Балтачтагы хәл күпләрне тетрәндерде
Татарстанның Балтач җирлегендә узган Сабантуй бәйрәмен күңелсез вакыйга бозган – җигүле ат халык өстенә менгән.Социаль челтәрләрдә таралган видеодан күренгәнчә, мәйдан буенча әйләнеп йөргән бизәлгән җ...
Татарстанның Балтач җирлегендә узган Сабантуй бәйрәмен күңелсез вакыйга бозган – җигүле ат халык өстенә менгән.
Социаль челтәрләрдә таралган видеодан күренгәнчә, мәйдан буенча әйләнеп йөргән бизәлгән җигүле атларның берсе билгесез сәбәпләр аркасында зур тизлектә бәйрәм кунаклары өстенә менә. Вакыйга нәтиҗәсендә берничә кеше зыян күргән, аларны ашыгыч ярдәм хастаханәсенә алып киткәннәр.
Соңрак «Татар-информ» агентлыгы Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгына сылтама белән хәбәр иткәнчә, әлеге вакыйгада 15 яшьлек үсмер имгәнгән. Балтач район хастаханәсе табиблары карагач, баланы амбулаториядә дәвалану өчен өенә кайтарып җибәргәннәр. Үсмерне хастаханәгә салу таләп ителмәгән.

Комментарийлар