Логотип Магариф уку
Цитата:

Арча төбәгендә – Мөхәммәт Мәһдиев укулары

Арча районындагы Г.Камал исемендәге Сикертән төп мәктәбендә Татарстанның халык язучысы, Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Мөхәммәт Мәһдиевкә багышланган VII районара Мөхәммәт Мәһдиев укулары...

Арча районындагы Г.Камал исемендәге Сикертән төп мәктәбендә Татарстанның халык язучысы, Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Мөхәммәт Мәһдиевкә багышланган VII районара Мөхәммәт Мәһдиев укулары булып узды. Әлеге чарага мөхтәрәм кунаклардан сатирик язучы, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Камил Кәримов,  якташыбыз – язучы, журналист, «Казан утлары» журналының баш мөхәррире урынбасары, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Вакыйф Нуриев та кайткан иде.
Арча районы мәгариф идарәсе җитәкчесе урынбасары Зөлфия Риф кызы Кәлимуллина укучыларның иҗади сәләтләрен ачуда М.Мәһдиев укуларының зур этәргеч булуын  билгеләп үтте.  
Әлеге фәнни-гамәли конференциянең максаты Мөхәммәт Мәһдиев иҗатын тирәнтен өйрәнү һәм пропагандалаудан, укучыларда фәнни-тикшеренү күнекмәләре формалаштырудан, халкыбызның тарихы, мәдәнияте, милли үзенчәлекләре белән кызыксыну тудырудан,  балаларда әдәби иҗатка омтылыш тәрбияләүдән, сәләтле балаларның иҗади эшләренә бәя бирүдән һәм аларны бүләкләүдән гыйбарәт иде.

Конференция барышында Г.Кашапованың Бөек Ватан сугышы тылларына багышланган «Кызыл алмалар» сәхнә күренеше тәкъдим ителде. Бу күренештә мәктәбебезнең укытучылары һәм укучылары катнашты.
VII Районара Мөхәммәт Мәһдиев укуларында фәнни-гамәли эшләрнең биш төрле юнәлеше тәкъдим ителде. «М.Мәһдиев – авыл баласы» юнәлешендә 3 – 4 нче сыйныф укучылары катнашты. Укучылар үзләренең чыгышларында М.Мәһдиев турында истәлекләр белән уртаклаштылар. «М.Мәһдиев иҗатында мәдәни мирас сакланышы» юнәлешендә 5 – 7 нче сыйныф укучылары үз чыгышларында М.Мәһдиев иҗатында мәдәни мирасның чагылышы белән таныштырдылар. «М.Мәһдиев иҗатын беләсезме?» юнәлешендә 8 – 9 нчы сыйныф укучылары  М.Мәһдиев әсәрләрендәге туган җир, туган нигез, туган як белән бәйле өлешләрнең күп кенә язучыларның иҗатында чагылыш алуы турында сөйләделәр. «М.Мәһдиев иҗатында күтәрелгән проблемалар» юнәлешендә 10 нчы сыйныф укучысы Мөхәммәт Мәһдиев иҗатында күтәрелгән проблемалар турында сөйләде. «М.Мәһдиев иҗатында публицистика өлеше» юнәлешендә укытучылар түгәрәк өстәл артында М.Мәһдиев әсәрләрендә публицистикага кагылышлы мәсьәләләр турында фикер алыштылар.
Хөкемдарлар укучыларның чыгышларын югары бәяләде, җиңүчеләргә дипломнар һәм бүләкләр тапшырдылар. Җиңүчеләрне Сикертән мәктәбе  укучылары җыр һәм биюләре белән сәламләделәр.
Туган авылының үткәненә гашыйк булган, халкыбызның гореф-гадәтләрен чын күңелдән ихтирам иткән, каләмен чарлаганда алардан илһам тапкан язучыбыз – туган ягыбызның горурлыгы, авыл җырчысы Мөхәммәт Мәһдиевкә багышлап үткәрелгән әлеге чара һәркемнең күңелендә матур истәлек булып озак сакланыр!
Энҗе МОСТАФИНА, Арча районы мәгариф идарәсе методисты
 
       

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ