Логотип Магариф уку
Цитата:

"Әлдермештән әлмәндәр" Камалга кайта

10 майда Камал театрының зур сәхнәсендә Туфан Миңнуллинның легендар "Әлдермештән Әлмәндәр" спектакле буенча куелган анимацион фильм беренче тапкыр халыкка күрсәтеләчәк. Бүген бу турыда Камал театрында...

10 майда Камал театрының зур сәхнәсендә Туфан Миңнуллинның легендар "Әлдермештән Әлмәндәр" спектакле буенча куелган анимацион фильм беренче тапкыр халыкка күрсәтеләчәк. Бүген бу турыда Камал театрында узган матбугат очрашуында хәбәр иттеләр.
"Татармультфильм" студиясе директоры Азат Ганиев сөйләвенчә, анимацион фильмга нигез итеп Туфан Миңнуллинның «Әлдермештән Әлмәндәр» спектакле алынган. "Бу – безнең күптәнге хыял. Туфан абый безнең баш мөхәррир булган вакытта ук җыена идек. Әмма шулай килеп чыкты,  анимацион фильм хәзер генә дөнья күрде», – дип сөйләде ул.

Оештыручылар анимацион фильм белән спектакль арасында аермалар булуын әйттеләр. «Әлдермештән Әлмәндәр» спектакленең музыкасын композитор Алмаз Монасыйпов язган булган, шул музыка нигезендә авторлык музыкасы иҗат ителгән.
"Алар ничек эшләгән – без шуңа яраклашырга тырыштык. Без тавыш кына чыгарып торучылар. Шуңа күрә бу фильмда нәрсә әйбәт – анысы шул команданыкы. Фильм ясау – бик четерекле эш", – диде Әҗәл персонажы өчен тавыш яздырган Татарстанның һәм Россиянең халык артисты Равил Шәрәфиев.
Әлмәндәр карт өчен тавыш яздырган Татарстанның атказанган артисты Эмиль Талипов анимацион фильмны спектакль белән чагыштырып карау кирәкми дигән фикердә. "Спектакльне онытып, анимацион фильм карагыз – алай җиңелрәк булыр», – дигән киңәшләрен бирде ул.
Мультфильм башлыча татар телендә төшерелгән, ләкин киләчәктә аны рус һәм хәтта инглиз телләренә тәрҗемә итәргә хыялланалар. Татар телен аңламаучылар өчен аны рус асъязмасы белән күрсәтәчәкләр.

Фәния Лотфуллина

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ