Логотип Магариф уку
Цитата:

Бер күрүдән – мәхәббәт

Әлмәтнең үзәгендәге ике катлы зур булмаган йорттан спорт киемнәрендәге бер яшь хатын белән 14 – 15 яшьләр тирәсендәге үсмер  килеп чыгалар да, йә Әлмәтнең өске ягындагы Ял паркына, йә, киресенчә,...

Әлмәтнең үзәгендәге ике катлы зур булмаган йорттан спорт киемнәрендәге бер яшь хатын белән 14 – 15 яшьләр тирәсендәге үсмер  килеп чыгалар да, йә Әлмәтнең өске ягындагы Ял паркына, йә, киресенчә, Бигәш инеше ягына таба йөгереп китәләр. Бу хәл укучыларның каникулларында көн саен кабатлана. Башка вакытларда юка гәүдәле бу ханым каланың аскы өлешендә соңгы унъеллыкта гына корып куелган Ял зонасына үзе генә юнәлә.

Очрашу
Балалар өчен уен корылмалары, велосипед юллары булган бу мәйдан урынында кайчандыр чүплек өеме ятуын күз алдына да китермисең хәзер. Хәер, бу хакта ханым, бәлкем, белмидер дә.  Ул бит – кояшлы Махачкалада туган кыз. Туксанынчы елларда әлеге төбәкләрдә милләтара ыгы-зыгы башлангач, аларның гаиләсе кузгалып,  баштарак берничә елга Саратовта туктала. Аннан олы кызлары кияүгә чыгып, Әлфияләре институтка укырга кергәч, ата-ана –  математика укытучысы Наилә белән икътисадчы Рафаэль әби-бабаларының туган төбәге булган безнең якларга  кайтып төшә.
Көн саен 10 – 15 чакрым чабуын белеп, мин  гаҗәпкә калган ханым – әнә шул Әлфия үзе инде ул. Дүрт бала анасы! Каникулларда аңа иптәш чыгучы үсмер исә  Шамил – Әлфия һәм Равил Әхмәдиевләрнең олы уллары, Суворов училищесы  курсанты. Әлмәт – Азнакай якларында гына түгел, республикада билгеле шәхес – язучы Нур Әхмәдиевнең оныгы ул.
Тимермэн
Беренче тапкыр,  нефть темасына язучы Мәскәү һәм Казан журналистлары белән бергәләп, «Әлмәтнефть» промыселлары белән танышып йөргәндә очраткан идем мин Равил Әхмәдиевне. Бу вакытка Әлмәт нефть институтын тәмамлаган яшь кенә егет, оператор, мастер, кече технолог, өлкән технолог һәм тагын әллә никадәр баскычлар узып, цех башлыгы урынбасары хезмәтенә керешкән иде. Ул көнне минем хезмәттәшләр аның җир астында барган катлаулы процессларны адәм төшенерлек телдә аңлатып бирүенә сокландылар. Шуннан соң ул 5 нче промысел башлыгы, идарәнең үзендә нефть табу бүлеге технологы, бүлек җитәкчесе вазифаларын үткәч, аны «Норлатнефть»кә баш инженер итеп җибәргәннәр икән. Бу идарә, нигездә, сузылучан, үзле һәм күкертле чимал чыгару белән мәшгуль. Аларның скважиналары җир астына авыш хәлдә шуышып төшә. Белгечләр девон нефте йөзәр миллион тонналардан берничә миллион тоннага гына калгач, Татарстан нефтенең киләчәген шул авырлык белән күтәрелә торган сыекчага бәйләп карыйлар. Менә шундый мәктәп узган Равил Әхмәдиев – хәзер компаниянең топ-менеджерларыннан берсе. Ул «Татнефть»тә нефть һәм газ чыгару хезмәтен оештыра һәм шул юнәлеш  өчен тулаем җавап  бирә.
Без аның белән бу юлы промысел урнашкан япан кырда түгел, нефтьчеләр башкаласының европалашып баруын чагылдырган бинада – Әлмәт үзәгендә очраштык. Ул инде тәүге күргәндәге үсмер чалымлы озынча һәм какча егет түгел. Урында килеп чыккан вак-төякне ( коронавирус шаукымы!) тиз һәм төгәл ачыклаудан тыш,  килеш-кыяфәтендә, үз-үзен тотышында ук җитәкче ир икәнлеге күзгә бәрелеп тора.
– Миңа бүген һәм хәзер хәл итәсе четерекле сорауларга дөрес җавап табарлык энергия туплау өчен һәр көнне төшке аш вакытында 30 – 35 минут бассейнда йөзеп алырга кирәк, – диде ул, аның галстуксыз булуына игътибар итүемне чамалап. Тагын бер нәрсә күзгә чалынды: иркен залда уйнап, йә дивардагы рәсемнәрне карап йөргән дүрт малайның берсе дә, әтиләренә сарылып, безнең «эшкә» комачаулык итмәде. Күрәсең, зурлар сүзенә кысылмаска өйрәтелгәннәр. Әтиләре зур «начальник» кына түгел, җитди спортчы – триатлет та икән бит әле.
– Берничә ел рәттән республикада триатлон буенча «Тимермэн» ярышларында катнашам. Ул да ныклы әзерлек сорый. Шуңа күрә ял көннәрендә Әлфия белән малайларның йөгерүенә үзем дә кушылам, – диде Равил, «Татнефть»тә хезмәткәрләрнең спорт белән шөгыльләнүләренә җитди игътибар итүләренә басым ясап алгач.
Университет буенча группадашым Нур Әхмәдиевнең спорттан да, технарьлыктан да ерак торуын белгәнгә күрә, Равилнең нефтьче булып китү серен ачу теләгем бик көчле иде. Шуңа күпсүзле, җор телле әтисеннән аермалы буларак, кыска җөмләләр белән җитди телдә сөйләшүче әңгәмәдәшемнән:
–Әтиең – язучы һәм журналист, әниең – медик. Синең нефть институтын сайлавың замана шаукымымы, әллә берәрсе этәргеч бирдеме? – дип турыдан-туры сорамый кала алмадым. Моңа каршы:
–Мин, әти кебек үк, кызыксынучан шәхес бит, – диде ул, бу темага да җәелеп китмичә генә. – Әби-бабай янына Әсәйгә кайтып йөргәндә дә, Азнакайда яшәгәндә дә, Әлмәттә дә әйләнә-тирәбезне нефть куалаучы сиртмәләр  уратып алган иде. Мине кечкенәдән  аларның ничек эшләве кызыксындырды. Өлкәнрәк сыйныфларда җир астында нинди процесслар бара икән, нефть нәрсәдән ясала икән дип уйлый идем. Аттестат алганнан соң, әти белән әни, миңа киләчәк өчен бөтенләй башка юнәлеш күрсәтеп, Әсәйгә кайтып киттеләр. Алар берничә атнадан  авылдан әйләнеп килгәндә, мин инде ӘЛНИ студенты идем. Йә үз дигәнемне итү сыйфатым, йә математиканы  ярату, йә Аллаһ ярдәм иткәндер.
Бу буын балигълык яшенә кергән туксанынчы еллар уртасы, Татарстанның башка эре шәһәрләрендәге кебек үк, Әлмәттә дә яшьләрнең төркем-төркем бер-берсенә каршы тору чоры булды. Равилнең боксчыларныкы кебек кәкрәя төшкән борыны шул заман эзен сакласа да гаҗәп түгел. Ул үзе, мин 27 яшьтә генә акыл утырттым, дип сөйли. Аныңча акыл керү ул  – уңышка ирешү өчен бик тырышып һәм намус белән эшләү кирәклегенә төшенү дигән сүз. Шул хакыйкатьне аңлау зонасына кергәч, аның тормышында чын могҗиза булып ала.
Гашыйк булу
Равилнең «Әлмәтнефть» идарәсендә нефть  чыгару бүлегендә технолог булып эшләгән чагы. Бүлектә киңәшмә тәмамланып килгәндә, бүлмәгә бер кыз килеп керә. Безнең якларда сирәк очрый торган гүзәл! Нәфис йөз, зур зәңгәр күзләр, сызылып киткән кара кашлар, туры борын – француз, йә итальян кызы дип белерсең. Ир-атларның берсе дә чыгып китәргә ашыкмый. Ә кыз  кыю гына үзенең Саратов-
та микробиолог булырга укуын һәм шушы идарәнең коррозиядән саклау буенча лабораториясендә практика үтәчәген әйтеп сала да үзен Әлфия дип таныштыра. Бүлмәдәгеләрнең арасында ничә өйләнмәгән егет булгандыр, әйтүе кыен, әмма берсенең йөрәгенә минуты-секунды белән мәхәббәт угы килеп кадала. Равил сөйли:
–Ничек тә булса Әлфия белән очрашу турында хыялланып йөри башладым. Уйлый торгач, лаборатория җитәкчесенә шалтыратырга булдым. Әлфия Хәсәншинаны отчётлар белән безнең бүлеккә җибәр әле, дим. Аянычка, ул килгәндә, мин промыселга чыгып киткән булганмын.
Әлфия:
–Технологның ике-өч көн идарәдә утырып эшләрсең дип җибәргән эшен бер көн эчендә тәмамладым да кире кайтып киттем.
Равил:
–Минем өчен бик көенечле хәл  булды ул. Сәбәп табып, үземә цехка барырга туры килде. Шулай танышып, яңадан бер күрешүдән соң, Яңа елны бергә каршы алдык та Әлфия, укуын дәвам итәргә дип, Саратовка китеп барды. Шулвакыт эчендә минем карар өлгергән иде инде – өйләнәм!
Әлфия:
–Яңа ел алдыннан Равилнең чакыруын кабул итәргәме-юкмы дип икеләнгәндә, әни киңәш бирде: «Зыялы гаилә баласы бит. Аны да, үзеңне дә сынап кара». Әти-әни минем, апам кебек,  рус егетенә кияүгә чыгып, Саратовта калмавымны кайгырталар иде, билгеле.
 Равил беренче күрешүдәгедән дә кызыклырак булып чыкты. Фикерләве киң. Көн саен диярлек телефоннан шалтыратып, яратуын белдереп тора. Җитмәсә, бик тәвәккәл дә иде ул: шул ук елның 14 февралендә кияүгә чыгарга тәкъдим ясады. Гашыйклар көнендә! Мин кинәт кенә ризалык бирмәдем, билгеле. Өченче курста гына укыйм бит әле. Ул минем институтта укуымны дәвам итүгә дә риза иде.

Килен каенана туфрагыннан
Ә  бу вакытта Әхмәдиевләр өендә нәни генә бәрелеш булып ала. Улының читтән кайткан кызга өйләнергә теләвен белгәч, Равилнең әнисе Венера улына болай ди: «Үзебезнең як кызына өйләнерсең дип көткән идек. Нәрсә дисәң дә гадәтләр, йолалар, менталитет бер булса, бергә яшәү җайлырак.Татарча да белми, дисең бит». – «Әни, – ди улы аның бу сүзләренә каршы. – Үз тарихларыгызны искә төшер».
Чынлап та, Равил белән Әлфия дә  алар – Нур белән Венера язмышын кабатлый түгелме соң!  Моннан кырык биш еллап элек булды ул хәлләр. Курган өлкәсе кызы медицина училищесы студенткасы Венера каникулга туган авылы  Кызылбайга кайткан иде. Әнисенең ишек төбенә үк кишер чәчеп куйганын ошатмыйча, аның урынына чәчәк түтәле ясарга әзерләнеп йөри. Шулвакыт капка төпләреннән фольклор экспедициясенә килгән Казан студентлары үтеп бара икән. Яшь кызны күреп, туктап калдылар  да җитәкчеләре үзен: «Мөхәммәт абыең булам. Мәһдиев», – дип таныштырды. Янындагы егетләр дә исемнәрен әйттеләр: Нур һәм Илдус. Нур дигәне шаян телле генә түгел, кыюрак та булып чыкты. Иптәшләреннән аерылып, Венерага түтәл ясап бирде.Берьюлы бу якларның тарихы турында да сораштырырга онытмады. Төмәннән кырык сигез чакрымда гына утырган авылның элекке заманнардагы атамасы Тагыл булган, Тагыл атлары тарихка кергән. Алардан өч чакрымдагы Эчкелне Себер татарлары авылы дип йөртсәләр, тагыллылар үзләрен төп татар саный. Тик алар өчен тел генә түгел,  иңе-буе чакрымнарга сузылган күлләр дә уртак.  Менә шул күлләрнең берсенә су коенырга чакырды аны Нур. Кая ул, кыргый Венера чит егет белән күл буенда йөриме соң! «Кызым, әйдә, мин дә сезнең белән барам», – дип, әнисе үзе аларны күлгә алып китте. Мөгаен,  ана кызының Татарстаннан килгән итагатьле татар егете белән танышуына күңеленнән шат булгандыр.
Кыз белән егет өч кич очрашып йөрделәр. Башта клубка чыгалар. Нур гармунда уйный, Венера бии.  Аннан таң аттырганчы бер-берсенә шигырь укыйлар. Венера русча – Белла Әхмәдуллинаны, Анна Ахматованы, Нур татарның күренекле  шагыйрьләренеке арасына үзенекен кыстырып җибәрә. Өч төнлек гашыйклык  өч елга сузылган дуслык белән алышынды. Башкорт авылларында корчаңгы белән көрәшеп йөргән фельдшер кыз белән гыйлем диварын кимерүче студент арасында хатлар йөреп торды. Тик Азнакай районының Әсәй авылына килен булып килгәч, Курган кызын, каената-каенанадан бигрәк, каенсеңелләре турында, кочак җәеп каршы алдылар, дип әйтә алмый ул. Юк, Венера яшьләрнең теләгенә каршы төшмәячәк. Нечкә күңелле Нуры да инде утызны куып килүче улының башлы-күзле буласына сөенеп туя алмый. Булачак кода-кодагыйлар да  –үзләренә тиң зыялы затлар.
Энә кайда – җеп шунда
Азнакайда тормышны көйләп кенә җибәргәч, Нур Әхмәдиевкә Татарстан Язучылар берлегеннән Әлмәт бүлекчәсен җитәкләргә тәкъдим килә. Дүрт кыз арасында бер малай булып үскәнгә, әти-әнине картлыкта тәрбияләү минем өстә, дип туган ягына кайтып төпләнгән Нур кинәт кенә әлеге тәкъдимгә ризалыгын биреп куя. Өлкә газета-журналларында шигырьләре басылып, китап  чыгарырга өлгергән яшь шагыйрьнең язучылар арасында булу теләге өскә калка. Холкы нык булса да, Венера, корылган тормышны җимерәсең, дип, язу белән җенләнгән иренең теләгенә каршы төшми.
 Ни әйтсәң дә, килен каенана туфрагыннан, диюләре дөрестер. «Татнефть»тә ире Равилне Әлмәттән алтмыш чакрымдагы «Норлатнефть»кә баш инженер итеп билгеләү карары чыккач, вакытлыча булса да Әлмәттә калып тору уе Әлфиянең  дә башына килми. Энә кайда – җеп шунда. Юкса әлегә хатынның биредә бала тәрбияләүдә арка терәге булган әти-әнисе бар. Ир көне-төне эштә булганда үсеп килүче ике малай янына көтмәгәндә килеп кушылган игезәкләрне ничек бер үзең карап бетермәк кирәк!
–Без өченчегә кыз алып кайтырбыз, дип планлаштырган идек, – дип сөйли ачык күңелле Әлфия. – УЗИда ике йөрәк тибүен белгәч, моңа шатланырга да, кайгырырга да белмәдем. Ике күздән яшь коела. Равилнең эшенә шалтыратам: «Нишләдең син! Анда игезәкләр күренә...»  Ә ул: «Ник борчыласың, ике кыз үстерербез», – ди. Кыз көткәнгә Аллаһ ике малай бирде.
Хәзер инде алар ул чактагы авырлыкларны бердәм һәм сабыр гына уздырып җибәргәнгә куанып бетә алмыйлар. Дүрт малайның дүртесе– дүрт холыкта. Ун яшьтә, әти-әни кайгыртуыннан аерылып, Суворов училищесына барып кергән Шамилләре зурларча фикер йөртүчән, җитди. Мурат – арада бер сабыры. Игезәкләр сыңары Тимур – тиктормас, шук; икенче сыңар Эмин –
 шаянлык вулканы. Бер сүз белән әйткәндә, олы мәхәббәттән туган балалар. Юкка гына кырыкны ваклаган Равил: «Мәхәббәт бар ул. Чын булса, ул еллар узу белән дә сүнми, сүрелми», – дип расламый да, һәрдаим гашыйклар күзе белән Әлфиясенә бакмый торгандыр.
Мәхәббәт дигән олы хис сүнмәсен өчен, учакка утын ыргыткалап торырга кирәк, диләр.  Әхмәдиевләр ялкынны ничек  үрләтеп тора соң? Равил сөйли:
–Тәүге тапкыр, бергәләп, Мисырда ял иттек. Комда кызынып яту миңа да, Әлфиягә дә бик ошамады. Икенче тапкырында Европаның Прага, Будапешт, Вена кебек эре шәһәрләрен йөреп чыгуны, Интернеттан карап, Әлфия үзе оештырды. Инде шул рәвешле утызлап илне күрдек, дип әйтә алам. Дөрес, балаларның барысын берь-
юлы ала алмыйбыз, чөнки мавыгулары төрле. Шамилгә музейларга йөрү ошаса, Муратка спорт белән бәйле ял кирәк. Игезәкләрнең икесен бергә алсаң, ялыңның өстен аска китерәчәкләр. Шуңа күрә алар чиратка куела. Мондый актив ял Әлфия белән миңа гына түгел, малайларга да ошый. Бергәләп күп кызыклы мәгълүмат туп-
лыйбыз. Сәяхәт  – безнең гаиләне берләштерү, бер-беребезне якынайтуда, спорттан тыш, тагын бер ысул.
Әлфия сөйли:
–Безнең фикерләрдә беркайчан да каршылык туганы юк. Барысын бергә хәл итәбез. Әйтик, Норлатка күчкәч, Шамил үзенә дуслар таба алмауны бик авыр кичерде. Кире Әлмәткә кайтарып җибәреп булмый бит. Әтисе белән киңәшләшеп, Суворов училищесын тәкъдим итеп карарга булдык. Бу турыда малайның үзенә әйткәч, шунда ук күнмәде. Бала гына бит әле ул чакта, нибары ун яшь. Училище тормышы турында материаллар табып, өстәленә куя идем. Ул әкренләп шунда уку турында хыяллана башлады. Олимпиадаларда җиңүләре турында күп таныклыклары бар иде. Тоткарлыксыз керде. Хәзер взвод командирының ярдәмчесе. Безнеңчә, староста була инде.
Сүз җаеннан әйтим әле, безнең өйдә компьютер юк. Ноутбук, телефон балаларга бирелми. Беренче сенсорлы телефонны Шамилгә пандемия чорында ял көнендә куллану өчен генә сатып алып бирдек. Ул китаптан аерылмый. Бигрәк тә Форд, Карнеги кебек, тормышта  зур уңышларга ирешкән шәхесләр турында укырга ярата. Барыбыз да китапка битараф булмаганга күрә, безнең өйдә фикер алышу, тәрбия өчен тема җитәрлек.
Бөтен вакыйга – планшетта
Ә шулай да ир кеше өчен нәрсә әһәмиятлерәк икән: гаиләне сөюме, әллә һөнәреңә гашыйклык, эшең белән горурланумы? Равил Әхмәдиев бүгенге хезмәте турында ялкынланмыйча, әмма төптән уйлап сөйли:
–Халык нефть бетсә, Татарстан ничек яшәр дип көяләнә. Бетми ул. Компаниянең элеккеге баш геологы әйткәнчә, аны моңа кадәр булган урыннан эзләргә кирәк. Ромашкино, Самотлор кебек гигант нефть ятмалары берничә  йөз елга бер генә табылырга мөмкин, –ди ул. – Без исә өстәмә разведка үткәрү, моңа кадәр туктатылып торган скважиналарны эшләтеп җибәрү һәм эшләп торганнарының нәтиҗәлелеген күтәрү хисабына элекке данны тотарга тырышабыз.
Моның өчен «Татнефть» идарә итү системасында глобаль үзгәртеп кору уздыра. Хәзер тугыз нефть идарәсе бары тик җир маен өскә күтәрү белән генә шөгыльләнәчәк. Ә геология, яңа технологияләр кертү, автоматлаштыру кебек юнәлешләр үзәкләштерелеп, баш идарә, ягъни «Татнефть»кә күчерелә.
–Кыскартулар булыр дип борчылырга кирәкми. Операторлар, мастерлар үз эшләрен башкара. Арадашчы буыннар гына юкка чыга, – дип төшендерә Равил Нурович үзгәртеп коруның асылын. – Һәркемнең эшен урынга барып, күзәтеп йөрү кирәкми. Бөтен вакыйгалар планшетта чагылачык. Бу исә – эш процессы тулаем үтә күренмәлегә әйләнә дигән сүз. Компаниянең топ-менеджерлар командасы алып бара торган цифрлаштыру  сәясәте менә шундый нәтиҗәгә китерә. Бу безгә сыйфаты начарланган җир маен табу һәм эшкәртүнең үз кыйммәтен кинәт күтәрмичә һәм нефть чыгаруны кисәк төшермичә, ОПЭК биргән квота эчендә эшләп тору мөмкинлеге бирә. Ул исә елына 30 миллион тонна тирәсе чимал чыгару дигәнне аңлата.Соңгы берничә дистә елда шул биеклектән төшкәнебез юк.
 Сынау
Уңышлы гаиләләрнең яшәеше бары шатлыклардан гына тора, дип уйласак ялгышырбыз. Аяз көнне яшен суккан кебек, Әхмәдиевләрнең җай гына барган тормышына да моңа кадәр истә-оста булмаган чир килеп керә. Әтиләре Нурга Паркинсон авыруы диагнозы куела. Мидәге нейроннар һәлакәте бу авыруга юлыгучыларны кул-
аяк, баш, гәүдә  хәрәкәтләрен көйләүдән мәхрүм итә. Әхмәдиевләр, барысы бер булып, ил башлыклары Мао Цзэдун, Ясир Арафат, рәссам Сальвадор Дали, боксчы Мөхәммәт Али һәм башка бик күп шәхесләрне аямаган шул чир  белән көрәшкә ташлана. Әниләре Венера, җаваплы эшләрен ташлап, бөтен вакытын ирен тәрбия-
ләүгә багышлый. Улы  Равил Австрия, Германия кебек Европа илләреннән кыйммәтле дарулар кайтартып тора, күңеле күтәрелсен, дип үз акчасына әтисенең чираттагы китабын – «Алтын куллы кырмыска»ны  бастыртып чыгара. Бу вакытка неврология авырулары буенча диссертация яклап, медицина фәннәре кандидаты дәрәҗәсе алган кызлары Ләйлә, белгеч буларак, Паркинсон авыруын өйрәнергә тотына. Докторлык диссертациясенә җитәрлек материал туплаганнан соң, кызы әтисенә әйтә: «Әгәр бу авырудан котылу мөмкин булса, аны җиңгән беренче кеше син булачаксың, әти !» Унбиш елга сузылган аяусыз каршылык авыру язучының әҗәле белән тәмамланса да, моны җиңелү дип әйтеп булмый. Ул сынау  Әхмәдиевләр нәселен тагын да ныграк берләштерә.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ