Логотип Магариф уку
Цитата:

Алексей Чеботарёв: «Йога – тән камиллеге һәм рухи сәламәтлек тигезлеге ул»

Алексей Чеботарёв белән мине йогага мәхәббәт таныштырды. Әлеге тренерның дәресләрен калдырмаска тырышуымның   бер сәбәбе – аларда тәнне камилләштерүгә юнәлтелгән күнегүләр яшәү фәлсәфәсе бел...

Алексей Чеботарёв белән мине йогага мәхәббәт таныштырды. Әлеге тренерның дәресләрен калдырмаска тырышуымның   бер сәбәбе – аларда тәнне камилләштерүгә юнәлтелгән күнегүләр яшәү фәлсәфәсе белән үрелеп бара. Менә, ниһаять, бер дәрестән соң тренерның үзе белән гәпләшеп утыру җае чыкты.
–Алексей Викторович, безнең илдә йоганы санламаган, хәтта тыйган заманнар да булды. Менә хәзер ул элекке совет кешеләре тормышына көчле агым кебек бәреп керде. Соңгы унъеллыкларда Казанда да бик күп йога студияләре ачылды.  Шәһәрдәге иң популяр йога-тренерларның берсе буларак, Сезнең бу агымга кушылуыгыз нидән башланды?
– Советлар Союзында узган гасырның 70 нче елларында тарала башлаган  әлеге агымга күпләр сәламәтлекләре какшагач килеп эләгә. Минем белән дә нәкъ шулай килеп чыкты.  Егерме еллар элек миңа Казан хәрби госпиталендә дәваланырга туры килде. Ул  әле –
 гаджетлар бик таралмаган  заман. Буш вакыт китап-
лар, газета-журналлар уку белән узды.  Журнал тегелмәләренең берсендә «Һинд йоглары. Кемнәр алар?» дигән мәкаләгә күзем төште. Анда 15–20 асана (поза, гәүдә торышы)  җентекләп тасвирланган иде. Күрәсең, аны күчереп алучылар күп булган, журнал бите  тәмам теткәләнеп беткән. Минем дә шундагы күнегүләрне эшләп карыйсым килде. Беренче талпыныштан ук үз-
үземә: «Могҗиза бит бу!» – дип, физик күнегүләремне шул асаналар белән баета башладым. Интернет та, әйләнә-тирәдә киңәш алырлык белгеч тә булмагач, бөтенесен үземә сынап карау юлы белән үзләштерү насыйп булды.
– Үземнең газапларымнан чыгып әйтәм, башта тору һәм башка асаналарны үтәү өчен, күп физик көч кирәк.  Мин Сезне элекке спортсмен-гимнаст дип уйлый идем, ә хәрби булып чыктыгыз.
– Мин гомер буе спортта. Һава торышының нинди булуына карамастан, көнемне иртәнге зарядкадан башлыйм. Мәктәп елларында башта суга сикерү белән шөгыльләнгән идем, аннан суда кул тубына күчтем. Хәрби булуымның сәбәбе әти-әнидән.  Әтием хәрби. Әнием Галина  Васильевна да гомер буе хәрби госпитальдә медицина  хезмәткәре булып эшләде. Мин Грозныйда тусам да, бала чагым Әстерхан өлкәсенең  Актюбинск (Актүбә) шәһәрендә узды. Анда Оборона министрлыгының атаклы хәрби-һава көчләре үзәге урнашкан. Хәзер ул В.П.Чкалов исемендәге Дәүләт очыш-сынау үзәге дип атала.
Без бераздан Казанга күчеп килдек.  8 нче сыйныфны тәмамлагач, башта – Суворов, аннан  Казан югары хәрби команда-инженерлык училищесында   (КВВКИУ) укыдым.  Белоруссия ракета бригадасында хезмәт иткәннән соң, мине кабат училищега чакырып алдылар. Хәрби карьерам шунда физик әзерлек һәм спорт кафедрасының әзерлек җитәкчесе буларак тәмамланды. Күрәсез, хәрбилек һәм спорт минем тормышта янәшә бардылар.
– Дәресләрдә Сезне күзәтәм дә, соңгы елларда суфиларча аскетлык тормышы алып баруга күчкән сыман тоеласыз. Яшьләр бит хәзер, диндә яки атеист булуларына карамастан, кыска сакал  йөртүне модага керттеләр. Менә Сезнең йөзне дә бизи ул. Бу  нәсел традициясеме, әллә яшәү рәвешегез белән бәйлеме?
– Минем әби-бабайлар Грозныйда яшәде.  Әни ягыннан бабам нефть чыгаруда, әти ягыннан бабам тимер юлда эшләделәр.  Аларның берсе милләте буенча рус булып, икенчесендә грек каны ага иде. Икесенә дә Бөек Ватан сугышында катнашырга туры килсә дә, бу турыда гаиләдә җәелеп сөйләшү булмады. Үзем офицер булганнан соң гына ачыкладым аларның фронт юлын.
(Миңа ияреп килгән улымның, без сөйләшкән арада, телефонга төртелеп утырганын күзәткән тренер аңа берничә мәртәбә кисәтү ясады. Шул безгә элеккеге һәм хәзерге балаларның спортка мөнәсәбәте турында фикерләшеп алырга җай чыгарды.)
– Бүгенге балаларны ата-ана күбрәк профессиональ секцияләргә бирергә тырыша, – диде ул, улымның йөзү, картинг, айкидо белән мавыгуын белеп алгач. – Элекке мәктәпләрдә укучылар спортның  гомуми физик үсеш өчен кирәкле җиңел атлетика, гимнастика, чаңгы кебек төрләре белән мавыгалар иде.  Безне физкультура укытучылары  елгага алып төшеп, шунда йөзәргә өйрәттеләр. Берәү дә бала анда батар дип шикләнми иде, чөнки балаларда педагоглар сүзенә хөрмәт, ышану, укытучыларда алар өчен  җаваплылык хисе  көчле иде.  Мин берничә ел  балаларга йога күнекмәләре бирү белән шөгыльләнеп карадым. Шуннан чыгып әйтәм, бүгенге балалар белән эшләү өчен галәмәт  зур түземлек һәм бик оста педагог-психолог булу кирәк. Чынлыкта адәм баласына йога асаналарын өйрәтү – бик ләззәтле шөгыль. Аны, мәсәлән, курсантларны спортка якынайту белән чагыштырып та булмый. Тегесе  тәмуг газапларына тиң иде.
 
бүгенге балалар белән эшләү өчен галәмәт  зур түземлек һәм бик оста педагог-психолог булу кирәк. Чынлыкта адәм баласына йога асаналарын өйрәтү – бик ләззәтле шөгыль.
 
– Белгечләр, йога Һиндстанда язу-сызу барлыкка килүдән дә алданрак туган, дип язалар. Әлеге борынгы культура белән чын-чынлап кайда таныштыгыз?
–  Мин бер иптәшемнең йога үзәгендә эшләп карарга тәкъдимен кабул итеп, үз-үземне сынап карарга булдым. Тик андагы йога, физик күнегүләр ясауга караганда, күбрәк медитация белән шөгыльләнүне хәтерләтә иде. Дөрестән дә, алар күздә тоткан Раджу-йога (Король йогасы) ул медитация белән бәйле.  Чын физик йоганың асылына  мин Украинадагы йога укытучысы Андрей Сидерскийның семинарында булгач кына төшендем. Ул үзе – алты яшьтән сколиоз диагнозы куелып, сәламәтлеге чикле балалар мәктәбендә укырга мәҗбүр булган һәм йөзү, йога күнекмәләре аша умырткалыгы кәкрәюдән котылган кеше. Менә шул кызыклы шәхеснең ике атналык семинарында,  зур гәүдәле  ир-атларның үз тәннәрен төрле позаларга кертеп боргалавын күреп шаккату белән бергә, йоганың әхлакый-этик кагыйдәләр җыелмасы булуына да төшендем.
– Белүемчә, йога белән күпчелек ислам динендәге индуслар мавыга. Бәлкем, ул шуңа күрә Татарстанда да тиз популярлык казангандыр. Минем элек исламда булган дусларым арасында буддизмга күчкәннәре дә бар. Кайберәүләр шуның нәтиҗәсендә вегетариан булып китә, үзе яшәгән торагын шул  фәлсәфә тәэсирендә, яки фэншуйга нигезләнеп үзгәртеп кора. Бай якташларыбызның нәсел дәвамчылары арасында безнең өчен ят андый агым белән чын-чынлап мавыгучылар барлыгын да ишетеп торабыз. Финанс мөмкинлекләре булгач, имеш, алар бер-ике ай буе ашрамнарда яшәп кайталар. Сезнең мондый күренешләр белән очрашканыгыз бармы? Гомумән, йога туган илнең үзендә булып, аларның храмнарын, акыл ияләре һәм дөньялык кыйммәтләреннән ваз кичкәннәр яши торган ашрамнарын күрү бәхетенә ирештегезме әле?
–Миңа неоиндуизмга нигез салучы танылган   гуру Саи Бабаның  «Прашанти Нилаям»  ашрамын тамаша кылу насыйп булды.  Һиндстанның көньягында урнашкан бу ашрамда, йога, медитация, мантраларны тәкрарлау, изге язмаларны өйрәнү белән шөгыльләндереп, дини  җәмгыятьчелекнең рухи үсешен күтәрүне максат итеп куелган. Ул ашрам бер яктан ир-атлар, икенче яктан хатын-кызлар керә торган храм рәвешендә төзелгән. Монда елына 15 меңнән артык дини сәфәрчеләр килә. Алар мантралар җырлау, медитациядә утырудан тыш, храм биләмәләрен җыештыру кебек, акчасыз, изге эшләрдә дә катнашалар. Бары тик вегетариан ризыклары белән генә тукланалар. Тыныч, чиста, җылы храмда син үзеңне дөнья мәшәкатьләреннән арынган  һәм тулысынча имин итеп хис итәсең. Саи Баба исән чакта үзен  Аллага тиңләгән һәм монда агылган халык белән могҗизалар ясаган, дип ишеттем.  Ә мине әбием «Алла бар һәм Алла бер» дип өйрәткән иде. Ничек кенә булмасын, мин ашрамда безнең армия коллективында булганнан үзгә, гармонияле  мөнәсәбәтләр белән очраштым. Адәм баласы  камил түгел, ләкин ул камиллеккә омтылырга тиеш.
– Спорт белән шөгыльләнә башлаган һәркем үзенә ышанычлы тренер эзли. Казанда йогачылар җәмгыяте бармы соң? Булса, алар үзләренең осталыкларын ничек камилләштерә?
–Күренекле тренерлар оештырган семинар, конференцияләрдә катнашмыйча гына йога осталыгына ирешеп булмый. Мәскәүдә, Кырымда узган конференция-
ләрдә Казаннан Аля Шевченко, Гөлшат Хуҗина, Леонид Кедров кебек инструкторлар белән булдык. Илебездәге буддизм храмнары белән дә таныштык. Алтайга барып төшкәч, анда безнең кебек үк кызыксынучан спорт-
сменнарны шактый очраттык. Йога белән саф һавада шөгыльләнү мөһим. Вегетарианлык та миңа ят түгел иде. Ул вакытларда буддист дисбесе кулымнан төшмәде. Чак кына буддизмга күчмичә калдым.
Икеләнеп озак йөргәнмендер, шулай берчакны төшемдә  элгәрге бабамнарның сурәте алдыма килеп басты, һәм үземдә христианлык тамырларының көчле икәнен тойдым. Ата-бабаларыңнан күчкән дингә бирелү ул – аңга-фикергә нигезләнмәгән гаять көчле тартылу хисе.  Минем әби белән бабай чын күңелдән дингә ышанучан кешеләр булсалар да, совет чорында моны күрсәтергә ярамады. Аянычка, ул заманда күп кенә әхлак нормаларыннан тайпылу  дөреслек кебек кабул ителә иде.
Без катнаш гаилә. Кызым да татар егетенә кияүгә чыкты. Алар хәзер үзләрен мөселман гаиләсе итеп таныйлар. Балаларыбыз үсмер чакта спортны бик яраталар иде. Кызыма шуны әйтеп, спорт белән шөгыльләнергә өндәсәм дә, ул, үзләре яши торган йорт янәшәсендәге мәчетнең ишек өстендәге гарәп язуына төртеп, гел бер фикер әйтә: «Кара әле, әти, анда нәрсә диелгән. «Алла сезнең тәнегезгә карамый. Ул сезнең тән һәм җан халәтенә карый», – дип язылган анда».  Безнең  гаиләне, күргәнегезчә, космополитик гаилә дип атарга була.  Без һәр халыкның гореф-гадәтләренә, йолаларына хөрмәт белән карыйбыз. Глобальләшү яшәешебезгә күп кенә үзгәрешләр кертә. Бер яктан, кешеләр дини аерымлыкка тыныч карыйлар. Икенче яктан, һәр халыкның ата-бабалар диненә тартылуы ярылып ята. Библиядә, ишетүемчә, Коръәндә дә хатын-кызның ире динен кабул итүе мөмкин хәл санала. Рус патшаларының күбесе хатынлыкка католик кызларны алса да, алар, никахка кергәндә, православиегә күчкәннәр. Мин, бүгенге чынбарлыктан чыгып (хатыным гаеп итә күрмәсен!), әгәр ир һәм хатынны бер дин берләштерсә, аларга тормыш көтү җиңелрәк, аңлаеш-
лырак дип саныйм.
 
Мин йога белән даими шөгыльләнү, аның эчке фәлсәфәсенә төшенү  безне бүгенге күп кенә гариплекләрдән котылырга, тән матурлыгы белән рух камиллегенең тигезлегенә ирешергә ярдәм итә дип саныйм.
 
Дөньялыкта 12 төрле культура бар дип исәпләнелә. Алар арасында техник, физик, дини, мәдәни, сөйләм, үз-үзеңне тоту, киенү һәм башка  культураларны санап китәргә була. Шулар һәр халыкның тормыш фәлсәфәсе нигезендә ята. (Ул һаман телефоннан аерыла алмаган улыма карап ала һәм дәвам итә.) Бүгенге көндә кешене гасырлар буе тупланган шул кануннардан аеру өчен зур тырышлык салына. Мин инде көндез күрсәтелә торган телефильмнарда сексуаль күренешләрнең тулып ятуы, традицион булмаган мәхәббәтне пропагандалау, үтереш-суеш турында әйтеп тә тормыйм. Телевизордагы квадрат гәүдә һәм авызларга гына күз салыгыз әле: кешеләрне дөрес формалардан читләштерәләр. Үз балагызның сурәтенә фотошоп аша кыек авыз, квадрат баш ясап куярга теләр идегезме? Юк бит! Ә безнең балаларның аңына шуны нормаль күренеш итеп тәкъдим итәләр. Компьютер уеннарын һәм мультфильмнарны иҗат итүчеләр яшь буынның тормышына алдап-йолдап  шыксызлык кертә. Ә телевидениедәге күптөрле тапшырулар җәмәгатьчелекне башкаларның пычрак эчке киемендә казынырга һәм читләрне гаепләргә өйрәтүгә юнәлтелгән.  Җәмгыятьтә тән сәламәтлеген рухи камиллектән аерып карау менә шундый  гариплеккә илтә.
Телефон балаларыбызны әсирлеккә алды. Компьютер, ноутбуклар, аларның баш миен зарарлап, балалык-
ларын урлый. Хәзерге сабыйлар, саф һавада уйнап йөрисе урынга, телефонда сугыш-үтереш уеннары белән мавыга. Юкса гаджетларны һәм андагы уеннарны уйлап чыгаручыларның үз балаларын аларга якын китермәүләрен белеп-ишетеп торабыз. Инде килеп, кайбер яшьләребезнең тәннәренә күз төшерегез. Мин спорт-фитнес клубларында егетләр һәм кызларның Көнбатыш артистлары һәм неформаллары  үрнәгендә үз тәннәрен  куркыныч рәсемнәр белән чуарлап бетергәннәрен күреп, имәнеп китәм. Элек ул – кешенең төрмә җәзасы үтүен белдергән күрсәткеч иде бит. Белмим, Коръәндә ничектер, Библиядә «тәнеңә сурәт төшермә» дип ачык язылган. Дин хәтта чәчне буярга да рөхсәт итми. Бу – Аллаһы Тәгаләгә буйсынмау билгесе санала.
Менә Сез, ни өчен элекке совет җәмгыяте кешеләре йогага ихласлык кыла башладылар, дип сорыйсыз. Мин йога белән даими шөгыльләнү, аның эчке фәлсәфәсенә төшенү  безне бүгенге күп кенә гариплекләрдән котылырга, тән матурлыгы белән рух камиллегенең тигезлегенә ирешергә ярдәм итә дип саныйм. Кешегә Бөек Югары  көч тарафыннан җибәрелгән әманәт шул  бит!
Сөмбел ТАИШЕВА

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ