Логотип Магариф уку
Цитата:

Алмагачлар туй күлмәге кигәндә

Алмагачы чәчәк ата майның унбишләрендә, дип кечкенә чагыбызда кайсыбыз гына җыр сузмаган икән?! Хәер, хәзер дә, түземсезләнеп җәйне көткәндә, олысы, кечесе дә җырлый бу җырны. Елның иң гүзәл мәле ич у...

Алмагачы чәчәк ата майның унбишләрендә, дип кечкенә чагыбызда кайсыбыз гына җыр сузмаган икән?! Хәер, хәзер дә, түземсезләнеп җәйне көткәндә, олысы, кечесе дә җырлый бу җырны. Елның иң гүзәл мәле ич ул – алмагачларның, туй күлмәге кигән кебек, ап-ак чагы. Шуңа күрә 15 майны Халыкара гаилә көне дип игълан итүләре бик тә табигый.
Җәмгыятьнең нигезе дип тә, кешелек яралгысы дип тә зурлыйбыз без гаилә учагын. Шушы юлларны язып утырганда, редакциябезгә хатыны Дания апа белән Габдулла Тукай бүләге иясе, күренекле әдип Лирон Хәмидуллин килеп керде. Алар гел шулай: кая барсалар да бергә, култыклашып йөри. Игътибар иттегезме: әүвәл Лирон абыйны түгел, хәләл җефете Дания апаны яздым. “Күзләрем начар күрә дип зарланмыйм зарлануын, әмма ул – очлы күз, мин шәйләп бетергәнче, юл ярып, алдан бара. Хәзер минем күзләрем вазифасын да үти ул”, – дип үсендергәнен берничә мәртәбә ишеткәнем булганга шушылай искәртүем. Хәер, аксакал язучыбыз туксаны тулып килгәндә, начаррак күрә башладым, дип уфтанса да гаҗәп булмас иде.

Алла боерса, 10 ноябрьдә Лирон абыйга туксан тулачак. Шулай дип ычкындыруым гына булды. “Туу таныклыгында гына шулай ул. Әнисе әйтүенчә, Лирон абыеңның туган көне 22 октябрьдә”, – дип Дания апа сүземне бүлде. Озын сүзнең кыскасы, яшь йөрәкләр, кавышу, никахлашу көне онытылмасын, гел истә торсын, дип 55 ел элек нәкъ менә октябрьнең 22 сендә кавышкан. Без инде октябрь җитүен көтеп тормадык. Олпат милләттәшләребезне шушы халыкара гаилә көне уңаеннан котларга булдык. Әле шушылай озын-озак бер-берегезнең кадерен белеп, бер-берегезгә иптәш, таяныч, сөйкемле яр, аксакал, ак әби булып яшәргә язсын, мөхтәрәм Хәмидулиннар!

Рәшит Минһаҗ

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ