Интернеттан ничек якларга?
Хәзерге буын балаларының тормышында төрле цифрлы җайланмалар һәм Интернет челтәре инде тумыштан кертелеп барыла. Дәүләт дәрәҗәсендә төрле хокукый карарлар, ата-аналарның тәрбияви үзаңнары бердәйлегендә балаларны Интернеттагы зарарлы мәгълүматтан саклау чараларын күрергә була һәм кирәк тә.
Яшь чикләве
Балаларны зарарлы мәгълүматлардан саклау федераль законнар ярдәмендә башкарыла, ул эчтәлекне яшь категорияләре буенча классификацияли һәм ата-ана контроле чараларын (җайланмаларны көйләү, сайтларны блоклау) һәм ата-аналарның җаваплы тәртибен үз эченә ала. Бу ысулны хуплаган Балалар хокуклары конвенциясе кебек халыкара нормалар да бар.
«Сәламәтлегенә һәм үсешенә зыян китерә торган мәгълүматтан балаларны саклау турында» (29.12.2010 N436-ФЗ) Федераль канунның төп хокукый яклавы булып торган нигез: барлык мәгълүмат продуктлары (шул исәптән Интернетта урнаштырылганнары) яшь маркировкасыннан үтәргә тиеш. Билгеле бер яшьтәге балалар арасында аларның сәламәтлегенә һәм үсешенә зыян китерә торган эчтәлек тарату тыела.
Законның принциплары балаларны барлык проблемалардан саклау максатын куймый, ләкин психик сәламәтлеккә зыян китерми торган яшь чикләре формасында мәгълүмат җиткерергә өнди.
Контентның туры килү һәм килмәвен педагогика, балалар психологиясе, физиология һәм психиатрия белгечләре бәяләве аша билгелиләр.
Ата-ана-контроле
1. Җайланмаларны урнаштыру. Компьютерларны һәм башка электрон җайланмаларны өлкәннәр контролендә булган урыннарда саклагыз.
2. Аралашу. Балалар белән Интернетта күргәннәре турында сөйләшегез, аларга яхшы һәм начар мәгълүмат арасындагы аерманы аңларга ярдәм итегез.
3. Программаны урнаштыру. Чикләүләрне яхшырак көйләү өчен ата-ана контроле программаларын кулланыгыз. Уеннарны, кушымталарны һәм битләрне балалар кулланыр алдыннан алдан тикшерергә киңәш ителә.
4. Мисал китерегез. Балаларга Интернетны ничек җаваплы кулланырга икәнен күрсәтегез.
18 яшькә кадәр балаларга Интернетта нәрсә эшләргә ярамый:
- Шәхси мәгълүматларны (телефоннар, почталар, адреслар һ.б.) урнаштырырга.
- Геометкалар кую (аеруча йорт, мәктәп һ.б. янында) һәм кайда булуыгызны гел сөйләү.
- Олылар өчен булган эчтәлектәге контентны карарга ярамый (чөнки баланың психологик үсеше әле мондый мәгълүматны дөрес аңлап үзләштерергә әзер түгел).
Биш төрле мәгълүмат
Яшь категорияләре буенча мәгълүмат продуктларының биш төре бар. Алар теле- һәм радиоканаллар, аудиовизуаль сервислар, онлайн кинотеатрлар, басма матбугат (иҗтимагый-сәяси басмалардан кала), интернет-массакүләм мәгълүмат чаралары, сайтлар, программа тәэминаты, уеннарда кулланыла.
0+ Барлык яшьләр өчен тулысынча куркынычсыз контент, зарарлы мәгълүматсыз.
6+ Җиңел куркыныч мизгелле эпизодлар (бәхетсезлек очраклары, авырулар, җәмгыятькә каршы гамәлләр) рөхсәт ителә, ләкин натуралистик сурәтсез.
12+ Рәхимсезлек эпизодлары (нәтиҗәләрне натуралистик күрсәтмичә), спиртлы эчемлекләр, тәмәке, наркотиклар (пропагандасыз), шулай ук интим мөнәсәбәтләрнең натуралистик булмаган сурәтләре булырга мөмкин.
16+ Көч куллану, афәтләр, наркомания тасвирланган, ләкин натуралистик күренешләр һәм пропаганда булмаган җитди эчтәлек.
18+ Балалар өчен тыелган мәгълүмат тупаслык, көч куллану, наркотиклар күрсәтү, үсешкә зыян китерә торган норматив булмаган сүзләрне үз эченә ала.
Баланы телефонга бүләк итмәгез!
Интернеттагы балаларга карата берничә җинаять ысулын һәм саклану чараларын билгеләп үтик.
Киберҗинаятьчелек. Бу термин шәхси мәгълүматны урлаудан алып балигъ булмаганнарны наркотиклар сәүдәсенә җәлеп итүгә кадәр закон бозуларның киң спектрын аңлата. Шундый ялгыш адымнарга кереп китүне булдырмау өчен гаиләдә даими сөйләшү алып бару зарур. Чит кешеләр белән урамда гына түгел, хәтта Интернетта да балаларга аралашмаска кирәклеген аңлатырга, олы кешеләрнең ярдәм сорап балаларга мөрәҗәгать итмәвен искәртергә кирәк.
Ничек сакланырга?Антивирус урнаштырыгыз. Ул бала очраклы рәвештә компьютерга кертә ала торган шикле программаларны блоклаячак. Аларны хакерлар еш кына шәхси мәгълүматларга керү өчен куллана. Моннан тыш, антивирус баланың мошенникка ерактан идарә итәргә мөмкинлек бирүче шикле сылтама буенча күчү турында кисәтәчәк.
Кибербуллинг. Монысы – тагын бер замана афәте. Әгәр бала Интернетта аралашканнан соң агрессив, ачулы, борчылган яки кыерсытылган булса, бу эзәрлекләү яки конфликтлар билгесе булырга мөмкин. Бәлки сабыйга психологик басым, җәберләү яки Интернетта куркытулар булгандыр.
Ничек сакланырга? Бала белән бу хәл турында сөйләшегез һәм сез һәрвакыт аның яклы икәнлегегезне әйтегез. Нәрсә булганын, күңелсез аралашуда кемнең катнашуын һәм бу кешеләрнең реаль тормышта үзләрен ничек тотуларын ачыклагыз.
Интернетта агрессорларга каршы көрәшнең иң яхшы ысулы – санга сукмау, игътибар итмәү. Балага аларны «кара исемлеккә» кертергә булышыгыз. Әгәр дә эзәрлекләүдә мәктәп укучылары катнашса, бу хакта укытучыга һәм мәктәп психологына хәбәр итәргә кирәк. Әгәр дә хәл җитдирәк төсмер ала башласа, барлык дәлилләрне (скриншот, фото) җыеп, хокук саклау органнарына мөрәҗәгать итегез.
Әлбәттә, буллинг темасы бик четерекле. Буллинг кемнедер эзәрлекләү өчен генә барлыкка килми, ә якында гына басып торсагыз да, лайк куйсагыз да, сез буллингта катнашасыз, дигән фикерен белгертә бер интервьюда билгеле актриса Наталия Орейро. Ни өчен аның сүзләрен мисал итеп китерәм, чөнки ул үзенең улын тәрбияләүдә хәтта телефонны да бары тик 14 яшеннән генә кулына бирүен һәм күбрәк иҗат һәм талантын үстерүгә юнәлткәнен әйтә: «Балагызга телефон биргәндә, балагызны телефонга бүләк итәсез», – ди ул.
Татьяна Черниговская, Санкт-Петербург дәүләт университеты профессоры, баш мие фәннәре өлкәсендә галим һәм югары белемнең атказанган эшлеклесе, фән докторы:
«Ата-ана үз баласы өчен иң яхшы нәрсә бирә ала: аңа табигатьтән бирелгән сәләтләрне тормышка ашырырга булышу. Баланың нәрсә эшләргә яратуын игътибар белән күзәтегез. Төрле түгәрәкләр тәкъдим итегез, ул күп нәрсәне сынап карасын, ләкин бернәрсә дә таләп итмәгез. Балалар – иң кызыксынучан җаннар. Алар өчен бу дөньяда барысы да яңа. Бу сыйфатын баланы берәр эшкә җәлеп итү өчен кулланыгыз».
В.А.Сухомлинский, атаклы совет педагогы:
«Әгәр бәхетле картлык күрәсегез килсә, акыллы, тәрбияле балалар үстерегез».
Риза Фәхреддин, татар мәгърифәтчесе:
«Бала чакта алган тәрбияне соңыннан бөтен дөнья халкы да үзгәртә алмас».
Айгөл ГӨСЕЙНОВА,
КФУның телевизион тапшыруларны җитештерү һәм цифрлы коммуникацияләр кафедрасы доценты, филология фәннәре кандидаты





Комментарийлар