Логотип Магариф уку
Цитата:

Арчада – «Йолдызлар аллеясы»

Район хакимияте бинасы каршындагы Дан аллеясында чыгарылыш сыйныф укучыларының исемле Йолдызын ачу тантанасы – безнең Арчада ел да көтеп алынган вакыйга. Әлеге аллеяда үз исемеңне йөрткән йолдызың бул...

Район хакимияте бинасы каршындагы Дан аллеясында чыгарылыш сыйныф укучыларының исемле Йолдызын ачу тантанасы – безнең Арчада ел да көтеп алынган вакыйга. Әлеге аллеяда үз исемеңне йөрткән йолдызың булу –  зур бәхет инде анысы. Быелгы мондый бәхеткә Арчадагы 6 нчы урта  мәктәптән  Камилә Мостафина белән Арчаның 2 нче мәктәбеннән Рүзәл Шәрипов лаек булды. Аларның икесе дә – тырыш, сәләтле, олимпиадалардан кайтып кермәгән, район данын күтәрүдә өлеш керткән укучылар.
Әлеге чараның, шундый тантаналы һәм онытылмаслык булып, ел да оештырылып килүе – иң беренче чиратта, районыбыз хакимияте  һәм аның башлыгы Илшат Габделфәрт улы Нуриев казанышы. Район җитәкчелеге һәрдаим  тырыш һәм сәләтле балалар белән очрашулар оештырып, яшь буынны кызыксындырган сораулар буенча фикер алышып, республика олимпиадаларында җиңүче булган укучыларга Рәхмәт хатлары һәм акчалата премияләр тапшырып тора. Безнең киләчәгебез булган яшь буынга якты өмет чаткысы бирә. Шуңа күрә дә Россия һәм республика күләмендә уздырылган күптөрле спорт ярышларында, фестивальләрдә, конкурсларда яшь райондашларыбызның исеме елдан-ел ешрак яңгырый.

Районыбыз йолдызы Камилә Дилүс кызы Мостафина – Россия Федерациясе халыклары телләрендә фәнни-гамәли конференция һәм укучыларның укуларында призёр, IV Мөхәммәт Мәһдиев укуларында 1 нче дәрәҗә диплом иясе, «Тарих эзләреннән» районара эзләнү-тикшеренү эшләре бәйгесендә шулай ук 1 нче дәрәҗә диплом иясе, «Казан утлары» журналының «Хәзинә»  конкурсының «поэзия» номинациясендә 3 нче дәрәҗә диплом иясе, «Коррупциягә ЮК дип әйтик» дип исемләнгән эссе республика конкурсында җиңүче, Гариф Ахунов премиясе лауреаты, республикакүләм Тукай укулары җиңүчесе, «Мин гаиләмне яратам», «Әниемнең җылы кочагы» район сочинениеләр конкурслары, «Илһам» Бөтенроссия яшь язучылар бәйгесе, VIII Халыкара олимпиада җиңүчесе.
Икенче йолдызыбыз – Рүзәл Фәнис улы Шәрипов.«Ялкын» журналы һәм «Шәһри Казан» газетасының штаттан тыш хәбәрчесе булу белән бергә, «Шаян ТВ» балалар каналы белән хезмәттәшлек итә. Арча «Нур» балалар телерадиостудиясендә сценарист һәм режиссура өлкәсендә үз белемен күтәреп, районыбыз, республикабыз уңышларын дөньяга танытырдай документаль фильмнар эшләп, Бөтенроссия «Зеркало Будущего ПРО» кинофестивале бәйгесендә катнашып, Төмән шәһәреннән 100 мең сум күләмендә грант отып кайтты. «Санкт-Петербургта балалар Музасы» дөньякүләм кинофорумында 1 нче дәрәҗә лауреат исемен алды. Чиләбе шәһәрендә үткән «ЮнГа+» Халыкара бәйгесендә 1 дәрәҗә Дипломга лаек булды. «Илһам» Бөтенроссия яшь язучылар бәйгесендә Гран- при иясе булса, «Алтын каләм – Золотое перо» XXV Республикакүләм фестивалендә җиңү яулап, КФУның журналистика һәм социология факультетына юллама алды. Ул шулай ук Арча районы башлыгының «Яшьләр арасында иң яхшы проект» гранты премиясенә лаек булды. Бу уку елында Рүзәл мәктәп укучылары республика олимпиадасының йомгаклау этабында татар әдәбияты фәненнән җиңүче һәм татар теле, рус әдәбияты фәненнән призёр булды. 
Энҗе МОСТАФИНА,

Арча районы мәгариф идарәсе методисты.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ