Атна ахырында Татарстанда +13 градуска кадәр җылыта

Татарстанда һава торышы сизелерлек начарлана. 1 апрельдән 3 апрельгә кадәр республикада явым-төшемнең айлык нормасы яву көтелә. Татарстанның Гидрометеорология үзәге шул турыда хәбәр итә. Апрельнең беренче көнендә Татарстанда кар, яңгыр һәм томан көтелә.

2 апрельдә томан төшә, ерактан күрү 500–1000 метрга кадәр кими. Температура +2…+7 градуска кадәр күтәрелә, көньякта +11 градуска кадәр җитәргә мөмкин. Юлларда бозлавык һәм кар көртләре саклана. 3 апрельдә явым-төшемнәр күбесенчә яңгыр рәвешендә барачак. Төнлә термометр баганалары 0… +5кә кадәр, көндез +8…+13 градуска кадәр күтәрелер дип көтелә.

«Һава торышының начараюы атмосфера басымы сизелерлек кимүгә китерәчәк»,–- дип кисәтә синоптиклар. Ә киләсе атна башында тотрыксыз һава торышы һәм көчле явым-төшем саклануы фаразлана.

 

 

Добавить комментарий

Ваш адрес email не будет опубликован.