Логотип Магариф уку
Цитата:

«Алтын каләм»дә булачак блогер-журналистлар тәрбияләнә

Бүген “Татмедиа”га «Алтын каләм – Золотое перо» республика яшүсмерләр һәм яшьләр матбугаты фестивалендә катнашучылар килде.

Биредә алар ТР яшьләр эшләре министры Ринат Садыйков, "Татмедиа" республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы җитәкчесе Айдар Сәлимгәрәев, Татарстан Дәүләт Советы депутаты Римма Ратникова, «Татмедиа " АҖ генераль директоры Шамил Садыйков һәм “Алтын каләм” фестиваленең башкарма директоры, “Идел” журналының баш мөхәррире Рәмзия Галимова белән очраштылар.

Быел “Алтын каләм"гә  Татарстанда яшәүче 14–24 яшьтәгеләрдән җәмгысы 308 гариза килгән. Шуларның 72 се икенче турга узды.  
Булачак журналистларны  рус телендә басма журналистика; татар телендә басма журналистика; подкастлар һәм радио (рус һәм татар телләрендә); фотожурналистика; телевидение һәм видеоблогинг (рус һәм татар телләрендә); дизайн һәм верстка; SMM; реклама һәм җәмәгатьчелек белән элемтә юнәлешләре буенча мастер-класслар алачак.

Фестивальдә җиңүчеләргә Гран-при дә каралган. Алар югары уку йортында медиа юнәлеше буенча укырга керергә сертификат алачак. Шулай ук индивидуаль номинацияләрдә юнәлешләр буенча I, II һәм III дәрәҗә лауреатлар, «Ел ачышы» номинациясе һәм башка махсус номинацияләр ияләре сайланачак. Ә югары уку йортлары һәм урта махсус уку йортлары арасындагы иң яхшы медиаүзәкләр уку йортының медиаүзәген үстерү өчен 1 млн сумлык сертификат алачак, – диде ТР яшьләр эшләре министры Ринат Садыйков.

–    «Алтын каләм» конкурсы һәр тапкыр Татарстан журналистикасы өлкәсендә яңа йолдызлар кабыза. Республикабызның күп кенә танылган белгечләре үз юлларын нәкъ менә шушы конкурстан башладылар. Яңартылган формат биш көнлек фестивальгә чыгуны гына түгел, ә шәхси номинацияләр өчен онлайн-укытуны, коллектив номинацияләр өчен проектларны яклауны да күздә тота. Катнашучылар файдалы белем алачаклар һәм аларны шунда ук гамәлдә кулланачаклар. Ә иң яхшыларын йомгаклау фестивалендә үк билгелик», – дип сөйләде «Татмедиа» республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр буенча агентлыгы җитәкчесе Айдар Сәлимгәрәев.

 

–  Сез республика журналистикасына яңа агымнар һәм яңа фикерләр кертәчәкләренә ышанам. Журналист һөнәре кызыклы һәм җаваплылык таләп итә.   Фестивальнең төп бурычы – яшь журналистларны чын мәгънәсендә эшләргә өйрәтү. Быел гамәли юнәлешне көчәйтергә карар ителде. Яшь кадрларга без тормышның барлык өлкәләрендә таянабыз. Иң мөһиме, журналистика ул –  җәмгыятькә хезмәт итү. Барыгызга да уңышлар телим,– диде ТР Дәүләт Советы депутаты Римма Ратникова.

Очрашуда «Татмедиа " АҖ генераль директоры Шамил Садыйков исә “Татмедиа” эшчәнлеге белән таныштырып узды. Замана журналистларына бүгенге таләпләр турында ассызыклады. Эшкә алганда ике телле белгечләргә һәм блогер-журналистларга өстенлек бирелүе хакында искәртте. 
Фестивальне  ТР Яшьләр эшләре министрлыгы, «Татмедиа» Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы, ТР Журналистлар берлеге, ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы, ТР югары белем бирү мәгариф оешмалары, «Яңа Гасыр» телерадиокомпаниясе һәм «Идел» яшьләр журналы оештыра.

Автор фотолары

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ