Без – сыпырлар, имеш 

Төмән өлкәсе Татар конгрессы рәисе Ринат Насыйровның чакыруы буенча Себер якларын әйләнеп кайттык әле. Өлкәннәр көне, укытучыларның һөнәри бәйрәме билгеләнеп үткән вакыт булгач, табигый, буш бармадык. Җырчыларыбыз Гөлдания Хәйруллина, Айдар Габдинов, Базарбай Бикчәнтәй белән бергә Себер татарларының үз талантлары – Хәсән Хучашев, Роберт Сабиров, Динара Әпсәләмова, Розалия Корманалиева, Фәрит Корманов та халык каршында чыгыш ясады. Язучы Рәдиф Сәгъди белән икебезгә сәхнә түреннән ерак тарихыбызга күз ташлап алу насыйп булды.

Чыгыш ясаган авылларның күбесе өлкәнең Яркәү, Түбән Тауды, Вагай, Тубыл, Уват, Төмән районнарының татар артистлары сирәк килә торган кечкенә яки катнаш салалары иде. Һәр төштә ихлас кул чабып, дәртле, шаян җырлар яңгыраганда биергә чыгып, рәхмәт әйтеп, озатып калдылар. Үтә ихлас, ачык йөзле, юмарт, кунакчыл кардәшләребез яши анда.

Табигый, илебездә җанисәп алу көннәре җитеп килгәнгә, уртак тамырларыбызны да барладык. Һәр чыгыш вакытында мин сүземне үзем туып үскән Мөслим районындагы Күбәк авылын искә алудан башладым. Чөнки әлеге дә баягы Вагай районында да Күбәк авылы бар. Ык елгасы белән Иртеш арасында – ике Күбәктә дә Күчем токымы дип йөртелүче милләттәшләребез гомер сөрә. Себер ханлыгының соңгы ханы Күчем булуын белмәгән татар сирәктер. Ике Күбәк арасында 1600 чакрым юл ята. Алтын Урда заманында халкыбыз өчен әллә ни ерак юл булмаган бу. Казан ханлыгы аякка басып килгәндә, Себер ханнарының Казан тәхетендә дә утырганнары  мәгълүм. Менә шуларны искәрттек, Себер авылларында гомер сөрүче милләттәшләребезнең дә моны аңлавын күрдек. Сәфәрне тәмамлап, кайтыр юлга кузгалгач кына бик үк күңелле булмаган, сәер хәбәргә тап булдык. Телефоннарыбызга Ватсаптан Динар Абукин дигән җирле  милләттәшебезнең концерт куеп йөрүче казанлыларны, ягъни безне  коткы таратуда, дошманлык уятуда гаепләгән, Себердә яшәүче милләттәшләребезне «мөстәкыйль сыпыр халкы» дип белдергән дәгъва-мөрәҗәгате килеп иреште. Агаебызның Россия, Татарстан хакимият органнарына юллаган хаты икән бу. 

– Әлеге әфәнде тарихны начар белә. Бабаларыбыз Бөек Болгар, Алтын Урда заманнарында ук бер казанда кайнаган. Әйе, ерак тарихта «сувар-савыр-сыпыр-сыбыр-шибер» дип йөртелгән төркемнәр булган. Яхшылап эзли башласаң, мондый кабилә-ырулар борынгы бабаларыбыз арасында да бар, угорларда да  булган. Әмма заманнар үтү белән әлеге кабилә-төркемнәр,  «эреп», зур халыклар эчендә калган, – дип белдерде бу уңайдан тарих фәннәре докторы, этнолог Дамир Исхаков.

Әле бит шунысы да бар: ерак гасырлар дәвамында Идел-Урал татарлары, кысылу-изелүләрдән качып, репрессияләргә тап булып, бәхет эзләп тә, Себергә күчеп утырган. Бу тарафлардагы ярты миллионнан артык татарның ике йөз меңләбе җирле халык дип исәпләнә бүген.

Болай җәнҗал чыгарырга тырышулар эзсез генә узмый. Узган җанисәп алуда 6 мең милләттәшебез үзләрен Себер татары дип яздырган. Әйе, үзенчәлегеңне сакларга, әмма уртак әдәби телебездән, югары мәдәниятебездән баш тартсак, XXII гасырда безне кем белер дә, кем санлашыр?!

Рәшит МИНҺАҖ
Рәүзә КАНГАЗИНА фотосы

 

Добавить комментарий

Ваш адрес email не будет опубликован.