Логотип Магариф уку
Цитата:

«Авыл укытучысы» бәйгесе җиңүчесе билгеле (Фото)

Бүген «Авыл укытучысы – 2021» бәйгесенә йомгак ясалды. Бәйге нәтиҗәләре буенча, барлыгы 416 балл җыеп, абсолют җиңүче дип Яшел Үзән районы А. Шамов исемендәге Татар Танае урта мәктәбенең биология һәм...

Бүген «Авыл укытучысы – 2021» бәйгесенә йомгак ясалды. Бәйге нәтиҗәләре буенча, барлыгы 416 балл җыеп, абсолют җиңүче дип Яшел Үзән районы А. Шамов исемендәге Татар Танае урта мәктәбенең биология һәм химия укытучысы Асия Шәүкәт кызы Закирова игълан ителде.

Икенче урынны Балык Бистәсе районы Яңа Арыш урта мәктәбенең математика укытучысы Равил Фәйзерахман улы Кәримов, ә өченче урынны Арча районы Иске Чүриле мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Ләйсән Фоат кызы Вәлиева яулады.
Исегезгә төшерәбез, бүген Казанның Шиһабетдин Мәрҗани исемендәге 2 нче татар гимназиясендә бәйгенең III этабына үткән 10 укытучы аык дәрес күрсәтте. Компетентлы жюри әлеге дәресләрне дүрт критерий буенча бәяләде: дәресне оештыру, дәрес эшчәнлегенең заман таләпләренә туры килүе, һөнәрилек дәрәҗәсе, үзанализ. Барлык критерийлар буенча һәр укытучының 490 балл җыю мөмкинлеге бар иде. Бәйгенең шартлары буенча, финалистлар арасыннан I, II һәм III урын җиңүчеләре билгеләнде. Аларга 50, 30 һәм 20 мең сум күләмендә, ә 7 укытучыга махсус номинацияләр буенча 10ар мең сум күләмдә акчалата бүләк тапшырылачак.

Жюри әгъзалары җиңүчеләрне бу уңышлары белән ихлас котладылар, аларга уңышлар теләделәр. Моның белән беррәттән укытучыларга үзләренең фикерләрен җиткерделәр, киңәшләрен бирделәр, мактап та, шелтәләп тә алдылар.
«Без балаларга белем бирәбез, дибез. Бирәбез. Ләкин тәрбия икенче планга калып килә. Тәрбия ул матур чәчәк, ә ул чәчәкнең һәрбер яфрагы – уку, укыту, белем бирү. Шуңа күрә һәр дәрестә тәрбия турында беркайчан да онытырга ярамый. Чөнки тәрбия – ул җәмгыятьнең нигезе», – дип сөйләде профессор, педагогика фәннәре докторы Җәүдәт Хөсәенов. Моннан тыш ул үз чыгышында «Мәгариф» журналын укытучыларның өстәл китабы дип атады, аның бик файдалы һәм педагогика өлкәсендә бердәнбер укытучылар басмасы булуын ассызыклады, «Мәгариф»тән аерылмаска киңәш бирде.
Ачык дәресләрне бәяләп, ТР Халык укытучысы, җәмәгать эшлеклесе Камәрия Хәмидуллина да укытучыларга үз сүзен әйтте. «Беренчедән, яхшы тема алып, тирәнгә кереп, аны аңлатып бирерлек дәрес оештырылсын. Икенчедән, форма артыннан куып, эчтәлеккә икенчел урын бирелмәсен иде», – диде ул.

Бәйгенең жюри рәисе, филология фәннәре кандидаты, доцент, ТР атказанган укытучысы Рәсимә Шәмсетдинова укытучыларга, киләчәктә дәрес темасын белем дәрәҗәсенә лаеклы итеп сайларга, дөрес максат куярга, аны бурычлар белән бәйләргә һәм нәтиҗәлелеккә ирешү өчен кирәкле алымнар билгеләргә кирәк, дип белдерде. Моннан тыш, аның фикеренчә, бер дәрес эченә бөтен белгәннәрне кертергә, методика өлкәсендәге барлык яңалыкларны кулланырга тырышу эшкә комачаулый.
«Барлык дәресләрне без канәгатьләнеп карап утырдык. Ләкин камиллекнең чиге юк. Безнең бүгенге мәгариф системасында барган яңалыкларны өйрәнү һәм үзләштерү шактый авыр. Ләкин иң мөһиме – авыл укытучысы, аның эшенә игътибар һәм аны үзәккә кую. Мин сезне шушы этапка килүегез белән, шушы уңышыгыз белән ихлас күңелемнән котлыйм. Алга таба да авыл укытучысы дигән шанлы һәм данлы исемне югары тотып яшәргә һәм эшләргә булсын. Укытучы – ул авылның көзгесе», – дип белдерде ул.

Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының өстәмә белем бирүне үстерү бүлеге башлыгы Роза Шәяхмәтова III этапка чыгучыларның барысын да җиңүче дип атады.
«Теләгем шундый, яңа теманы аңлата торган эш дәресләре күрәсе килә. Минемчә, кабатлау дәресләре – иң ансат дәресләрнең берсе. Чөнки өйрәнгән әйберне кабатлау өчен уеннар гына кулланабыз. Ә яңа тема үткән вакытта укытучының нинди эш алымнары куллануы, методикасы, укучылар белән ничек аралашуы ачыла.  Шулай ук укучыларга бирем сайлаганда аларның шәхси үзенчәлекләрен истә тотарга кирәк. Югарырак сыйныфларда башлангыч сыйныф укучылары өчен кулланылган алымнардан файдалану укытучыны бизәми. Без дәресне элементар дәрәҗәдә калдырмыйча, фәнни дәрәҗәдә бирергә тырышырга тиешбез”, – диде ул.

«Авыл укытучысы – 2021» бәйгесе җиңүчеләре



Балык Бистәсе районы Яңа Арыш урта мәктәбенең математика укытучысы Равил Кәримовның 6 сыйныфта математика дәресе



Әлмәт районы Түбән Мактама бистәсендәге 1 нче урта мәктәпнең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Айгөл Хәбибуллинаның 5 сыйныфта татар теле дәресе



Теләче районы Ф. Хөсни исемендәге Олы Мәтәскә урта мәктәбенең  математика укытучысы Айсылу Закированың 6 сыйныфта математика дәресе



Биектау районы Олы Кавал төп мәктәбенең математика укытучысы Гүзәл Хәсәнованың 5 сыйныфта математика дәресе



Азнакай районы Кәкре Елга урта мәктәбенең башлангыч сыйныфлар укытучысы Лениза Гарифуллинаның 3 сыйныфта әдәби уку дәресе



Арча районы Иске Чүриле мәктәбенең татар теле  һәм әдәбияты укытучысы Ләйсән Вәлиеваның 7 сыйныфта татар теле дәресе



Яшел Үзән районы А. Шамов исемендәге Татар Танае урта мәктәбенең биология һәм химия укытучысы Асия Закированың 5 сыйныфта биология дәресе



Балтач районы  Арбор төп  мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Руфия Мифтахованың 7 сыйныфта татар әдәбияты дәресе



Нурлат районы Киекле урта мәктәбенең башлангыч сыйныфлар укытучысы Индира Әхмәтвәлиеваның 3 сыйныфта татар теле дәресе



Конкурс тәмам. Питрәчтәге  2 нче урта мәктәпнең  татар теле һәм әдәбияты укытучысы Лилия Гатиатуллина 6 сыйныфта татар әдәбияты дәресеннән соң


 

Диләрә БАТРШИНА


Альберт Сабир фотолары

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Онытолмас мактап еллары!!! Автор:

    БАШКА ЯЗМАЛАР

    Ишетми калмагыз

    Аудиоязмалар

    • Гильм Камай

    • Җәлилнең якын дусты

    • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

    • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


    ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ