Логотип Магариф уку
Цитата:

Бәхәсләрдән курыкмаучы галим

Фаяз Шәриф улы Хуҗин Зәй районының Карман авылында 1951 елның 1 августында – моннан нәкъ 70 ел элек туган. Әти-әнисе Әхмәтшәриф абый белән Фәгыйлә апа – гади авыл кешеләре. Алар алты бала тәрбияләп үс...

Фаяз Шәриф улы Хуҗин Зәй районының Карман авылында 1951 елның 1 августында – моннан нәкъ 70 ел элек туган. Әти-әнисе Әхмәтшәриф абый белән Фәгыйлә апа – гади авыл кешеләре. Алар алты бала тәрбияләп үстерәләр. Балаларының иң өлкәне – безнең каһарманыбыз.

Фаяз абый башлангыч белемне туган авылында ала, аннан соң күрше Бигеш урта мәктәбендә укый. Кечкенәдән үк аның күңелен тарих һәм әдәбият фәннәре яулап ала: V сыйныфта укыганда ук, туган як тарихы түгәрәгенә языла. Шул вакытта ук укытучысы Мөнәздәһә апа Кәримова аңа авыл тарихын язарга ышанып тапшыра. Бер ел дигәндә бу эшне уңышлы башкарып та чыга. Шулай итеп, Фаяз абыйның тарих белән тирәнтен кызыксына башлавына мәктәптә үк нигез салына.  
1968 елдан Фаяз Хуҗин – Казан дәүләт педагогия институтының тарих-филология факультеты студенты. Группада татар мәктәбен тәмамлап килгән бердәнбер студент. 1969 елда беренче мәртәбә Биләрдә бара торган торган археологик казу эшләрендә катнаша. Әмма ул бу экспедициянең дәвамлы булып, дистә елларгача сузылачагын, болгар бабаларыбыз тоткан дәүләтнең башкаласы Олуг-Биләр шәһәренең серләрен дөньяга чыгарып, аны танытасын һәм бу юнәлештә йөзләрчә фәнни хезмәт язып, дистәләрчә китаплар чыгарып, болгар чоры буенча төп белгеч булып өлгерәсен күз алдына да китерә алмагандыр. Биләр турында истәлекләре белән уртаклашканда, ул һәрчак остазы  Альфред Хәсән улы Халиковны хөрмәт белән искә ала.  

1970 еллар башыннан Олуг шәһәрдә киң масштаблы казу эшләре башлана. Җәй айларында борынгы шәһәр биләмәсе студентлар һәм гыйльми хезмәткәрләр тавышына күмелә. Профессор А.Халиков үзенең, ягъни экспедиция җитәкчесенең урынбасары итеп Фаяз Хуҗинны билгели. Май аеннан башлап октябрьгә кадәр вакыт экспедициядә уза. Ибн Фазланнар чорына караган Җәмигъ мәчете, аның янында гына ханнар зираты, кәрвансарай хәрабәләре... Боларны тикшереп өйрәнүдә Фаяз Хуҗин да актив катнаша. Борынгы каланы уратып алган биш катлы саклау ныгытмаларын да Фаяз Хуҗин бик җентекләп тикшерә һәм туплаган материалларны, нигездә, Олуг шәһәрнең тарихи үсешендәге төп этапларны билгели. Аның тарафыннан 1987 елда Ленинградта зур уңыш белән яклаган кандидатлык диссертациясе дә Биләрдәге 15 еллык казу эшләренә нигезләнгән була.
Биләрдә ике дистә ел эшләү дәверендә (1974 – 1994) Фаяз Хуҗин фәндә үз урынын таба, коллегалары арасында, Казанда һәм Россия күләмендә, бәхәсләрдән курыкмый торган, үз фикерен һәрвакыт ышандырырлык дәлилләр белән расларга омтылучы кыю һәм принципиаль галим буларак таныла. Аның бу сыйфаты киләчәктә дә, какшата алмаслык ныклы дәлилләр белән Татарстан башкаласы – Казан шәһәренең 1000 еллыгын билгеләүдә дә төп рольне уйнаячак.

1980 еллар ахырында Фаяз Хуҗин фәнни тикшерүләренең тематикасын киңәйтеп җибәрә. Биләр шәһәренең тарихи язмышын тагын да тирәнрәк аңлау өчен башка болгар истәлекләрен дә параллель рәвештә казып өйрәнергә кирәклеген сизеп ала. Коллегаларын үз тирәсендә җиңел тупларга сәләтле, тырыш, һәм кызыксынучан галим 1990 – 1994 елларда археолог тарафыннан күптән инде онытылган Суар, Җүкәтау һәм Чаллы (Балык Бистәсе районы) калаларына чыгып китә. Болгар чоры археологиясенә яңадан-яңа ачышлар өстәлә.
1994 елда, остазы Альфред Халиков вафат булганнан соң, Казан Кремлендә башланып киткән экспедициягә җитәкчелек итү өчен кандидатуралар эзләгәндә дә иң беренче Фаяз Хуҗинга тукталалар. Аның кебек бай тәҗрибәле, коллегалары белән һәрвакыт яхшы мөгамәләдә була алган тыйнак һәм таләпчән, шул ук вакытта Мәскәү, Санкт-Петербург археологлары арасында да абруе зур булган галимнәр сирәк шул.
Фаяз әфәнденең Казан Кремлендәге эшчәнлегенә тукталсак, аерым китап язарга кирәк булыр иде. Шуңа күрә бу эшчәнлекнең татарның йөзек кашы – нурлы Казаныбызга 1000 яшь булуын исбатлау белән тәмамлануын искә төшерү дә җитәр дип уйлыйм. Ә моны дәлилләү өчен ярты дөньяны айкап чыгарга, архивларда, китапханәләрдә эшләргә, атаклы галимнәр белән очрашып сөйләшергә туры килде аңа. Һәм кечкенә генә дә ялгыш адым ясамады ул.

Фаяз әфәнденең археология фәнендәге төп казанышлары Биләр һәм Казан белән бәйле булуы аңлашылгандыр. Шул ук вакытта, Суар, Җүкәтау, Алабуга, борынгы Чаллы һәм, гомумән, болгар археологиясенә, алай гына түгел, төрки-татар цивилизациясе тарихына, татар, чуваш этногенезына багышланган күпсанлы хезмәтләрен дә онытырга ярамый. Республикабыз территориясендә урнашкан археологик истәлекләрнең алтытомлык җыелмасын төзүдә дә актив катнашты ул, бу хезмәте өчен, коллегалары белән берлектә, 1994 елда ук Татарстанның фән һәм техника өлкәсендә Дәүләт премиясенә лаек булды. Җиде томда рус телендә дөнья күргән «Татар тарихы» хезмәтенең икенче томы да аның кул астында эшләнде.
Фаяз әфәнде, мөмкин булганча, конференцияләрнең берсен дә калдырмаска тырыша. Аның Мәскәү, Санкт-Петербург, Дүшәнбе, Казан, Уфа, Ижау, Самара, Суздаль һ.б. шәһәрләрдә ясаган чыгышлары тирән эчтәлекле, яңа фактларга бай булулары белән Россиянең атаклы археологлары игътибарын да җәлеп итте. Бай тарихыбызны таныту эшчәнлегенә бәйле чит илләрдә дә еш булырга туры килә аңа. Чехия, Германия, Австрия, Франция, Италия, Голландия, Венгрия, Болгария, Төркия кебек илләрдә булып, Болгар-Казан тарихын һәм, димәк ки, үз халкыбызның тарихын танытып, олы бер дәрәҗәгә күтәргән галим ул.
Вакыт агышында Фаяз Хуҗин яңа үрләр яулавын дәвам итә. Элегрәк чыккан монографиясен нигез итеп алып, 2002 елда докторлык диссертациясен яклый. 2004 елда аны Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенә мөхбир-әгъза буларак кабул итәләр. 2007 елдан ул Татарстан Фәннәр академиясе Ш.Мәрҗани исемендәге Тарих институтында баш фәнни хезмәткәр. 2008 елдан Татар дәүләт гуманитар-педагогика университетының Татарстан тарихы кафедрасы мөдире, профессор.     
Биредә мин Фаяз абыйның гыйльми эшчәнлегенә төпле анализ ясауны максат итеп куймадым. Аның хезмәтләрен тәфсилләп санап чыгу мөмкин дә түгел. Галим тарафыннан 600 ләп фәнни мәкалә, 30 га якын китап язылуын гына искәртәм. Әлеге хезмәтләрнең бер өлеше инглиз, немец, чех, болгар телләрендә нәшир ителгән. Димәк, татар тарихының дөньякүләм танылуында Фаяз Хуҗинның да саллы өлеше бар.
Язмамның башында, Фаяз абыйны археология фәненә тартылуы мәктәптән китәргә мәҗбүр итте, дигән идем. Әмма педагог булудан барыбер читләшә алмады ул, укытучылык һөнәре бары тик башка яссылыкка гына күчте. Мәсәлән, хезмәтләренең шактый өлешен урта мәктәп укучылары, югары уку йорты студентлары өчен язылган дәреслекләр, уку әсбаплары тәшкил итә. Мәктәп укытучыларына Фаяз Хуҗин исеме «Мәгариф» журналында чыгып килә торган мәкаләләре, фәнни-популяр китаплары аша яхшы таныш. Аның болгар археологиясендә үз фәнни мәктәбе бар. Бүгенге көндә галим-мөгаллимнең кул астында дистәдән артык аспирант тәҗрибә туплый, халкыбызның урта гасырлар тарихына кагылышлы хезмәтләр языла. Бу мәктәпне уңышлы тәмамлап, фәнни дәрәҗәләргә лаек булучы, бүгенге көндә бик уңышлы эшләүче биш шәкерте дә (Н.Г.Нәбиуллин, А.Г.Ситдыйков, А.З.Нигамаев, Н.Г.Гариф, Р.Р.Вәлиев) бар. Үзем дә шуларның берсе булып, остазым Фаяз абыйның ярдәмен һәрчак тоеп, аның белән аралашып, дус булып яшәвем белән горурланамын.
Фаяз Шәриф улы кебек әле берәүнең дә моңарчы үз гомерендә үз халкының вакыт агышында тудырган Биләр, Суар, Җүкәтау, Чаллы, Казан кебек мәшһүр калаларын берьюлы диярлек тикшергәне юк иде. Тарихыбызны кайтару өлкәсендә генә түгел, аны саклау, таныту, киләчәк буыннарга тапшыру эшчәнлегендә дә зур хезмәт куя. Үз милләте өчен кылган изге гамәлләрендә аңа гел уңышлар юлдаш булды.
Бу уңышларның нигезендә, әлбәттә, табигый талант, яраткан фәненә тугрылык һәм тырышлык ята. Алай гынамы икән? Фаяз абый еш кына: «Гаиләңдә тынычлык, татулык, бер-берең белән килешеп-аңлашып яшәү булмаса, фән турында уйлап йөрмисең инде ул», – дими торгандыр. Әйе, бу яклап та искиткеч бәхетле Фаяз абый. Гаиләсе белән ихластан горурлана ул. Хатыны Гөлнур апа, озак еллар мәктәптә балалар укытып, лаеклы ялга чыкты. Укучылары яратты, коллегалары хөрмәт итте аны. Хәзер дә онытмыйлар. Бердәнбер кызлары Айшә, Казан дәүләт төзелеш һәм архитектура университетын уңышлы тәмамлап, дизайнер һөнәре алды, бүгенге көндә шул белгечлеге буенча эшли. Тәртипле гаиләдә үскән тәртипле кыз. Онык үстерәләр.  
Әйе, гомерен багышлаган яраткан эше бар, остазларыннан, шәкертләреннән уңды, гаиләсе менә дигән. Тагын нәрсә кирәк чын бәхет өчен? Эшләргә дә эшләргә! Фәндә 60 яшьтәгеләрне: «Яшь галим», – диләр. Шулай булгач, 70 яшьтә галимнәр өлгереп кенә җитә әле. Тормышка ашмаган хыяллары, киләчәккә планнары күп әле Фаяз абыйның, бик күп. Шуңа күрә өмет-хыяллар белән яши олуг галимебез. Алга – гасыр тирәнлекләренә! Бу – аның тормыш девизы.
Гасыр тирәнлекләренә алып баручы юлларыгыз уңышлы булсын, Фаяз абый! Олуг бәйрәмегез уңае белән әйтелгән теләкләребез Сезне яңа ачышларга әйдәсен!
Нурулла ГАРИФ,

тарих фәннәре кандидаты, Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ