Логотип Магариф уку
Цитата:

Бокс буенча Казан Кремле кубогы

25 сентябрь көнне Казан “Баскет-холл”ында бокс сөючеләр өчен зур бәйрәм көтелә. Бу хакта “Татмедиа”ның брифинглар залында журналистлар үзләре янына килгән бер төркем “сәер” кунаклардан – Татарстанның...

25 сентябрь көнне Казан “Баскет-холл”ында бокс сөючеләр өчен зур бәйрәм көтелә. Бу хакта “Татмедиа”ның брифинглар залында журналистлар үзләре янына килгән бер төркем “сәер” кунаклардан – Татарстанның спорт министры урынбасары Илдар Садриевтан, ТРның Бокс федерациясе президенты Сергей Игнатьев,  бокс буенча Казан Кремле кубогы промутеры Казбек Асламбәков һәм дөньяның танылган боксчылары, дөньяның   WBA international билбау версиясе буенча 28 яшьлек чемпионы Умар Саламов, Намибия боксчысы, Африканың кара тәнле, 37 яшьлек “Кара аждаһаны йөгәнләүче” кушаматлы чемпионы Викапита Мерородан иреште.
 Журналистлар  белән әңгәмәне беренче Татарстан спорт министры урынбасары Илдар Садриев  башлап җибәрде һәм боксның безнең республикада бик тә популяр булуына тукталды.  Үз авырлыкларында дөнья чемпионы титулларын яулаган Айрат Хаматов белән Фоат Гатинны  гына  искә төшерүе дә аның Татарстанда бокс белән шөгыльләнүчеләрнең тулы бер армиясе  булуына басым ясаган кебек яңгырады. Бу чыннан да шулай. Төштән соң  Казан мәктәпләренең спорт заллырына күз салсаң, моңа ышанмый хәлең дә юк, диде ул.
Илдар Садриевның сүзен Татарстан боксы президенты Сергей Игнатьев  ялгап китте.
– Яңа гасырдан аның кабат күтәрелеп китүе мәктәпләргә бокс тренерларының кайтуы сәбәпче булды, – диде ул. – Моны ун еллар элек 42 нче гомуми урта белем мәктәбе күтәреп чыккан иде. Татарстан Президенты аны хуплады.  Бу проектны Татарстан буенча җәелдерү дәвам итә. Хәзер инде хатын-кызлар арасында да боксчы чемпионнарыбыз бар хәтта. Европа чемпионы, Арча кызы Гөлүсә Галиева – шундыйларның берсе.  Гөлүсә 25 сентябрьдә “Баскет-холл”да 19 сәгатьтә “Казан Кремле кубогы”на  узачак бәйгедә дә катнаша. 50 кг авырлыкта чыгыш ясаучы көрәшчебез Оренбургтан Вилена Кузибаева белән көч сынашырга җыена. Гөлүсәнең тренеры– бокс буенча дөнья чемпионы Марат Галиев.
Боксны күпләр кешенең башын төюгә корылган көрәш төре дип тә уйлыйлардыр. Кем ничек уйлый. Йорт салуны карап торучылар да “болар нишлиләр  дип сорагач, төрлечә җавап биргән бит. Берсе: “Акча эшли,”– дигән. Икенчесе: “Балаларына яшәр өчен йорт сала,” – дип җавап биргән. Өченчесе: “Киләчәк буыннарга архитектура үрнәге калдыра,” – дип җаваплаган.
Аннары сүзне  WBA чемпионы, карап торышка көче ташып торган Омар Саламов салды. Журналистлар белән елмаеп кына сөйләшкән бу спортчы (аңа күз тимәсен) кәефе әйбәт булуын, бөтен авырлыкларга әзер торуын әйтеп узды. Ә аның көндәше Викапита Меророның, киресенчә, күңеле нишләптер төшенке иде. Ул инда, баксаң, дөнья буенча үткәрелгән өч очрашуда оттырган. Хәзер дә җиңелсә, аның бокс базарында бәясе бөтенләй төшәчәк.   Үзе ул бик җитди күренсә дә, каләм әһелләренә баш бармагын күрсәтеп, кәефенең шәп икәнлеген сиздерде.
Очрашуда  игътибарны җәлеп итәр кызыклы сүзләр күп булды. Әмма аның иң кызыгы 25 сентябрьдә “Баскет-холл” да, кичке сәгать башлана. Килегез, күрегез! Мин дә киләм.

Ирек НИГЪМӘТИ


 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ