Логотип Магариф уку
Цитата:

Балтач мичендә Россиянең иң зур бәлеше пешәчәк!

26 июнь көнне,  Яшьләр көнендә, Балтач районында  «ZoorZoom Бәлеш Party» узачак. Әлеге чарада Россиянең иң зур бәлеше пешәчәк.Фестиваль «Сабантуй» ял паркында узачак. Башлана 11.00 сәгатьтә....

26 июнь көнне,  Яшьләр көнендә, Балтач районында  «ZoorZoom Бәлеш Party» узачак. Әлеге чарада Россиянең иң зур бәлеше пешәчәк.
Фестиваль «Сабантуй» ял паркында узачак. Башлана 11.00 сәгатьтә. 
2022  елгы ZoorZoom Party Россиядә иң зур бәлеш пешерү рекорды белән тарихка кереп калачак. 2018  елда 20 килолы бәлеш Башкортстанда пешерелгән булган. Балтачта махсус мичтә 60 кило авырлыктагы Zoor борай бәлеше пешәчәк. Телне йотарлык тәмле бәлештән һәркем авыз итә алачак!



ZoorZoom Бәлеш Party – 2022. Тулы программа:


 





13:00





ZoorZoom Partyның тантаналы ачылышы. Мичкә утын салына – син дә катнаш!




Масштаблы шоу-программаның шаһиты бул!






14:00





 




ZoorZoom Party бәлеше мичкә куела


Аның хушны алырлык исен шундук тоеп алачаксыз!





16:00





 




"Чыгарылыш кичәсе – 2022"


11 нче сыйныфны тәмамлаган егет-кызларның чыгышлары, медалистларны бүләкләү





17:00





 




Балтач районының алдынгы яшьләрен бүләкләү



Район яшьләр хәрәкәтенә зур өлеш керткән балтачлыларны республика һәм район җитәкчелегенең рәхмәт хатлары һәм медальләре белән бүләкләү.





17:30





 




"Коляскалар парады – 2022"


Сәләтле яшь гаиләләрнең берсеннән-берсе зиннәтле коляскалар парады





18:00





 




Россиядә иң зур бәлеш пешерү рекордын теркәү


ZoorZoom Party бәлеше һәркемгә җитәчәк!





18:30 - 22:00





 




Концерт программасы


Татар эстрадасы артистлары катнашында заманча шоу-программа. Кайнар булачак!





22:00 - 23:30





 




Көбекле дискотека


Ди-джей ZoorZoom Party өчен иң кайнар сетын кабызачак. Безгә кушыл!






23:45





Әлли-бәлли бәү




Zoor Zoom Party – 2022 бик озак сагындырып төшегезгә керәчәк.





Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ