Логотип Магариф уку
Цитата:

Альберт Әсәдуллин: «Казанга ике ел кайтканым юк иде»

Мәшһүр кешеләрне урамда очратканда, гадәттә автограф алырга ашыгалар яисә кыюланып китеп, бергәләп фотога төшик әле, дип тәкъдим итәләр. Журналист халкына, табигый, бу гына аз. Безгә инде, интервью ал...

Мәшһүр кешеләрне урамда очратканда, гадәттә автограф алырга ашыгалар яисә кыюланып китеп, бергәләп фотога төшик әле, дип тәкъдим итәләр. Журналист халкына, табигый, бу гына аз. Безгә инде, интервью алып булмасмы, дип уй килә. Бөтендөнья Татар конгрессы башкарма комитеты яныннан узып барганда, җырчы Альберт  Әсәдуллинны танып алгач, билгеле, их, әңгәмә корып аласы иде, дип уйладым.

Җырчының Бөтендөнья Татар конгрессы Милли Шурасы рәисе Васил Шәйхразиев белән очрашуга килүе икән. Бераз буш вакыты булгач, һич карышмый риза булды ул. Таҗлы вирус зәхмәте аркасында ике ел Казанга кайта алмаган икән. “Миңа Казан җитми. Соңгы елларда мине чакырмыйлар. Шуңа аптырыйм. Югыйсә мин шылтыратам, дөньяда барлыгымны исләренә төшерәм. Гүя Альберт Әсәдуллин юк... Беркем белән ачуланышканым булмады. Күрәсең, Мәдәният министрлыгы яшьләр белән эшләүне, ниндидер яңа юнәлешләрне хуплауны алга сөрә. Тик тәҗрибә дигән нәрсә бар. Әгәр артист яхшы физик халәттә булса, моңлы җырласа, аның тамашачысы беркая китми, аның белән бергә җитлегә, яңа очрашуларны көтә. Элекке җырларны гына җырласам бер хәл. Мин хәзерге җырларны да, башка халык җырларын да башкарам,” – дип уфтанды якташыбыз, Санкт-Петербургтагы Герцен исемендәге университетның Музыка, театр, хореография институты профессоры А. Әсәдуллин.
Казанга апасы янына кайткан җырчы. Бу көннәрдә Балтач якларын урап кайтырга исәпли. Ор авылында – әнисе, Чапшарда әтисе туган икән. “Икесендә дә туганнарым бар, исән-саулар, шылтыраттым – көтәләр. Балтачка кайтуны кече хаҗ белән чагыштырыр идем. Әти-әниемнең туып үскән яклары миңа бик якын, бик кадерле. Анда берәр атна чамасы торырмын да мари ягынамы, башкорт ягынамы барып, берәр шифаханәдә ял итеп кайтырмын дип торам,” – дип, алдагы көннәргә булган ниятләре белән дә уртаклашты Альберт әфәнде.

Рәшит Минһаҗ


P.S. Әңгәмәнең тулы, тәфсилле вариантын журналыбызның киләсе саннарыннан укырсыз.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ