнир Әгерҗенең үзеннән генә түгел, районның Тирсә, Иж-Буби, Күләгәш, Ташлы, Бимә авылларыннан барлыгы 50 гә якын спортчыны җыйды.
Замана балалары өйдән чыкмыйча Интернетка ябышып яткан бер заманда, турнирның шулай оешкан төстә узуы оештыручыларны куандыра билгеле.
– Мондый турнирлар үзләренең нәтиҗәләрен бирми калмый: балалар да, зурлар да компьютерда, телефонда уен уйнап утырудан азмы-күпме азат ителә, яшьтәшләре белән күзгә-күз карап аралаша. Шахмат белән мавыккан балалар мәктәптә дә яхшы укый, математика, физика кебек фәннәрне үз итә, хәтере яхшыра, сабыр булырга өйрәнә, логик фикерләү дәрәҗәсе үсә, – диләр оештыручылар үзләре дә.
Турнир уенчылар өчен генә түгел, җанатарлар өчен дә мавыктыргыч узды. Җиңүчеләрне Балалар иҗат үзәге директоры Валентина Фёдорова тәбрикләде һәм турнирны уздыруда ярдәм күрсәтүләре өчен Әгерҗе муниципаль район башлыгы Вәлиев Азат Рөстәм улына, район мәгариф идарәсе җитәкчесе Сафиуллина Василә Гарәфетдин кызына, спорт ветераннары Абсалямов Асаф Ибраһим улына, Королёв Павел Михайловичка рәхмәтләрен җиткерде. Шунысы сөендерә: турнирда балалар бакчаларына йөрүче сабыйлардан алып, өлкән яшьтәгеләргә кадәр катнашты.

Расиха ФАИЗОВА

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ