Логотип Магариф уку
Цитата:

БДИга өстәмә баллар ничек тупларга?

Унберенче сыйныфлар инде күптәннән йомгаклау иншаларын язды һәм дөньяларын онытып Бердәм дәүләт имтиханнарына әзерләнергә кереште. Ләкин югары уку йортларына укырга керер алдыннан  һәрвакыт чарас...

Унберенче сыйныфлар инде күптәннән йомгаклау иншаларын язды һәм дөньяларын онытып Бердәм дәүләт имтиханнарына әзерләнергә кереште. Ләкин югары уку йортларына укырга керер алдыннан  һәрвакыт чарасын алдан күрәсе  килә.  Әйдәгез, бүген ничек итеп өстәмә балллар туплау турында сөйләшәбез.
Өстәмә баллларның төп чыганагы – укучының шәхси казанышы. Нәкъ менә шулар белән гомуми күрсәткечләрне күтәрергә һәм конкурс баллларына йогынты ясарга мөмкин. Мәктәп укучысының ВУЗга укырга керергә БДИ буенча яхшы нәтиҗәләргә ирешүе белән бергә, шәхси уңышлары да ныклы ярдәмчесе булып тора. Алар дәүләт кануннары белән ныгытылган. 
шәхси казанышларга белем алудагы  гына түгел, башка өлкәләрдәге, әйтик, спорттагы уңышлар да  керә.  Өстәмә баллларга абитуриентларның  түбәндәге төркеме исәп тота ала:
Олимпиада, Паралимпиада һәм Сурдлимпиада чемпионнары һәм призёрлары;
дөнья яки Европа чемпионнары һәм дөнья яки Европа беренчелеге җиңүчеләре;
ГТО буенча алтын, көмеш яки бронза билгесенә һәм аның таныклыгына ия булучылар -  абитуриентның аны нәкъ менә үзенең яшь төркеменә  билгеләнгән нормативлар өчен алуы мөһим;
ВУЗ тарафыннан билгеләнгән  башка спорт уңышларына ия булучылар;
белем турындагы документка яки белем һәм  бик яхшы квалификациягә ия булу турындагы документка, шул исәптән алтын һәм көмеш медальгә  ия булучылар;
 ВУЗ  билгеләмәләренә туры килгән эшчәнлек белән шөгыльәнгән волонтёрлар;
Мәгарф министрлыгы исемлегендәге чараларда, конкурсларда, олимпиадаларда катнашучылар;
мәктәп укучылары олимпиадаларында (укырга кергәндә аерым хокуклар һәм өстенлекләр бирми) һәм башка интеллектуаль һәм иҗади  конкурсларда, күренекле сәләткә ия затларны ачыклау өчен үткәрелгән физкультура  һәм спорт чараларында катнашучылар;
инвалидлар һәм саулык мөмкинлекләре чикләнгән балалар арасында һөнәри осталык буенча “Абилимпикс” милли һәм халыкара чемпионат җиңүчеләре һәм призерлары.
Болардан кала, өстәмә баллларны абитуриентның  ВУЗ тикшерүе узган йомгаклау иншасы  нәтиҗәләре буенча да алырга мөмкин.
ВУЗга документлар тапшырганда нәрсәне хәтердә тотарга кирәк?
Экспертлар биргән берничә киңәш мәктәп елларындагы шәхси уңышлар  тупланган “портфолио”гызны  әзерләргә ярдәм итәр:
ВУЗга кабул итү кагыйдәләрен алдан ук өйрәнегез. Мәгариф оешмасы сайтында  шәхси казанышлар исемлеге, аларның һәркайсы өчен алырга мөмкин булган баллар күләме һәм алар турында хәбәр бирү форматы  булырга тиеш. Казанышлар исемлеге – үзгәрмәс күрсәткеч түгел,  кабул итү кампаниясе вакытында, әйтик, уку йортына гаризалар күбрәк бирелгән очракта, сузылырга мөмкин.
Уңышларыгыз турында хәбәрегез дөрес булсын. Гадәттә, чыгарылыш сыйныф укучылары уңышлары турындагы документларны укырга кабул итү турындагы гариза белән бергә тапшыралар. Аларны, уку йортына беренче нөсхәсен күрсәтергә кирәкмәсә, “Дәүләт хезмәте” порталы аша да җибәрергә мөмкин.
Йомгак иншасы турында онытмагыз. Бу хезмәтегез өчен өстәмә балл алырга кирәк булса,  бу хакта кабул итү комиссиясенә теләгегезне җиткерегез.  Уку йорты аның өчен нульдән ун баллга кадәр өстәргә мөмкин.  Тырышыгыз!
                                                                                   Ирек НИГЪМӘТИ

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ