Логотип Магариф уку
Цитата:

Айрат Ситдыйков: «Аксак Тимергә һәйкәл кую турында сүз куерту урынсыз»

Халык тарихы китапханәләрдә сакланмаган икән, ташлар моңын тыңлый, ишетә белү зарур, дип әйтергә ярата археологлар. Ташлар моңын ишетү өчен, әлбәттә, эзләнергә, казырга, туфрак асларында күмелеп калга...

Халык тарихы китапханәләрдә сакланмаган икән, ташлар моңын тыңлый, ишетә белү зарур, дип әйтергә ярата археологлар. Ташлар моңын ишетү өчен, әлбәттә, эзләнергә, казырга, туфрак асларында күмелеп калган тарихны ашыкмый гына ачарга кирәк.
Татарстан Фәннәр академиясендә археологларыбызның еллык эшчәнлегенә багышланган ике көнлек конференция ачылды. Борынгы гасырлар торулыклары белән беррәттән анда урта гасыр мәдәнияте һәйкәлләре, аерым алганда, Идел буе Болгарстаны шәһәр-авыл урыннарын, кабер ташларын, тәңкәләрен өйрүнүчеләр чыгыш ясый. Тәгаен алганда, кырык елдан артык Болгар ядкарьләрен өйрәнүче археолог Җәмил Мөхәммәтшин соңгы ачышлары белән уртаклашачак.
Конференция барышында без А. Халиков исемендәге ТР Археология институты директоры Айрат Ситдыйковка мөрәҗәгать итеп, Үзбәкстан хакимиятләренең Самара туфрагында Аксак Тимергә һәйкәл куярга җыенуларына мөнәсәбәте белән  кызыксындык. “Мөгаен, Аксак Тимер үзбәкләр өчен бөек шәхес, зур гаскәр башлыгыдыр. Әмма без аны Идел буе татар шәһәрләрен җимерүче, Алтын Урдага зур зыян салучы зат дип бәялибез. Шул сәбәпле Идел буе Болгарстаны җирендә, татарларның тарихи мәркәзләреннән берсе булган Самара туфрагында Аксак Тимергә һәйкәл кую турында сүз куерту урынсыз”, – дип белдерде.
Конференция бүген эшен дәвам итә. 
Рәшит МИНҺАҖ

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ