Логотип Магариф уку
Цитата:

Апрель аенда истәлекле көннәр

1 – Көлке көне.Математиклар көне.Эшкә җәяү бару көне.Халыкара кошларны саклау көне.Рус язучысы Сергей Алексеевның тууына 100 ел (1922–2008).Хуҗалык эшлеклесе, Татарстанның һәм Россиянең атказанган маш...

1 – Көлке көне.
Математиклар көне.
Эшкә җәяү бару көне.
Халыкара кошларны саклау көне.
Рус язучысы Сергей Алексеевның тууына 100 ел (1922–2008).
Хуҗалык эшлеклесе, Татарстанның һәм Россиянең атказанган машина төзүчесе Владимир Кулагинның тууына 85 ел (1937–2004).
Рәссам-бизәүче Михаил Платоновка 60 яшь.
2 – Россия белән Белоруссия халыкларының берләшүе көне.
Халыкара балалар китабы көне.
Дәүләт эшлеклесе Пётр Столыпинның тууына 160 ел (1862–1911).
Педагогика фәннәре докторы, методист Надия Бакыеваның тууына 110 ел (1912–1999).
Шагыйрь, прозаик Ләис Зөлкарнәйгә 60 яшь.
3 – Геологлар көне.
Мобиль телефоннар көне.
Су анасы көне.
4 – Халыкара кишер көне.
5 – Юл картасын өйрәнү көне.
6 – Тикшерү органнары хезмәткәрләре көне.
Бөтендөнья мультфильмнар көне.
Бөтендөнья өстәл теннисы көне.
Рус язучысы, публицист Александр Герценның тууына 210 ел (1812–1870).
Язучы, педагог, Татарстанның Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Якуб Зәнкиевнең тууына 105 ел (1917–2003).
7 – Бөтендөнья сәламәтлек көне.
Косметологлар көне.
Рунет туган көн (1994).
Һәлак булган су асты хезмәткәрләрен искә алу көне.
Тел галиме, Казан лингвистика мәктәбе вәкилләренең берсе Василий Богородицкийның тууына 165 ел (1857–1941).
Драматург Кәшшаф Әмировның тууына 100 ел (1922–1996).
8 – Хәрби комиссариат хезмәткәрләре көне.
Россия анимациясе көне.
Кошлар рәсемен ясау көне.
10 – Һава һөҗүменә каршы тору гаскәрләре көне.
Мәгърифәтче, педагог, тәрҗемәче, дәреслек һәм сүзлекләр авторы Сәгыйть Хәлфиннең тууына 290 ел (1732–1785).
Язучы, публицист, журналист, сценарист Вил Липатовның тууына 95 ел (1927–1979).
Рус шагыйрәсе Белла Әхмәдуллинаның тууына 85 ел (1937–2010).
График, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Риат Мөхәммәтдиновка 70 яшь.
Балалар шагыйрәсе, журналист, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Йолдыз Шәрәповага 60 яшь.
11 – Фашист концлагерьларыннан тоткыннарны халыкара азат итү көне.
12 – Бөтендөнья авиация һәм космонавтика көне.
14 – Архитектор, 1971–1990 елларда Казанның баш архитекторы булган Мөнир Агишевның тууына 90 ел (1932–1994).
Библиография белгече, педагогика фәннәре докторы Зөлфия Сафиуллинага 70 яшь.
Язучы Фәрит Гыйльминең тууына 75 ел (1947–1993).
15 – Халыкара мәдәният көне.
Радиоэлектрон көрәш белгечләре көне.
Экологик белем көне.
Итальян рәссамы, галиме Ленардо да Винчиның тууына 570 ел (1452–1519).
Татар әдәбияты белгече, язучы, тәнкыйтьче Гази Кашшафның тууына 115 ел (1907–1975).
16 – Халыкара цирк көне.
Гөмбәләр көне.
17 – Халыкара каһвә көне.
Язучы Юрий Белостоцкийның тууына 100 ел (1922–1983).
Рәссам, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Николай Индюховның тууына 90 ел (1932–2010).
Әгерҗе районы мәгариф идарәсе җитәкчесе Вәсилә Сафиуллинага 50 яшь.
18 – Халыкара һәйкәлләр һәм тарихи урыннар көне.
19 – Россиядә дәүләт мәшгульлек хезмәте хезмәткәрләре көне.
Россия полиграфиясе көне.
Умырзаялар көне.
20 – Россиядә илкүләм донор көне.
Охшаш кешеләр көне.
Шагыйрә, педагог, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Сания Әхмәтҗановага 60 яшь.
21 – Россиядә җирле үзидарә көне.
Халыкара прәник көне.
Чемоданнар көне.
Рус кинорежиссёры Станислав Ростоцкийның тууына 100 ел (1922–2001).
Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясе оештырылуга 85 ел (1937).
22 – Халыкара Җир көне.
Каһарман шагыйрь Муса Җәлилгә фашист төрмәсендә язылган «Моабит дәфтәрләре» шигырьләр циклы өчен Ленин премиясе бирелүгә 65 ел (1957).
Шагыйрә, педагог Зәйнәп Сәгыйдәнең тууына 125 ел (1897–1994).
23 – Халыкара китап һәм авторлык хокуклары көне.
Инглиз теле көне.
Нашир, мөхәррир, җәмәгать, сәясәт һәм дин эшлеклесе Габдерәшит Ибраһимовның тууына 165 ел (1857–1944).
24 – Халыкара яшьләр бердәмлеге көне.
Бөтендөнья туганлашкан шәһәрләр көне.
25 – Телефон көне.
Композитор Василий Соловьёв-Седойның тууына 115 ел (1907–1979).
Тарихчы, АКШтагы Лос-Анджелес университеты профессоры Азадә-Гайшә Рорлихка 80 яшь.
Россия хоккей федерациясе президенты, СССР җыелма командасының легендар капкачысы, тренер, дәүләт һәм сәясәт эшлеклесе Владислав Третьякка 70 яшь.
Театр-декорацияләр сәнгате рәссамы, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, халык рәссамы Сергей Скомороховка 70 яшь.
Хуҗалык эшлеклесе, техник фәннәр кандидаты, Татарстанның атказанган химигы һәм рационализаторы Ленар Гайсинга 70 яшь.
26 – Радиация һәлакәтләрендә һәм бәла-казаларында һәлак булганнарны искә алу көне.
Үзара таныш булмаган кешеләр бәйрәме.
Халыкара интеллектуаль милек көне.
Балалар шагыйре, педагог, Г.Х.Андерсен исемендәге халыкара Диплом иясе Рафаил Газизовка 75 яшь.
Шигърият бәйрәме.
27 – Кадер кичәсе.
Морзе әлифбасы көне.
28 – Бөтендөнья хезмәтне саклау көне.
Ашыгыч медицина ярдәме күрсәтү хезмәткәрләре көне.
Мәшһүр шагыйрьләрнең шигырьләрен уку көне.
Рус язучысы Валентина Осееваның тууына 120 ел (1902–1969).
Рус балалар язучысы Зоя Воскресенскаяның тууына 115 ел (1907–1992).
29 – Халыкара бию көне.
30 – Халыкара ветеринария табиблары көне.
Халыкара джаз көне.
Россиядә янгын сүндерү хезмәткәрләре көне.
                                    ***
                      Мәгълүматларны Таһир САБИРҖАНОВ туплады

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ