Логотип Магариф уку
Цитата:

Азнакайда экологлар, географлар утырышы узды

Азнакай шәһәренең 9 нчы мәктәбе базасында Татарстан Республикасында «Рус географик җәмгыяте» региональ бүлекчәсенең географик һәм экологик белем комиссиясенең  киңәйтелгән күчмә  утырышы узд...

Азнакай шәһәренең 9 нчы мәктәбе базасында Татарстан Республикасында «Рус географик җәмгыяте» региональ бүлекчәсенең географик һәм экологик белем комиссиясенең  киңәйтелгән күчмә  утырышы узды. Киңәшмәдә  КФУның Идарә, икътисад һәм финанслар институтының географик һәм экологик белем теориясе һәм методикасы кафедрасы доцентлары, республика мәктәпләре директорлары, география укытучылары катнашты.

Кунакларны Азнакай шәһәре башкарма комитеты җитәкчесе Габдрахманов Эльвир Әнвәр улы һәм Азнакай районы башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Гыйләҗев Дамир Рашат улы сәламләде. Фәннәр докторы, профессор, КФУның Идарә, икътисад һәм финанслар институтының географик һәм экологик белем теориясе һәм методикасы кафедрасы мөдире Гайсин Илгизәр Тимергали улы җитәкчелегендәге комиссия әгъзалары экологиягә, Азнакай районы  авылларына багышланган китап күргәзмәләре белән таныштылар.


Киңәшмә барышында КФУда экологик-географик белем бирү үсеше тенденцияләре, география буенча сәләтле балалар белән эшне оештыру, Азнакай мәктәпләрендә география һәм экология буенча эш алып бару турында чыгышлар тыңланды, фикер алышу оештырылды. Нәтиҗәле эшләүче укытучылар дипломнар һәм истәлекле бүләкләр белән бүләкләнде. Комиссия утырышының икенче өлеше Чатыр тауда узды. Азнакай шәһәре 9 нчы мәктәбенең география укытучысы Байков Анатолий Викторович «Азнакай муниципаль районының табигый объектлары үрнәгендә туган якны өйрәнү походларын оештыру һәм уздыру буенча методик җитәкчелек» темасына мастер-класс күрсәтте, Чатыр тауның тарихы турында кызыклы мәгълүматлар җиткерде.
 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ