Логотип Магариф уку
Цитата:

Апаста август киңәшмәсе узды

Апас районында мәгариф хезмәткәрләренең август киңәшмәсе узды. Укытучылар узган уку елына йомгак ясап, киләчәккә максатлар билгеләп, яңа уку елына старт алдылар, дип хәбәр итә җирле басма.Киңәшмәдә ра...

Апас районында мәгариф хезмәткәрләренең август киңәшмәсе узды. Укытучылар узган уку елына йомгак ясап, киләчәккә максатлар билгеләп, яңа уку елына старт алдылар, дип хәбәр итә җирле басма.
Киңәшмәдә район башлыгы Рәшид Заһидуллин, “Ак Барс“ банк идарәсе җитәкчесе урынбасары Илфан Гобәйдуллин, Казан Федераль университеты ректоры Илшат Гафуров, аның урынбасары Рияз Минзарипов, Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының өстәмә белем бирү бүлеге җитәкчесе Роза Шәяхметова, район мәгариф бүлеге җитәкчесе Алсу Хәйруллина, төрле өлкә җитәкче-белгечләре катнашты.
Киңәшмәдә катнашучылар Апас Мәдәният йортында урын алган күргәзмәләр белән таныштылар. Район мәктәпләренең макетлары да кунакларыбыз күңелендә зур кызыксыну уятты. Биредә районыбызның белем һәм тәрбия учакларының яңарыш кичерүе, төзекләнүе тасвирланды.
Фото: apastovo.ru

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ