Логотип Магариф уку
Цитата:

Аның шәмаиллары чит илләрдә югары бәяләнгән

Тугралар, шәмаилләр белән кызыксынмаган кеше юктыр ул. Үземне дә Кол Шәриф мәчетендәге Ислам мәдәнияте музеенда  ачылган «Илаһи сүз хозурында» дип аталган күргәзмә  җәлеп итте.Рәссам, каллиг...

Тугралар, шәмаилләр белән кызыксынмаган кеше юктыр ул. Үземне дә Кол Шәриф мәчетендәге Ислам мәдәнияте музеенда  ачылган «Илаһи сүз хозурында» дип аталган күргәзмә  җәлеп итте.

Рәссам, каллиграфия  остасы,  Татарстан һәм Россиянең  Рәссамнар берлеге  әгъзасы Гөлназ Исмәгыйлова-Гатиатуллина бирегә үзенең  соңгы елларда иҗат иткән 40 эшен тамашачылар хозурына чыгарган. Берәүләргә тугра, икенчеләрнең күңеленә шәмаилләр, каллиграфик композицияләр паннолар  хуш килә.
Бездә генәме, Гөлназның эшләре  Мәскәү, Санкт-Петербургта, Төркия, Иран, Үзбәкстан, Һиндстан, Алжир, АКШ калаларында оештырылган күргәзмәләрдә дә югары бәяләнгән. Кайбер эшләре шәхси коллекционерлар тупланмаларында,  музейларда урын алган.

Авторның  Коръән аятьләренә ихтирамы һәм игътибарлы булуы һәр эшендә чагылыш таба. Дини һәм фәлсәфи эчтәлектәге хезмәтләре башкаларны кабатламавы, композицияләрнең үзенчәлекле, тәэсирле  булуы белән  аерылып тора.
Татарстан Мәдәният министрлыгы һәм «Казан Кремле» тарих, архитектура һәм сәнгать музей-тыюлыгы белән берлектә оештырылган әлеге күргәзмә 2-3 ай дәвам итәчәк. Рәссамның иҗат җимешләрен күрергә теләүчеләр izi. travel платформасы аша да сәгатьләр буе карап хозурлана  ала. 
                                                                     Альберт ЗАҺИРОВ

                                                                       Автор фотолары

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ