Логотип Магариф уку
Цитата:

Бер китап – йөздән артык автор

Казан шәһәрендә «Үз җиремдә үз телем» дип исемләнгән китапны тәкъдир итү кичәсе үтте. Чарада проектны оештыручылар һәм анда катнашкан авторлар җыелган иде.Тәкъдир итү кичәсен алып баручы Илдар Кыямов,...

Казан шәһәрендә «Үз җиремдә үз телем» дип исемләнгән китапны тәкъдир итү кичәсе үтте. Чарада проектны оештыручылар һәм анда катнашкан авторлар җыелган иде.
Тәкъдир итү кичәсен алып баручы Илдар Кыямов, бу җыентык – үз милләте язмышына битараф булмаган һәр кеше өчен төп кулланма булырлык, анда милли кыйбла, рухи мәсләгебез турында саллы, эшлекле, нәтиҗәле фикерләр бар, дип белдерде. Чынбарлыкта бу китап октябрь аенда узачак халык санын алу алдыннан татар халкына игелекле киңәш, хәерле сүз буларак нәшер ителгән.
Проектның оештыручылары һәм нәширләре – шаярып әйткәндә, ике Рөстәм, бер Рәшит; төгәлрәк итеп әйткәндә, «Аксу» студиясе һәм «Халкыбыз мирасы» нәшрияты җитәкчесе, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, автор-башкаручы Рөстәм Сәрвәров, Мәскәү татарлары штабы башлыгы Рөстәм Ямалиев, журналист, җәмәгать эшлеклесе Рәшит Минһаҗ. Кичәне башлап, алар проектта катнашкан авторларга рәхмәтләрен белдерделәр.

«Бу китап – юл күрсәткеч, юл картасы, төрле буын вәкилләре өчен барлык сорауларга да җавап. Аның халык санын алу алдыннан чыгуы бик урынлы. Шуны әйтә алам: бу китапны укыганнан соң, һәркемнең моңарчы булган фикерләре тамырдан үзгәрәчәк», – дип чыгыш ясады Рөстәм Җамалиев.
Кереш сүзне дәвам иттереп, Рәшит Минһаҗ: «Саный башласаң, безнең бөекләр бик күп. Әлеге басмага аларның бөтенесен дә кертеп бетерү һич мөмкин түгел. Ләкин камиллекнең чиге юк. Китапны укып чыккач, тәкъдимнәрегез, дәгъваларыгыз булса, безгә языгыз, шалтыратыгыз, без һәр тәнкыйтьне тыңларга һәм кабул итәргә әзер», – дип сөйләде.
«Басманың тагын аудио һәм видео вариантларын эшләргә ниятлибез. Мондый очракта китапны бернинди чикләр дә тотып тора алмаячак, ул бөтен дөньяга таралачак һәм һәрбер татарның өенә һәм йөрәгенә үтеп керәчәк», – дип өстәде Рөстәм Сәрвәров.

«Үз җиремдә үз телем» дип исемләнгән яңа басма йөздән артык татар зыялылары, җәмәгать эшлеклеләре, язучылар, артистлар, журналистлар, галимнәр, укытучылар, дин әһелләре, табибларның публицистик язмалары, шигырьләре һәм мәкаләләреннән тора. Шуларның кайберләре:
«Телне саклап калуга безнең һәркайсыбыз үзенең тиңсез өлешен кертә ала, чөнки, әйтик, гаиләдә үзара татарча сөйләшергә, балаларыбызга туган телне ана сөте белән сеңдерергә һичнәрсә һәм һичкем комачау итә алмый, моның өчен ниндидер өстәмә чыгымнар яки рәсми карарлар кирәкми. Ата-аналардан башлап, балалар, яшьләр, җәмәгать эшлеклеләре, дәүләт җитәкчеләре һ.б. – һәркем үз урынында татарча мөмкин кадәр күбрәк сөйләшә, аралаша ала». (Минтимер Шәймиев)
«Татар кешесе! Уяу бул! Кайбер милләтләрне үз куллары белән юк итү сәясәте әле һаман да бетмәгән. Тарихтагы ялгышлар кабатлана күрмәсен. Хөсетлек, көнчелек, вак мәнфәгатьләрдән өстен торыйк. Бер-беребезгә игътибарлы һәм ярдәмчел булыйк. Бергә булыйк, бердәм булыйк!» (Туфан Миңнуллин)
Сарыкларны санаганда,
Төгәл килеп чыгучан.
Халыкларны санаганда,
Хәлләр килеп чыгучан! (Равил Фәйзуллин)
Шушы авторларның күбесе, китапны тәкъдир итү кичәсендә катнашып, татар халкы, теле һәм мәдәнияте язмышы турындагы фикерләре белән уртаклашты.
Оештыручылар сүзләренә караганда, киләчәктә китапның икенче өлеше чыгу ихтималы да бар. Әлегә кичәдә катнашучылар, китап таратылып, халык фикерен белгәч, көзгә тагын бер фикер алышу өчен җыелабыз, дип таралыштылар.
Диләрә БАТРШИНА

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ