Логотип Магариф уку
Цитата:

«Татар кызчыгы, татар малае» бәйгесенең финалы узды

Бүген Габдулла Кариев исемендәге Казан Татар дәүләт яшь тамашачы театры сәхнәсендә «Татар кызчыгы, татар малае» җиденче тапкыр үткәрелүче бәйгенең финал өлеше узды.

Балалар бакчасы яшендәге балалар арасында үткәрелүче бәйге җиденче тапкыр оештырыла. 

Республикакүләм бәйге Бөтендөнья татар конгрессы, Казан шәһәренең мәгариф бүлеге, «Ак калфак» хатын-кыз иҗтимагый оешмалары ярдәме белән тормышка ашырыла.

«Моннан җиде ел элек без балалар бакчаларыннан алты малайны, алты кызны көчкә эзләп таба идек. Чөнки татарча сөйли белгән балалар таба алмыйча интектек. Беренче елдан ук һәр ата-ана, һәр тәрбияче, балалар бакчасы мөдире бәйгегә уңай карашта булды. Бүгенге көндә ике йөз балалар бакчасыннан 300 дән артык бала бәйгедә катнаша»,– дип, финалда катнашучыларны һәм тамашачыларны сәламләде «Ак калфак» татар хатын-кызлары республика иҗтимагый оешмасы җитәкчесе Кадрия Идрисова.

Бөтендөнья конгрессның Башкарма комитеты җитәкчесе Данис Шакиров бәйге турында: «Нишләп бу бәйге Казан шәһәрендәге татар балалар бакчаларында гына уза? Бу бәйгене дөнья күләменә күтәрергә кирәк?» дигән сораулар яңгырый. Читтә яшәүче милләттәшләребезнең карашлары иң беренче чиратта Татарстанга, мәркәзе булган Казанга юнәлгән. Татар баласының балалар бакчасына барганнан соң, кинәт кенә теле башка телгә бәйләнә дә, шуңа татар гаиләсенең мохите дә, аралашуы да чәлпәрәмә килә. Шуңа күрә бәйгене үткәрер алдыннан игътибарны Казандагы балалар бакчасына юнәлтергә карар кылдык», – диде, бәйгенең әһәмиятен ассызыклап.

Бәйге, катнашучы шук, үткен нәниләргә карап, киләчәгебез өметле булыр, дип фикерләргә нигез тудыра. Финалда һәр гаилә үзләренең яшәү рәвешен, үрнәк сыйфатларын күрсәтергә тырышты. Малайлар әтиләренә галстук, ә нәни кызлар әниләренә матур итеп яулык бәйләде. Катнашучылар гает көнен, туган көннәрне каршылау, гаилә белән шигырь уку традицияләрен тамашачыларга үз гаилә мисалында уйнап күрсәттеләр.

 

Автор фотолары

Галерея

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

ДРУГИЕ ПУБЛИКАЦИИ

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ