Логотип Магариф уку
Цитата:

Әлфия Авзалованың туган көнендә «Әлфия» спектакленә чакыралар

15 гыйнварда халкыбызның легендар җырчысы, Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисты Әлфия Авзалованың тууына 90 ел тула. Шушы уңайдан  «Әкият» курчак театры бу көнне тамашачыны Илгиз Зәйн...

15 гыйнварда халкыбызның легендар җырчысы, Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисты Әлфия Авзалованың тууына 90 ел тула. Шушы уңайдан  «Әкият» курчак театры бу көнне тамашачыны Илгиз Зәйниевнең Әлфия Авзаловага багышлап иҗат иткән «Әлфия» спектаклен карарга чакыра.  
«Әлфия» спектакле – бөек татар җырчысы Әлфия Авзаловага чиксез хөрмәт һәм мәхәббәт чагылышы. Әлеге әсәр җырчының тормыш юлы һәм иҗатына нигезләнеп эшләнгән. Спектакль аша Әлфия Авзалованың язмышын күзалларга мөмкин, дип хәбәр итә театрның матбугат үзәге.

Биредә Әлфия Авзалованың төрле яшьтәге курчаклары ясалган. Спектакль аның җырлары белән бергә үрелеп бара. Шулай ук сәхнәдә Илһам Шакировның да, җырчының иҗат төркемендәге музыкантларның да курчаклары бар.
Спектакль 17.00 сәгатьтә башлана.

Фәния Лотфуллина

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ