Логотип Магариф уку
Цитата:

Авылда сәләтле балалар үстерү өчен шартлар бармы?

 Мәктәпкәчә яшьтәге балаларның кызыксынулары күпкырлы. Һәрбер яңалык, алынган мәгълүмат, тәэсирләр балаларда иҗат итү, тупланган белемнәрен башкаларга белгертәсе килү теләге уята. Баланың шул тор...

 Мәктәпкәчә яшьтәге балаларның кызыксынулары күпкырлы. Һәрбер яңалык, алынган мәгълүмат, тәэсирләр балаларда иҗат итү, тупланган белемнәрен башкаларга белгертәсе килү теләге уята. Баланың шул тормышта булган вакыйгалар эчендә кайнап, аның бер өлеше буласы килә. Нәтиҗәдә балада логик фикерли белү дәрәҗәсе үсеш ала. Балалар хыял дөньясына чумып, булган вакыйгаларда эзлеклелек табарга тырышалар, үз фикерләрен җиткерәләр. Сабыйда туган бу хисләр бүгенге тәрбия системасына да, бердәм дәүләти белем бирү стандарларына да туры килә. Димәк, без балаларны шаккатырга, хисләнергә, уй-кичерешләре, белемнәре белән уртаклашырга өйрәтә алганбыз. Нәкъ шушы минутта балаларның сәләте ачыла, ул – күпкырлы. Кемдер иҗади, кемдер төгәллектә алдынгылыкны бирми.
Сәләт – ул шәхеснең билгеле бер эшчәнлек төрен уңышлы гамәлгә ашыру үзенчәлеге. Сәләт индивид белемнәренә, осталыкларына, күнекмәләренә кагылмый. Ул ниндидер эшчәнлек алымнарын үзләштерү тизлегендә, тирәнлегендә, ныклыгында табыла һәм эчке психик регулятор булып тора.
Мин азкомплектлы, бер төркемле балалар бакчасы тәрбиячесе буларак, балаларның сәләтен ачу, үстерүдә күптөрле каршылыкларга очрыйм һәм кыенлыклар кичерәм. Төркемдәге балаларның яшь аралыгы 1,6 дан 7 яшькә кадәр булуы, оптимизация чорында бүтән тармак белгечләренең кыскартылуы һәм бакчада бу төркемгә бер генә тәрбияче калдырылуы үз кыенлыкларын тудыра, әлбәттә.
Психологлар билгеләвенчә, сәләтне төп ике төркемгә бүләргә була:
Беренчесе – үзенчелекле (социаль) сәләтләр тарихи һәм иҗтимагый тормыш йогынтысында формалаша һәм баланың социаль мохиттә тормышын һәм үсешен тәэмин итәләр; икенчесе – табигый сәләтләр баланың аралашудагы һәм эшчәнлек төрләрендәге уңышларын билгелиләр.
Беренче чиратта, югарыда күренгәнчә, авыл баласының бу ике юнәлештә үсеш алуы өчен үтә алмастай каршылыклар юк дәрәҗәдә икәнен күрдем.
Икенчедән, авыл шартларында, балаларның сәләтләрен үстерү өчен эшчәнлекне нинди төрләр буенча алып баруны отышлы булуын билгеләдем:
 акыл ягыннан, математика, конструктив-техник, музыкаль, әдәби, физик яктан.
Өченчедән, килеп туган һәм чишү юлларын эзләргә этәргән проблемалар – ул  матди тәэмин итү. Бу – бигрәк тә балаларның иҗади сәләтләрен үстерүдә җыр-бию, театраль, патриотик тематикага чыгышларда костюмнар, кул эшләрен башкаруда кулланылган материаллар, бәйгеләргә бару өчен транспорт, әти-әниләрне, балаларны бүләкләү чыгымнары.
Әлеге очракта миңа ярдәмгә эш тәҗрибәм, педагогик көллияттә һәм институтта бергә укыган коллегаларым (костюм, реквизитлар алышу), әти- әниләр (транспорт белән тәэмин итү), балалар бакчасында тәрбияләнеп, төрле төбәкләрдә эшләүче чыгарылыш балалары (музыкаль бизәлеш, реквизитлар), бүгенге көндә тәрбияләнүче балалар (бакча шартларында үз куллары белән чигү, камыр ризыклары, ташландык материалдан төрле эшләнмәләр әзерләү) ярдәмгә килде.
Авыл җирлегендә яшәп, балаларның сәләтен үстерүдә милли хис тәрбияләүне кулай күрәм. Эшчәнлекне түбәндәге юнәлешләрдән чыгып оештырам: балаларга республика, туган як турында мәгълүмат бирү; халкыбызның гореф-гадәтләре белән тирәнтен таныштыру; әдәби һәм мәдәни байлыгыбыз турында күзаллау булдыру; туган телдә сөйләшергә теләк уяту, аны хөрмәт итү; төбәктә яшәүче язучылар, сәнгать кешеләре, милли бәйрәмнәрнең тарихы белән таныштыру, аларда катнашу, халыклар, милләтләр арасындагы дуслык төшенчәсе барлыгын аңлату.
Җирлегебездә социаль объектларның үзара якын урнашуы проблемаларны чишүдә зур роль уйный. Балалар бакчасы һәм мәктәпнең бер бинада булуы, төрле юнәлештәге сәләтләрне үстерүгә мөмкинлекләр бирә.
“Туган як” мәктәп музее, “Туган авыл” мәдәният йорты музее түгәрәкләр эшчәнлеге – иҗади сәләтләрне; спортзал, авылның спорт мәйданчыгы – физик сәләтләрне; шахмат зонасы, математика кабинетларының җиһазланышы – математикага сәләтләрне; мәктәп, авыл китапханәсендә уза торган очрашуларда, тематик кичәләрдә катнашу – әдәби сәләтләрне һәм  мәчеттәге “Оста куллар” түгәрәге иҗади сәләтләрне үстерүдә зур этәргеч булып тора.
Ел дәвамында төрле дәрәҗәдәге  бәйгеләрдә катнашабыз. Быел  “Росток–Уникум” олимпиадасында, “Созвездие – Йолдызлык”, “Нәни йолдызлар”, “Татар малае”, “Ты – гений”, “Юный шахматист”, “Роберт Миңнуллин исемендәге фәнни-гамәли конференциясе”ндә уңышлы чыгыш ясадык.
Балаларның сәләтләрен үстерү безнең кулда, аларның хыялларын тормышка ашыру юлларын таба алсак, киләчәгебез матур һәм бай булыр.

Гөлнара СӘХАПОВА,


Тукай районы «Таңбатыр» балалар бакчасы тәрбиячесе

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ