Ата-аналар үз хокукларын белми  

Җәмгыятьтәге проблемаларны, гадәттә, милли-дини тәрбия күрмәгән, акны карадан аера алмаган  кыйбласызлар китереп чыгара. Еш кына шулар җил кай тарафка иссә, шул тарафка тәгәри торган дүңгәләкләр шикелле тегендә-монда сугылып йөри. Татарстан Фәннәр академиясендә Ш. Мәрҗани исемендәге Тарих институты уздырган «Тарих фәне яссылыгында татарларның милли тиңдәшлеге» дигән «түгәрәк өстәл» вакытында нәкъ менә шушы мәсьәлә – милли тиңдәшлекне формалаштыру мәсьәләсе игътибар үзәгендә торды.

Тарихчылар татар халкының  күп гасырлык дәүләтчелек тарихы булган зур милләт икәнлегеннән яхшы хәбәрдар. Әмма гади халыкның бу хакта шактый аз белүеннән файдаланып, татарлар –егерменче гасыр башында гына төрле халыклардан формалашкан ясалма милләт ул, дип белдерүче идеологлар да бар. Ни кызганыч, җанисәп вакытында үзләрен күбрәк итеп күрсәтергә теләүче башкорт милләтчеләре дә бу уйдырманы күтәреп алды. Алар Башкортстанда яшәгән мишәрләрне, типтәрләрне, керәшеннәрне генә түгел, себер татарларын да аерым халык дип яза, сөйли башлады. «17-18нче гасырларда «башкорт» булып язылган татарлар чынбарлыкта әлеге атаманың сословиене генә аңлатуын яхшы аңлаган», – дип сөйләде бу уңайдан «түгәрәк өстәл» дә Тарих институтының керәшен татарлары һәм нагайбәкләр тарихын һәм мәдәниятен өйрәнү үзәге җитәкчесе Радик Исхаков. Күптән түгел генә Тарих институты чыгарган «Татары Уфимского уезда» дигән хезмәттә дә бу яхшы күренә. Россия үткәргән бишенче җанисәп алуга кадәр Уфа өязендә бер генә башкорт авылы да юк.  Көнбатыш Башкортстанда яшәүче милләттәшләребезнең телен башкорт теленең көнбатыш диалекты итеп расларга тырышкан хәсрәт  филологларны да аңлавы кыен. Бу омтылышларны ничек инде олы татар милләтенең бердәмлеген җимерергә маташу, халыкның башын бутау дип бәяләмисең?!

Тарих институты директоры урынбасары Марат Гыйбатдинов үз чиратында, «Хәзерге шартларда татар тиңдәшлеген формалаштыруда мәктәптә белем бирү мөмкинлекләре» дигән чыгышында: «Милли үзаңны булдыруда хәзер ата-аналарга зур хокуклар бирелә, тик өлкәннәрнең күбесе моны әле аңлап бетерми, һаман балаларының ничек туклануы, тәртибе белән генә кызыксына»,  – дип белдерде.

Галимнең аңлатуынча, бүген ата-аналар законга таянып, аяк терәп, мәктәп туган телдә укытырга, татар тарихы төбәк компоненты  буларак кертелергә яисә «түгәрәк» рәвешендә  өйрәтелергә тиеш, дип таләп итә ала. Ни кызганыч, бу хокуктан файдаланучылар,  милли тиңдәшлекне кече яшьтән тәрбияләү зарур икәнлеген  аңлаучылар аз.

Рәшит МИНҺАҖ
Фото Ш. Мәрҗани исемендәге Тарих институты сайтыннан

 

Добавить комментарий

Ваш адрес email не будет опубликован.