Логотип Магариф уку
Цитата:

Арчада – Шиһабетдин Мәрҗани укулары  

Бөек галим, тарихчы, фәлсәфәче, этнограф Шиһабетдин Мәрҗанинең  иҗади мирасын өйрәнү, пропагандалау, укучыларда фәнни-тикшеренү күнекмәләре формалаштыру, халкыбызның тарихы, мәдәнияте, милли үзен...

Бөек галим, тарихчы, фәлсәфәче, этнограф Шиһабетдин Мәрҗанинең  иҗади мирасын өйрәнү, пропагандалау, укучыларда фәнни-тикшеренү күнекмәләре формалаштыру, халкыбызның тарихы, мәдәнияте, милли үзенчәлекләре белән кызыксындыру тудыру, яшь буынга рухи-әхлакый тәрбия бирү максатыннан, бүген Арча районының Ташкичү төп мәктәбендә III районара Шиһабетдин Мәрҗани укулары уздырылды.

Әлеге укуларда Арча муниципаль районы мәгариф идарәсе җитәкчесе вазифасын вакытлыча башкаручы Зөлфия Риф кызы Кәлимуллина, милли мәсьәләләр буенча методист Энҗе Габдулатҗан кызы Мостафина, Әтнә, Арча, Биектау, Кукмара, Теләче, Балтач районнары укучылары һәм укытучылары катнашты. Барлыгы алты районнан 120 фәнни эш килде. Мәртәбәле жюри тарафыннан эшләр тикшерелде.

Иң яхшы дип табылган эчтәлекле, темага туры килгән бай материал тупланган 88 эш икенче турга узды. Җиңүчеләр район мәгариф идарәсенең Дипломнары белән бүләкләнделәр. Әлеге чарада Ш.Мәрҗанинең татар дөньясына керткән хезмәтен, туган телебезне үстерүгә керткән өлешенә бәя бирделәр. Укуда катнашучылар Ш.Мәрҗани мирасын өйрәнү, барлау, әдәби иҗатка омтылыш тәрбияләү эше дәвамлы булыр дип ышандырдылар.

Энҗе МОСТАФИНА,


Арча районы мәгариф идарәсе методисты


 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ