Логотип Магариф уку
Цитата:

Бәйрәм котлавы

Кадерле Бөек Ватан сугышы ветераннары! Тыл хезмәткәрләре! Сугыш елы балалары! Хөрмәтле милләттәшләр!Илебез Бөек Җиңүнең 77 еллыгын бәйрәм итә. Җиңү көне безгә миллионнарның каны һәм җаны бәрабәренә яу...

Кадерле Бөек Ватан сугышы ветераннары! Тыл хезмәткәрләре! Сугыш елы балалары! Хөрмәтле милләттәшләр!
Илебез Бөек Җиңүнең 77 еллыгын бәйрәм итә. Җиңү көне безгә миллионнарның каны һәм җаны бәрабәренә яулануы белән бөек, изге һәм кадерле. Сугыш тәмамланганга 77 ел үтсә дә, хәтер яши, хәтер мәңгелек. Ватан өчен дәһшәтле көрәштә кан койган ветераннарның яралары да гомерлек. Тән яралары төзәлсә дә, җан яраларының сыкрауларын, газиз ирләрен яу кырында югалткан толларның йөрәкләре сулкылдауларын, ә сугыш елы балаларының әрнү-сагышларын оныта торган түгел…
Без, сугыштан соң туган буыннар, бүген сезнең алда баш иеп, тиңдәшсез батырлыгыгызга, рухыгызның ныклыгына сокланабыз. Бүген дә сафта булуыгыз белән горурланабыз. Бай тормыш тәҗрибәгез, зирәк киңәшләрегез белән яшь буында туган җиргә мәхәббәт, Ватанга хөрмәт тәрбиялисез. Барысы өчен дә зур рәхмәт сезгә!
Хөрмәт белән Бөтендөнья татар конгрессы Түбән Кама бүлеге рәисе, Милли шура әгъзасы, Түбән Кама шәһәренең почётлы гражданины – Рөстәм Мәҗит улы Ганиев

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ