Логотип Магариф уку
Цитата:

Баш иярләр һәрвакыт белемлегә...

Мәкаләмнең баш исемен юкка гына Г.Утыз-Имәни сүзләре белән атамадык. Укучыларга төпле белем, ныклы тәрбия бирү, туган телебезне саклау – бүген көн кадагында торган иң әһәмиятле мәсьәләләр. Максатыбыз...

Мәкаләмнең баш исемен юкка гына Г.Утыз-Имәни сүзләре белән атамадык. Укучыларга төпле белем, ныклы тәрбия бирү, туган телебезне саклау – бүген көн кадагында торган иң әһәмиятле мәсьәләләр. Максатыбыз – туган телебезне мәдәният, мәгариф, милли традицияләр аша киләчәк буыннарга җиткерү, эш тәҗрибәсен башка төбәкләр белән уртаклашу.Төп эш юнәлешебез – татар мохитендә үсүче балаларга  татар телен тирәнтен өйрәтү.
Районыбыз мәктәпләрендә югары махсус белемле 79 татар теле һәм әдәбияты һәм 1 мари теле һәм әдәбияты укытучысы эшли. Шулардан 40 укытучы – югары, 40 укытучы беренче квалификация категорияләренә ия. Районда эшчәнлек уңышлы алып барыла торган юнәлешләрнең берсе – сәләтле укучылар белән эш. Сәләтле балалар тәрбияләү сәләтле укытучылар кулында булганда гына хезмәт нәтиҗәле булачак.
Укытучыларыбыз заман белән бергә атлый, үз белемнәрен күтәрә, һөнәри бәйгеләрдә даими катнаша, үзләренең эш тәҗрибәләрен уртаклашып, махсус җыентыклар бастырып чыгаралар. Шуның нәтиҗәсе буларак, соңгы дүрт елга нәтиҗә ясасак: 2017 елда татар теле һәм әдәбияты укытучыларының Бөтенроссия “Мастер-класс” бәйгесенең республика этабында Утар-Аты төп мәктәбенең  татар теле һәм әдәбияты укытучысы  Гран-При  алды, “Ел укытучысы -2017 “  бәйгесендә Иске Чүриле мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы “Йөрәгемне балаларга бирәм” номинациясе җиңүчесе, 2018, 2019 елларда Наласа, Арчадагы 7 нче урта мәктәпнең татар теле һәм әдәбияты укытучылары лауреат булды.
Бу матур дәвамчанлык өзелми. 2020 елда узган “Ел укытучысы” һөнәри бәйгесенең “Иң яхшы татар теле һәм әдәбияты укытучысы” номинациясендә Яна Кенәр урта мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Ләйсән  Сәүбән кызы Нигъмәтуллина 3 нче урын яулады. “Авыл укытучысы” конкурсында Яңа Кенәр урта мәктәбенең химия укытучысы Алия Нургалиева 3 нче урынга ия булды, ә 2021 елда Арча шәһәре 7 номерлы туган тел әдәбияты укытучысы Файзуллина Алсу номинация җиңүчесе , күптән түгел “Авыл укытучысы” конкурсына да нәтиҗә ясалды, ә нәтиҗә искиткеч дәрәҗәле 3 урынны Иске Чүриле урта мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы  Вәлиева Ләйсән Фоат кызы яулады.
Татар мәгарифен үстерүдәге нәтиҗәле хезмәтләре өчен бирелгән премияләр –мәктәпләребезнең тынгысыз хезмәт нәтиҗәсе. Мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан үткәрелгән “Татарстан Республикасы гомуми белем бирү оешмаларында дәүләт телләрендә иң яхшы укыту тәҗрибәсе” грантында Яңа Кенәр мәктәбе җиңү яулады, Татарстан Республикасында Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елында мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан «Татарстан Республикасында яшәүче халыкларның туган телләрен, мәдәниятен һәм традицияләрен саклап калуга һәм үстерүгә юнәлдерелгән проектларны гамәлгә ашыруда муниципаль мәгариф оешмаларына ярдәм итү» грантын алу өчен конкурс игълан ителде. Конкурста җиңүчеләр арасында  районыбызның 2 балалар бакчасы: Арчадагы 5 нче балалар бакчасы белән Үрнәк балалар бакчасы  һәм 4 гомуми белем бирү учреждениесе: Арчадагы 6 нчы, Лесхоз, Яңа Кырлай урта, Хәсәншәех төп мәктәпләре бар. Татар теле һәм әдәбияты укытучыларына татар теленнән республика һәм халыкара олимпиадаларында призер һәм җиңүчеләр әзерләгән өчен» гранты республикабызның 13 укытучысына бирелде, шуларның икесе – безнең район укытучылары: алар Арчадагы 7 нче урта мәктәп укытучысы Алсу Мостафа кызы Фәйзуллина, Арчадагы 6 нчы урта мәктәбе укытучысы Элмира Илгиз кызы Газизова, ”Татар телендә укытуны гамәлгә ашыручы педагогик хезмәткәрләргә грант”ына өч укытучыбыз лаек булды.
Укыту-тәрбия гамәлендә сәләтле балаларны табу һәм аларның эшчәнлеген үстерү  хәзерге көндә төп бурычларның берсе икәнлеген ассызыклап киткән идек. Районыбызда сәләтле балалар белән эш алдан төзеп кабул ителгән программа нигезендә алып барыла. Укучыларны муниципаль һәм республика олимпиадаларына әзерләү максатыннан, ел буе белем бирү учреждениеләрендә эш барыла. КФУ, Мәгарифне үстерү институты галимнәре белән беррәттән, районның остаз укытучылары олимпиадага әзерлек эшен алып баралар. Мондый бәйләнеш өч ел дәвамында уңай нәтиҗәләр бирә. Республика татар теле һәм әдәбиятыннан олимпиада күрсәткечләребез дә куанырлык. (2019 елда – 26, 2020 елда – 37, 2021 елда 47 урын булды.2021 елны Халыкара олимпиадада Арчадагы 6 нчы урта мәктәпнең 11 нче сыйныф укучысы – җиңүче, ә өч укучыбыз призер булды. Бүгенге көндә районыбыздагы барлык балалар бакчаларында, мәктәпләрдә милли театр түгәрәкләре, фольклор ансамбльләре оештырылган. 
Районыбызда сәләтле балаларны үстерү, гомумән, төрле юнәлештә алып барыла. Уңышларыбыз да сөенерлек. Әйтик, 2020/2021 уку елында “Сәйяр” театр фестивалендә бер Гран-прига ия булган, 1 җиңүче, 3 номинация җиңүче коллективларыбыз булды, ә “Илһам” бөтенроссия яшь иҗатчылар бәйгесендә 1 Гран-при,  1 җиңүче,  4 укучыбыз лауреат булды. «Казан утлары» журналы «Татнефть» җәмгыяте белән берлектә уздырган “Хәзинә” конкурсында Арчадагы 6 нчы урта мәктәп укучысы призлы 3 нче урын яулады, “Татар сүзе” республика бәйгесендә бер укучыбыз – Айсылу Абдуллина 3 нче урынга лаек булды. “Мульт-фест” республика бәйгесендә бер коллективыбыз, 3 нче урын алып, 50 мең сумлык премия, ә дүрт коллективыбыз, номинация җиңүчеләре булып, истәлекле бүләкләр белән бүләкләнде.”Ак калфак” Бөтенроссия бәйгесендә Арчадагы 5 нче гимназия укучысы Илзирә Сираҗиева Гран-при, Яңа Кенәр урта мәктәбе укучысы Алия Абдрәшитова 2  нче урынны алды. Республикабызның күпмилләтле якшәмбе мәктәпләре һәм этномәдәни компонентлы мәктәп укучылары фестивалендә Шурабаш төп мәктәбенең “Изэңгер” (җитәкчесе О.Антипова) мари коллективы “Халык иҗаты” номинациясендә җиңү яулады. Районыбыз күп еллар дәвамында “Татарстан-Яңа гасыр” телевидениесе белән хезмәттәшлек итә. Сәләтле укучыларыбыз “Яшь ТНВ”, “Шаян ТВ” тапшыруында да алып баручы буларак чыгыш ясый. ТНВ каналында барган “Тамчы-шоу” халыкара интеллектуаль телевизион уенында укучыларыбыз, биш ел рәттән татар теле һәм әдәбияты, тарих фәннәрен камил белүләрен раслап, җиңү яулыйлар. “Театр яктылыкка,  нурга илтә” районкүләм театр фестивалендә дә быел катнашучы мәктәпләр саны 36 га җитте.
Әлбәттә, югарыда телгә алынган чараларда катнашу, көчеңне сынау өчен, мәгълүматлы һәм белемле булу гына җитми, баланың сөйләм теле дә нык үскән булу зарур. Шунлыктан районыбызда иң элек һәр татар баласы укырга тиешле 100 сыйныфтан тыш әсәрләр исемлеге булдырылды. Мәктәпләрдә өйрәнелгән татарча җырлар, фольклор әсәрләре буенча мәктәптә үткәрелгән чаралар турында хисап тапшыру каралган. Татар теле һәм әдәбияты укытучылары татар телендә белем бирә торган 8 нче сыйныф укучылары өчен татар теле дәресләренә презентацияләр, дәресләр планнары эшләделәр һәм Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы сайтында урнаштырдылар. Милли мәгарифнең тагын бер әһәмиятле тармагы – чит төбәкләрдәге милләттәшләребез белән тыгыз элемтә, һөнәри бердәмлек.  
Районыбыз мәгариф бүлеге, мәгариф өлкәсендәге хезмәттәшлек турында килешүне тормышка ашыру максатыннан, Мари Эль Республикасы һәм Пермь крае белән эшлекле тыгыз элемтәләр урнаштырды. Мәгариф идарәләре һәм мәктәпләр арасында үзара килешү төзелде, хезмәттәшлекнең инде ярты гасырлык матур тарихы бар. Балаларыбызга телебезне, әдәбиятыбызны өйрәтү, аларны тарихыбызның, мәдәниятебезнең, сәнгатебезнең энже-мәрҗәннәре белән таныштыру – безнең изге бурыч. Күренекле мәгърифәтче Ризаэддин Фәхреддиннең “Эш дәвамлы булганда гына нәтиҗәсе була” дигән гыйбарәсен күз алдыбызда тотып, эшләребезне дәвам итәргә язсын. Бүгенге көндә Арча муниципаль районы җитәкчелегенең, мәдәниятенең, мәгарифенең, халыкның мул яшәеше, иминлеге, милли үсеше өчен йөз тоткан  кыйбласы билгеле.  
Энҗе МОСТАФИНА,

Арча районы мәгариф идарәсе методисты

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ