Логотип Магариф уку
Цитата:

Археолог Равил Фәхретдиновка – 85!

Бүген күренекле археолог, тарих фәннәре докторы Равил Фәхретдиновның тууына 85 ел тула. “Әтиегезнең юбилеен ничек билгеләп узасыз?” – дип галимнең улы, тарихчы, КФУ профессоры Раил Фәхретдинов белән э...

Бүген күренекле археолог, тарих фәннәре докторы Равил Фәхретдиновның тууына 85 ел тула. “Әтиегезнең юбилеен ничек билгеләп узасыз?” – дип галимнең улы, тарихчы, КФУ профессоры Раил Фәхретдинов белән элемтәгә кердек.

  • Бүген бу матур юбилейны гаиләбездә генә билгеләп үтәчәкбез. Инде фәнни җәмәгатьчелеккә килгәндә, 17 март көнне Ш. Мәрҗани исемендәге Тарих институтында, сәгать унбердә әтиебезнең олуг юбилеена багышланган гыйльми советның киңәйтелгән утырышы булачак. Кичәдә әтиебезнең шәкерте, тарих фәннәре кандидаты, институтның Алтын Урда үзәге мөдире Илнур Миргалиев доклад ясаячак. Күренекле тарихчыбыз, КФУ прфессоры Индус Таһиров, институт галимнәре дә хатирәләре белән уртаклашачак. Үзем дә чыгыш әзерләдем, – дип сөйләде безгә Раил әфәнде.


Сүз уңаеннан шуны да әйтим. Күптән түгел миңа Раил Фәхретдинов белән бергәләп галимнең “Татар угылы татармын” дигән китабын матбугатка әзерләү насыйп булды (хезмәт озакламый дөнья күрер дип өмет итәбез). Анда мәшһүр шәхесебезнең вакытлы матбугатта – газета-журналларда басылган мәкаләләре, тынгы белмәс археологыбыз турында матбугатта чыккан язмалар урын алды.
Әлеге язмаларны укып чыкканнан соң, Равил Фәхретдинов Алтын Урда, Казан ханлыгы тарихын ныклап өйрәнгән олпат археолог кына түгел, талантлы, кыю йөрәкле публицист та булган икән дигән нәтиҗәгә киләсең.
Рәшит Минһаҗ

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ