Логотип Магариф уку
Цитата:

Алабугада – Спас ярминкәсе

Һәр төбәк, каланың визит карточкасы булырдай үз символы була. Меңьеллык тарихы булган борынгы Алабуга каласын чын мәгънәсендә рус мәдәнияте мәркәзе булуын исбатлаучы Спас ярминкәсеннән башка күз алдын...

Һәр төбәк, каланың визит карточкасы булырдай үз символы була. Меңьеллык тарихы булган борынгы Алабуга каласын чын мәгънәсендә рус мәдәнияте мәркәзе булуын исбатлаучы Спас ярминкәсеннән башка күз алдына да китереп булмый торгандыр. 2007 елдан бирле ел да август башында үткәрелеп киленә инде ул. Алабугада 14 нче тапкыр уздырылачак Спас ярминкәсе 6 – 8 август көннәрендә үтәчәк. Аның быелгысы сюрпризларга аеруча күп булыр төсле.
Быел анда Россиянең 142 шәһәр-авылыннан 521 декоратив-гамәли сәнгать остасы, 2407 ваклап сату предприятиесе һәм сәнәгать оешмалары, 352 җәмәгать туклануы предприятиесе катнашырга теләк белдергән.
Ярминкә көннәрендә автор җырларыннан торган Грушин фестивале узачак. Ул – музыка яратучыларга ярминкәнең төп бүләге. Анда Мәскәү, Санкт-Петербург, Казан, Чистай, Түбән Кама, Менделеевск, Чаллы, Алабугадан 25 автор-башкаручы катнашыр дип көтелә. 
Кыңгырау чыңы фестивалендә генә дә Россиянең кырыклап торак пунктыннан 218 кеше үз осталыгын, маһирлыгын күрсәтәчәк. 
«Һөнәрчеләр ишегалды» проекты кысаларында Россиянең 20 төбәгеннән килгән 35 декоратив-гамәли сәнгать остасы 270 бушлай мастер-класс үткәрәчәк.
Россиянең нәсел утарлары фестивалендә 6 нәсел утары катнашачак. Андагы Бал шәһәрчегендә 134 умартачы үз продукциясен тәкъдим итәчәк.
                       Таһир САБИРҖАНОВ

 
 
 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ