Логотип Магариф уку
Цитата:

Азнакай мәктәпләрендә «Цифр дәресе» булды

Азнакай районы мәктәпләрендә Бөтенроссия мәгариф проекты нигезендә «Цифр дәресе» узды. Шәһәрнең 4 нче лицеенда ул «Виртуаль һәм тулыландырылган чынбарлык» темасына багышланды.Анда Татарстан сатып алул...


Азнакай районы мәктәпләрендә Бөтенроссия мәгариф проекты нигезендә «Цифр дәресе» узды. Шәһәрнең 4 нче лицеенда ул «Виртуаль һәм тулыландырылган чынбарлык» темасына багышланды.




Анда Татарстан сатып алулар буенча дәүләт комитеты рәисе урынбасары Искәндәр Баһаутдинов, район башкарма комитетының эшләр белән идарәчесе Руслан Дәүләтшин, лицей директоры Илмир Шәйдуллин катнашты. Бу турыда «Маяк» сайтында хәбәр ителә.
«Дәресләр сериясе уку елы дәвамында бара. Бүген 10 нчы сыйныф укучыларына виртуаль һәм тулыландырылган чынбарлык турында аңлатабыз. Виртуаль чынбарлыкта махсус шлем ярдәмендә бары виртуаль мохитне генә күрергә була. Тулыландырылган чынбарлык ул –гамәлдәге чынбарлыкка компьютерда модельләштерелгән катламнарны өстәп, аны тагын да киңкырлырак,  тәэсирлерәк итү. Ул махсус кушымталар ярдәмендә мобиль җиһазларда кулланыла», – ди информатика укытучысы Алсу Кучумова.
Хәзерге заман балалары өчен цифрлы технологияләр дөньясы кызыклы һәм алар аның мөһимлеген аңлыйлар. Кунаклар да бу өлкәдә үз тәҗрибәләре белән уртаклашты.
«Без бу дәресләрдә цифрлы технологияләрдән кулланырга өйрәнәбез, яңа мәгълүмат алабыз. Алар безгә тормышта да ярдәм итә», – ди 10 нчы сыйныф укучысы Нәзилә Рахманова.
«2022 ел Татарстанда Цифрлы технологияләр елы дип игълан ителде. Әлеге уңайдан республикада бик күп чаралар уздырыла. Мәктәпләрдә «Цифр дәресе» – шуларның берсе.  Әлеге дәресләр укучыларга һөнәр сайларга да ярдәм итәр дип ышанам, чөнки цифрлы икътисад өлкәсендә илдә белгечләргә ихтыяҗ зур», – ди Искәндәр Баһаутдинов.

 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ