Логотип Магариф уку
Цитата:

Александр Бородинның чыгышы шаккаттырды

Милли телләргә кизәнеп, мәктәп программаларыннан төбәк компонентын алып аткач, яшь буынны илнең чын патриотлары итеп тәрбияләү күпкә җиңеләер дип уйлады, ахры, Мәскәү Кремлендәгеләр.Үзләренең шактый&n...

Милли телләргә кизәнеп, мәктәп программаларыннан төбәк компонентын алып аткач, яшь буынны илнең чын патриотлары итеп тәрбияләү күпкә җиңеләер дип уйлады, ахры, Мәскәү Кремлендәгеләр.
Үзләренең шактый  нык ялгышканнарын бераз аңлый төшепме, соңгы вакытта Россия тарихы, ватандарлык дип сүз куертулар арта төште кебек. Кичәле-бүгенле Россиянең төрле төбәкләрендәге тарихи парк җитәкчеләрен Казанга җыйган «Россия – Минем тарих. Яңа офыклар» федераль форумы нәкъ менә шушы максатны күздә тотып оештырылды да инде. Шәхсән үземә моннан берничә ел элек Татарстан мәгариф һәм фән министры урынбасары булып торган Лариса Сулима модераторлык иткән «Россия – Минем тарих» паркларының мәгариф оешмалары белән хезмәттәшлек итүдә туплаган тәҗрибәсе» дигән темага багышланган чараның шаһиты булырга насыйп булды. Санкт-Петербург, Екатеринбург, Чиләбе калаларындагы тарихи парк җитәкчеләре беррәттән Татарстан юнармиячеләре эшчәнлеген яктырткан генерал-майор Александр Ильич Бородинның чыгышы эмоциональлеге, эчкерсезлеге белән, яшьләребезнең чын патриотлар итеп тәрбияләнүе өчен ихластан янып йөрүче шәхес буларак, залдагыларны әсир итте. Чыннан да, Александр Ильич – тумышы белән үк хәрби кеше, бар гомерен хәрби хезмәткә, яшьләргә ватандарлык рухы тәрбияләүгә багышлаган ул. Ике дистә елдан артык Казан артиллерия һәм Суворов хәрби училищеларына җитәкчелек иткән.

Ә республикабызда юнармиячеләр хәрәкәтенә нигез салынгач, 2016 елдан бирле «Юнармия» хәрби-патриотик балалар-яшүсмерләр иҗтимагый хәрәкәте штабын җитәкли. Әле ничек кенә җитәкли! Республикабызның юнармиячеләре сафында хәзер 80 меңнән артык егет һәм кыз исәпләнә. Яшүсмерләрдә ватандарлык сыйфатлары тәрбияләү юнәлешендә нинди генә мавыктыргыч чара, акцияләр уздырылмый бездә. Юкка гына 2020 ел йомгаклары буенча Татарстанның «Юнармия» штабы Бөтенроссия конкурсында беренче урынны алмагандыр һәм кубок белән бүләкләнмәгәндер. Бүгенге чыгышында ул болар хакында үтемле итеп таныштырды. Чыннан да, Александр Бородин кебек шәхси үрнәге, эш-гамәлләре белән яшьләребезгә өлге булырдай остазлар булганда бүгенге заман егет һәм кызлары да чын ватандарлар итеп тәрбияләнәсенә шик юк. Тик Россия хөкүмәте дә яшьләребезгә йөз белән борыла төшсен дә. Сүздә генә түгел, конкрет эш-гамәлләре белән дә.
                                Таһир САБИРҖАНОВ

Фото: Гульназ ГАЙНУЛЛИНА

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ