Логотип Магариф уку
Цитата:

Әстерхан мәктәбе директорына Татарстанның атказанган укытучысы исемен бирделәр

Әстерхан өлкәсендә үткән Бөтенроссия авыл Сабан туенда Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Әстерхан каласының Габдулла Тукай исемендәге              74 нче урта гомуми...


Әстерхан өлкәсендә үткән Бөтенроссия авыл Сабан туенда Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Әстерхан каласының Габдулла Тукай исемендәге              74 нче урта гомуми белем бирү мәктәбе директоры Надежда Гоголевага «Татарстанның атказанган укытучысы» дигән мактаулы исем бирде. 




Документта мактаулы исем Гоголевага  мәгариф өлкәсендәге казанышлары һәм актив җәмәгать эшчәнлеге өчен бирелгән, диелә .
Әстерханда бу мәктәп 1926 елда төзелгән. 19.... елда бөек шагыйрь Г.Тукай исеме бирелә. Надежда ханым – мәктәпкә шушы исемне бирүдә һәм татар телен укытуны саклап калу өчен тырышып йөргән кеше. Әлеге мәктәп турында "Мәгариф" журналының киләсе саныннан укый алырсыз.  
Миңнеханов икенче карар белән Олимпия чемпионы Б.Г.Кузнецов исемендәге спорт мәктәбенең грек-рим көрәше буенча тренеры, Әстерхан өлкәсе татарларының төбәк милли-мәдәни мохтарияте әгъзасы Фәрит Кадыйровка «Татарстанның атказанган физик культура хезмәткәре» исемен тапшырды. Ул физик культура һәм спорт үсешенә зур өлеш керткәне өчен бүләкләнде.
Моннан тыш, Әстерхан өлкәсе татарларының төбәк милли-мәдәни мохтарияте рәисе Динара Мәҗитовага татар милли мәдәниятен үстерүгә һәм саклауга зур өлеш керткәне өчен «Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре» исеме бирелде.

Фәния Лотфуллина



 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ