Логотип Магариф уку
Цитата:

Балага бәхет өчен нәрсә кирәк?

Балалар төрле: берсе ялгызы гына да үзенә шөгыль таба алса, икенчесенә даими рәвештә әнисе белән бергәләп уйнау кирәк. Шул ук вакытта әниләрнең роле дә бердәй түгел: кемдер тормыш арбасын берүзе тарты...

Балалар төрле: берсе ялгызы гына да үзенә шөгыль таба алса, икенчесенә даими рәвештә әнисе белән бергәләп уйнау кирәк. Шул ук вакытта әниләрнең роле дә бердәй түгел: кемдер тормыш арбасын берүзе тартып, иртәгә ни ашарбыз дип кайгырса, кайберәүләр үзен тулаем баласына багышлый. Ни генә булмасын, искиткеч зур тизлеккә корылган тормышта балага вакыт таба алуның көннән-көн мөһимрәк була баруы белән килешми хәл юк.
Тәртип планнан башлана
Гаиләдә кечкенә кешенең пәйда булуы, аның үз уйлары, омтылышлары белән үсүе әти һәм әнинең дә тормышына йогынты ясамый калмый. Аеруча әниләр үз яшәү рәвешләре үзгәрүенә әзер булырга тиеш. Шул ук вакытта сабыйны бакчадан гел иң соңгы булып алганга да, көндәлектә «3»ле билгеләре күренгәнгә дә «мин бала өчен ул теләгәнчә яхшы әни түгелмен», дип, үзегезне эчтән гел «кимереп» яшәү дә дөрес булмас иде. Балалар якын кешеләренең борчылуын бик тиз тоеп ала, тик сәбәпләренә төшенеп җитә алмау аркасында «мин начар булганга әнием борчыла» дип фаразлап куярга мөмкин. Шулай итеп, негатив борчылулардан торган божра хасил була. Проблема барлыгын аңлау бик яхшы, тик үзеңне гаепләп утырганчы, тормышыңны уңай якка үзгәртү хакында уйлансаң, һәркем өчен күпкә отышлырак булачак. 
Вакыт бүген бәһасез кыйммәткә ия. Көнеңне, хәтта атнаңны да бер эзгә салып, планлаштырып кую мәҗбүри. Иң элек көндәлек мәшәкатьләрне оптимальләштерү ягын карыйк. Декреттагы әниләр бик күп вакытын кухняда уздыра. Ашарга пешерүдән элек... «ни пешерим?» дигән сорауга җавап табу кыенрак. Хәл иткәч кенә, суыткычта кирәкле ингредиентлар юклыгы ачыклана. Димәк, кабат фантазияне эшкә җигәргә яисә кибеткә чыгып китәргә туры киләчәк. Эшегезне атна башланганчы ук җайлап куегыз: атналык меню һәм шуннан чыгып кирәкле азык-төлек исемлеген төзеп, гаиләгез белән килештерегез. Болай эшләгәндә, юк кына әйбер өчен кибеткә йөгерәсе дә, ни пешерим дип баш ватасы да булмаячак. Кухня өчен заманча техника булдырудан да баш тартмагыз.
«Өй җыештыру белән нишләргә?» – диярсез сез. «Магия уборки» дип атала торган китапны укып карарга киңәш итәм. Анда бер бик кызыклы фикер әйтелә: җиһазларны дөрес урнаштыра белү өйдәге тәртипне сакларга гына түгел, ә кирәкле әйберләрне тиз генә табып алырга да ярдәм итә икән. Шуңа күрә бүлмәләрегездә уңайлы үзгәрешләр ясап карагыз әле.
Инста-әни кирәкми
Хронофаг – вакытны бушка яндыра торган факторлар. Аларны сабый хәтта үзе дә санап чыга ала: телевизор, социаль челтәрләр, телефон аша артык сөйләшү, туктаусыз мөнәсәбәтләр ачыклау... Санап карагыз әле, инстаграм дөньясында чит кешеләрнең йөзләгән фотосурәтләрен «өйрәнүгә» көненә күпме вакыт сарыф итәсез икән? Эшегез яисә гаилә тормышыгыз өчен андагы мәгълүмат бик кирәклеме? Әгәр җавап уңай икән, виртуаль дөньядагы эш өчен вакытны аерым билгеләп һәм чикләп куегыз. Балагыз пластилин әвәләгәндә телефон тотып янәшә утыруыгыз сабыегыз тарафыннан да, психологлар тарафыннан да бергә «уйнауга» саналмый. Урамда йөргәндә, бакчадан кайтканда, машинада барганда – җай чыктымы, бала белән сөйләшегез. Ике арада телефон тормасын. Ләкин, сөйләшергә җай чыгуга сөенеп акыл сатарга, «ярый-ярамый»лар белән тәрбияли башларга кирәкмәс. Балагызга күңелен бушатырга җай бирегез. Бүгенге көннең ничек узуы, кичтән борчылган өй эше хакында мөгаллимнең ни дип әйтүе, дуслары белән ничек уйнаулары хакында кызыксыныгыз. Кайчакта күпсанлы түгәрәкләргә бармый калып, вакытны бергәләп уздыру да чиксез рәхәтлек бирә. Мондый эчкерсез сөйләшүләрне гадәткә кертсәгез,
балагыз өчен иң якын дуска әйләнәчәксез.
Ә гаиләдә андый мөнәсәбәтләр – иң кыйммәтлесе.
Кәстрүл дә уенчык
Кечерәк яшьтәге бала белән, бөтен эшне читкә куеп, көненә 30-40 минут бергәләп уйнап алу да җитә. Калган вакытта аны көндәлек эшләрне бергәләп эшләүгә җәлеп итәргә була. Икәүләп ашарга пешерү, кибеткә бару, тузан сөртү, гөлләргә су сибү – болары да кызык-
лы уен кебек инде. Мәсәлән, бер яшьлек сабый өчен кухнядагы зурлы-кечкенәле кәстрүлләр, ярма, токмачлар да, дөрес куллана белгәндә, куркынычсызлык хакында онытмаганда, моториканы үстерү өчен уйлап чыгарылган уенчыкларны алыштыра ала.
Беркөнне әнисе улын бакчадан алганда, алар арасындагы әңгәмә шаһиты булдым. Әтисе кайтышка ни пешерүләре, аның өчен нинди ризыклар кирәк булуы турында киңәшләшеп алдылар, кайтышлый кибеткә керергә килештеләр. Шәхсән үзем бертуганымның кызы белән бакчадагы чәчәк һәм яшелчәләргә су сибәргә яратам. Аның үзенең кечкенә генә лейкасы бар. Баланың суны тиешенчә җиренә җиткереп сибүе мөһим түгел бит. Сөйләшәбез, көлешәбез, ул да мәшгуль, мин дә үз эшемне эшли алам – менә нидә хикмәт.
Гаиләдәге балаларның бөтенесен бер шөгыль белән мавыктыра алу – иң кулай вариант. Тәрбия дип велосипед уйлап чыгарасы юк: гаилә белән бергәләп футбол, бадминтон уйнап алсагыз, таганда атынсагыз, рәсемнәр бәйгесе оештырсагыз, шуннан да яхшысы юк. Бернинди кыйбатлы бүләкләр дә, белемгә булган «инвестицияләр» дә бәхетле гаиләдәге бердәмлектән өстен була алмас.
Люция Закирҗанова

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ