Логотип Магариф уку
Цитата:

Без – Сабантуйлы халык!

Сабантуй – халкыбызның милли традицияләрен саклый торган иң күркәм  бәйрәмебез ул. Өлкәннәр генә түгел, балалар да көтеп алалар аны. Авыл буйлап бирнә җыю үзе ни тора! Ленталар, чуклар белән бизә...

Сабантуй – халкыбызның милли традицияләрен саклый торган иң күркәм  бәйрәмебез ул. Өлкәннәр генә түгел, балалар да көтеп алалар аны. Авыл буйлап бирнә җыю үзе ни тора! Ленталар, чуклар белән бизәлгән атта утырып йөрү, гармунчыга кушылып җырлаулар... Бала вакыттагы андый күңел ачулар үскәч тә онытылмый, күңел түрендә саклана.
Сабантуйның ярышларында катнашу тагын да күркәмрәк. Әтнә районы Күлле Киме авылында нәкъ менә авылдагы һәм кунакка кайткан балалар өчен генә төрле чараларны эченә алган Сабантуй бәйрәме булды. Шигырь сөйләү, җыр, бию һәм музыка белән башланып киткән бәйрәм шакмак җыю, уч белән су ташу, капчык бәрешү, капчык киеп йөгерү кебек уеннар белән алышынды. Чүлмәк вату өчен барлык бала да теләк белдерде. Таяк тартышуда «иң көчле кечкенәләр» көч сынашты. Һәр уенда кызлар да, малайлар да бик актив булдылар. Җиңүчеләргә бүләкләр дә бар иде. Балалар рәхәтләнеп күңел ачтылар.
Бәйрәм фоторепортажы:
Гөлсинә ХӘКИМУЛЛИНА,

С.Хәким музее җитәкчесе

 


 
 


Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ