Логотип Магариф уку
Цитата:

Әгерҗедә VIII төбәкара Буби укулары уза

Бүген Әгерҗенең Иж-Бубый авылында мәгърифәтче Бубилар истәлегенә багышланган VIII төбәкара Буби укулары уза.Кунакларны Әгерҗе районы башлыгы урынбасары Илфат Ямалиев сәламләде.«Кешенең дөньяга карашын...

Бүген Әгерҗенең Иж-Бубый авылында мәгърифәтче Бубилар истәлегенә багышланган VIII төбәкара Буби укулары уза.

Кунакларны Әгерҗе районы башлыгы урынбасары Илфат Ямалиев сәламләде.
«Кешенең дөньяга карашын формалаштыруда һәм үстерүдә әйләнә-тирә мохит, якын тирәлек, тәрбия мөһим әһәмияткә ия. Үткән тәҗрибәбез бик зур һәм бәяләп бетергесез. Аның киләчәк буыннар өчен бәхәссез әһәмияте  тарихның ни өчен кирәклеген күрсәтә. Вакыйгалар турында уйлану, аларны анализлау, мәгълүматны «үзләштерү» һәм шуннан соң гына, инде булган тәҗрибә нигезендә, хәзерге заман белән танышу, киләчәккә максатчан план төзү», – дип билгеләп үтте ул, укучыларга уңышлар теләп.

Гадәттәгечә укуларда Әгерҗе районы, Чаллы, Казан, Удмуртия һ. б. укытучылар һәм укучылар катнаша. Укучылар берничә секциягә бүленеп эшли. Ә аларның хезмәтен күренекле сәнгать һәм мәдәният эшлеклеләре бәяләячәк.

Фәния Лотфуллина


Фото: agryz-rt.ru

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ