Логотип Магариф уку
Цитата:

Без һәрнәрсә өчен җаваплы

Дания ХАЛИКОВА, Әтнә районы Иске Өҗем төп мәктәбенең югары квалификация категорияле башлангыч сыйныфлар укытучысы  Рәмзия ШӘРИФҖАНОВА, Әтнә районы Иске Өҗем төп мәктәбенең I квалиф...

Дания ХАЛИКОВА,
Әтнә районы Иске Өҗем төп
 мәктәбенең югары квалификация категорияле
 башлангыч сыйныфлар укытучысы
 Рәмзия ШӘРИФҖАНОВА,
Әтнә районы Иске Өҗем төп мәктәбенең
 I квалификация категорияле башлангыч сыйныфлар укытучысы
 Экологик квест барышы
Алып баручы. Хәерле көн, укучылар! Шушы көннәрдә безгә бер сәер хат килде. Андагы бары ике генә сүзне укып була: «Ярдәм итегез!». Калган сүзләр бозылган. Кире адресы да юк. Аптырадык: кемгә, ничек ярдәм итәргә? Шул ук конвертта бер шифр һәм биремнәр дә бар. Димәк, җавапны үзебезгә эзләргә туры килә. Сез бу уенга катнашырга телисезме?
Укучылар. Без әзер!
Алып баручы. Алай булгач, уенның тәртибе белән таныштырып китәм. Бүгенге уенда 4 кешелек команда катнаша. Калганнар алар өчен җан ата.  Уен өч этаптан торачак. 1 нче этапта, 6 биремне үтәп, ачкычлар алырга кирәк булачак. Биремнәрнең барысы да табигать, кошлар, хайваннар дөньясы белән бәйләнгән. Шулай ук зирәклек, тапкырлык, тизлек тә кирәк. Чөнки һәр бирем билгеле вакыт эчендә үтәлергә тиеш. Билгеләнгән вакытта биремне үти алмасагыз, ачкычны битлек артына яшеренгән Акыл иясе үзенә ала, һәм шифр да тулысынча ачылмый дигән сүз.
2 нче этапта җитмәгән ачкычларны алу өчен безгә Акыл иясе белән уйнарга кирәк булачак. Ул сезгә үз биремнәрен, уеннарын тәкъдим итәчәк. Аны җиңә алсагыз, ачкычлы булачаксыз.
3 нче этапта ачкычлар ярдәмендә шушы серле сандыкка (сандык күрсәтелә) яшеренгән сүзләрне табарга һәм шул сүзләрдән җөмлә төзергә кирәк булачак. Уен ахырында без кемнәрнең бездән ярдәм көткәнен һәм нәрсә әйтергә теләгәннәрен белергә тиеш. Сез әзерме?
1 нче этапны башлыйбыз.
1 нче бирем – «Лабиринт» уены
Ике минут эчендә Куянга, Бүре белән Төлкегә эләкми генә, урман җәнлекләре янына барып җитәргә булышырга кирәк. Барып җитсәгез, Бүре белән Төлкенең кемне әсирлектә тотканын беләчәксез. Лабиринт тактасын дүртегез дүрт почмагыннан тотып, шарны йөртеп барасыз, шарга кул белән тияргә ярамый. Башладык.
 (Укучыларның хайваннар турындагы белемнәрен арттыру максатыннан, һәр бирем ахырында табылган хайван турында кыскача сөйләп үтәргә мөмкин. Хайваннар турындагы чыгышларны җанатарлар әзерли.)
Жираф – җир йөзендәге хайваннарның иң биеге. Аның биеклеге 6 м га җитә һәм шуның яртысы муенына туры килә. Озын муены очына кечкенәрәк кенә баш урнашкан. Анда ике мөгез бар, мөгезнең өсте тире белән капланган. Жирафның казык тешләре дә, тырнаклары да юк. Алгы аяклары арткыларыннан озынрак. Койрыгы 1 м тирәсе. Жираф үзе – кара-көрән таплар төшкән сары төстәге хайван. Йоны ефәк кебек нәфис, аякларында ак һәм кара сызыклары бар. Жирафлар Африкада яши. Озын муеннары бик биектә урнашкан агач яфракларын ашарга, озын аяклары ерткычлардан качарга ярдәм итә. Буе биек булганлыктан, жираф дошманын да ерактан ук күреп ала, ә тән төсе агачлар арасында качып калырга ярдәм итә. Су эчкәндә, жираф аякларын җәеп баса да озын муенын әкрен генә аска таба бөгә. Жирафлар төркемнәргә берләшеп яши. Төркем эчендә 1 ата жираф һәм балалары белән берничә ана жираф булырга мөмкин. Әлеге хайванның куркыныч дошманы – юлбарыс.)
Алып баручы. 2 нче бирем «Сурәтләү буенча җәнлекне таны» дип  атала. Хәзер мин сезгә текст укыйм, ә сез сүзнең нинди хайван турында барганын белергә тиешсез. Игътибар белән тыңлагыз. Җавапны табу өчен 2 минут вакыт бирелә.
«Алар начар күрәләр, әмма яхшы ишетәләр. Бары тик төнлә генә очалар. Ә көндзләрен исә агач куышларында, караңгы урыннарда, бөркәнчек ябынган сыман, канатларына төренеп, йөзтүбән асылынып торалар. Төнлә генә оча торган күбәләк, корткыч бөҗәкләрне, агач ботакларындагы кортларны аулыйлар. Ә кышын 7 – 8 ай йоклыйлар. Аларның күзләре бик начар күрә. Кортларны алар ишетү буенча табалар. Очып йөргәндә дә алар яхшы ишетүләре аркасында бәрелмичә очалар».
Җавап: ярканат.
Алып баручы. 3 нче бирем «Филворд» дип аталыр. Анда сез 9 кош исемен табарга тиеш буласыз. Кошлар арасына бер артык сүз яшеренгән. Аны да табарга кирәк. Уен өчен  3 минут бирелә.
Җавап. Артык сүз – бегемот.
Бегемот. Борынгы римлылар Африкада Нил елгасында бик акрын кыймылдаучы симез бегемотны күргәч, аларны гиппопотам, ягъни «су аты» дип атаганнар. Бегемотның тиресе ялтыравыклы, шәрә һәм бик тиз кибә. Күзләре һәм борыннары башның өске өлешендә, кечкенә колаклары да баш түбәсендә, ә аяк бармагы араларында йөзәр өчен кечкенә ярылары бар.  Бегемотлар эссе көндә судан чыкмый. Берничә дистә бегемоттан торган көтүләр су чәчрәтәләр, пошкыралар, мышныйлар, кайвакыт үкерәләр. Бегемотның авызы бик зур, ә казык тешләре 70 см га җитә. Шуна алар кешеләргә генә түгел, көймәләргә дә ташланалар, көймәне йомырка кабыгы кебек сытып ташлыйлар. Бегемотлар суүсемнәр, ярдагы сусыл үсемлекләр белән туклана, кукуруз яраталар. Бегемотның авырлыгы 3 т дан артык. Аның балалары туганда ук 35 – 40 кг була. Кешеләр бегемотны ите, калын  тиресе, кыйммәтле казык тешләре өчен аулаганнар. Хәзер аларны Африкада гына һәм гадәттә тыюлыкларда гына очратырга була.
Алып баручы. 4 нче бирем түбәндәгедән гыйбарәт. Шушы күп рәсемнәр арасыннан урта полосада, ягъни безнең якларда яшәүче кыргый хайваннарны табып, уен кырына куярга кирәк. Хайван рәсемнәре артында хәрефләр язылган. Ул хәрефләрдән сүз төзергә кирәк. Бу уен өчен 5 минут вакыт каралган.
                                                  
Уен кыры                                               
Җавап. Рәсемнәр артындагы хәрефләрдән «маймыл» сүзе килеп чыга.
Маймыллар – югары төзелешле имезүче хайваннар. Маймыллар тән зурлыклары, тышкы күренешләре буенча күптөрле. Иң ваклары 10 – 12см, эреләре – 200 см кадәр. Очлыклары биш бармаклы, алар тотынып торырга җайлашкан. Агачтан-агачка, ботактан-ботакка җиңел генә сикерәләр. Күбесе агач башында яши. Баш миенең зур булуы белән аерылып торалар. Күзләре алга караган, яхшы күрәләр һәм ишетәләр. Климат җылы булган тропик һәм суптропик территорияләрдә көтү-көтү булып яшиләр. Африка, Азиянең көньягы, Американың тропикларында киң таралганнар. Көндез актив хәрәкәтләнәләр. Катнаш азык белән тукланалар. Маймыллар, озын куллары һәм кыскарак аяклары, ботакларны ансат эләктереп ала торган уч төпләре һәм аяк табаннары ярдәмендә агачтан агачка сикереп, урманда бик тиз йөриләр. Агачта алар үзләренә азык: җимешләр, яфраклар, яшь бөреләр, бөҗәкләр, кош йомыркалары табалар. Шунда ук ояга охшаган торак урыны төзиләр, шунда ук бала табалар һәм үстерәләр. Кайбер маймыллар, мәсәлән, павианнар, җирдә яшәүгә яхшы җайлашканнар. Ләкин андый маймыллар аз.
Алып баручы. 5 нче бирем – кроссвордта горизонталь шакмакларга «Н» хәрефенә беткән хайван исемнәрен язарга кирәк. Вертикаль шакмакларда яңа хайван исеме килеп чыгарга тиеш. Сезгә 8 минут вакыт бирелә.
Арысланерткыч имезүчеләрнең бер төре. Аны хайваннар патшасы дип йөртәләр. Ул ерткыч хайваннарның иң эресе, авырлыгы 280 кг га җитә. Үзе гадәттән тыш көчле. Аягы белән тибеп, буйволның умыртка баганасын сындыра ала. Арысланның гәүдәсе кыска йон белән капланган. Бары ата арысланнарның гына күкрәгендә һәм башында зур ялы бар. Тиресе бик нык. Арысланнар Африканың кайбер районнарында һәм Һиндстанда гына сакланып калган. Арысланнар гаиләләргә берләшеп яшиләр. Бер ата арыслан гаиләсендә берничә ана арыслан һәм яшь арысланнар яши. Кайбер карт арысланнар ялгыз да яшәргә мөмкин. Ана арыслан өч бала китерә. Алар бик кечкенә була: озынлыгы 30 см чамасы. Төсләре тимгелле, арыслан балалары соңыннан тоташ бер төскә керә. Төннәрен Африка саваннасында күк күкрәгәндәй үкергән тавышлар ишетелә. Кешеләр йокыларыннан уяна, утардагы кәҗәләр, сарыклар, бәйдәге атлар, дөяләр тынгысызлана, әрле-бирле йөренә башлый. Бөтенесен дер селкетеп, куркыныч үкерү тавышы тагын кабатлана. Арыслан качмый, корбанына яшеренеп ташланмый. Хәзер арысланнарны аулау тыела. Бары махсус рөхсәт белән генә зоопарклар өчен тотарга ярый. Алар тоткынлыкка шактый тиз күнегәләр һәм шул шартларда үрчем дә бирәләр.)
Алып баручы. Укучылар, вакытыгыз чыкты. Эшләп өлгермәдегез, ачкыч юк. Җитмәгән ачкычны алу өчен, сезгә «Акыл иясе» белән көч сынашырга кирәк булачак. Арагыздан бер кешене сайлап алыгыз. (Бу укучы «Акыл иясе» белән уен уйный. Уеннар түбәндәрәк тәкъдим ителә. Укучы җиңсә, ачкыч ала.)
Алып баручы. 6 нчы бирем – шифр ярдәмендә табышмакны укып, җавабын табу. Вакыты: 10 минут.
Көрән аю – Европа, Төньяк Азия һәм Төньяк Америкада яши торган ерткыч хайваннарның иң эресе. Аларны тигезлекләрдә дә, тауларда да, караңгы урманнарда да очратырга мөмкин. Көрән аюлар бөтен нәрсәне ашый. Күбрәк урмандагы җиләк, төрле үсемлек тамырлары белән тукланалар; кортлар, личинкаларны казып алалар; бака тоталар; бал яраталар.
Кышны аю өнендә йоклап уздыра. Февраль аенда балалары туа. Ярты кг гына булып туган балалар бик акрын үсә. Өненнән чыкканда, кечкенә эт зурлыгында булалар. Соңыннан 750 кг авырлыкка кадәр җитәләр. Урман кышкы йокыдан уянгач, аю беренче тапкыр балаларын караңгы өненнән якты дөньга алып чыга һәм аларны сак булырга, азык табарга өйрәтә. Көрән аю Татарстанның Кызыл китабына да кертелгән.
(Биремнәрне үти алмасалар, ачкыч бирелми. Соңыннан ул ачкычларны алу өчен Акыл иясенең биремнәрен үтәргә кирәк булачак.)
«Акыл иясе» белән уеннар 

  1. Рәсемле карточкалар белән эш. (Арткы яклары белән куелган рәсемле карточканы бер уенчы белән «Акыл иясе» чираттан алалар. Башта бер карточканы ала, аннан икенчесен әйләндереп карый. Карточкадагы рәсемнәр тәңгәл килсә, кырыйга алып куялар, туры килмәсә, ике карточка да кире үз урынына куела. Кем күбрәк парлы карточкалар җыя, шул җиңүче. Монда бик игътибарлы булырга кирәк. Уен соңгы карточкалар беткәнче дәвам итә.)

  2. Рамка ярдәмендә сүз уку. (Карточкага бер сүз «яшеренгән». «Тәрәзәле» рамка ярдәмендә шул сүзне укырга кирәк.)

  3. Логик бирем. (Үзе кечкенә, үзе бик тә филгә охшаган. Ул нәрсә?)


Алып баручы. Афәрин! Барлык биремнәрне дә үтәп, алты ачкычны да алдыгыз. Безнең шифрыбыз да ачылып бетте.



















1
 
 
23456
      

 
Алып баручы. Укучылар, бездән кемнәр ярдәм көтә икән?
Укучылар. Җәнлекләр.
Алып баручы. Бу җәнлекләрнең барысын бергә кайда очратырга мөмкин?
Укучылар. Зоопаркта.
Алып баручы. Алар безгә нәрсә дип әйтергә теләделәр икән? Аны белер өчен ачкычлар ярдәмендә серле сандыгыбызны ачарга кирәк. (Сандыкны ачып сүзләр алалар. Шул сүзләрдән җөмлә төзиләр.) Укучылар, нинди җөмлә килеп чыкты?
Укучылар. Без үзебезгә ияләштергән һәрнәрсә өчен җаваплы.
Алып баручы. Әйе, бу сүзләр Антуан де Сент-Экзюпириның «Нәни принц» әсәреннән алынган, һәм бик дөрес сүзләр. Нинди генә хайванны кулга ияләштерсәк тә, этме ул, песиме, читлектәге кошлармы, аквариумдагы балыклармы, зоопарктагы җәнлекләрме, без алар өчен җаваплы. Шул турыда онытмасак иде.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ