Бөтендөнья икмәк көненә багышлап

«Икмәк – табын кояшы» дип исемләнгән сыйныф сәгатен нәкъ менә шушы көнгә багышладык.

Күпмедер вакыт үткәч, берсеннән-берсе тәмле ризыклар да, яшелчә, җиләк-җимешне дә ашыйсы килми башлый. Ә икмәк һәрвакыт табын түрендә. Өстәл өстенә ипи булып килеп җиткәнче, бик күп кеше көче түгелә аңа. Шуңа күрә дә ул бик кадерле. Ипи булса, кеше һәрвакыт тук, көр күңелле, шат була. Бервакытта да ач булмый.

Бу сыйныф сәгатен авылыбыз тарихы белән дә бәйләдек. Авылыбызда игенчеләр, һөнәрчеләр яшәгән. Үсәли авылы элек-электән ипи пешерү осталары белән дан тоткан. Үзләре суккан кирпеч белән торгызылган ике катлы биналарның беренче катында хәллерәк кешеләр ипи, күмәч, клиндер, прәннек пешереп саткан. Авылыбызның иң беренче кирпеч бинасы нәкъ менә ипи, өй шартларында пешерелгән камыр ризыклары сату өчен кибет буларак төзелгән.

Үсәли кешеләренә багышланган Нурания апа Гыйльметдинованың «Йөз ел элек» әсәре герое да, ике катлы кирпеч йорт төзеп, беренче катында ипи пешереп сатарга хыялланган. Революциядән соң бу йортлар дәүләткә бирелгән. Тик совет җитәкчеләренең Үсәли халкының ипи пешерергә булган осталыгын юк итәсе килмәгән. Авыл уртасында зур гына ипи пешерү йорты төзеп куелган. Халык аны «пикәрни» дип йөрткән. Бер сменада 240 – 250 ипи пешереп чыгарылган. Ә андый эш сменасы өчәү булган. Үсәли пекарнясында тәүлек буе ипи пешкән дигән сүз бу. Кара ипи, ак ипи, сайка исемлеләрен пешерәләр иде анда. Аннары мәктәпләргә, хастаханә, ашханә, кибетләргә (шул исәптән күрше авылларныкына да) арбасына киштәле шкафлар куелган атлар, соңыннан машиналар тараткан. Бүген, кызганыч, «пикәрни»ебездә ипи пешми, бинасы буш тора.

Тик «Үсәли ипие» дигән данлыклы исемне күрше Берсут-Сукачы авылындагы Миңнехановларның «Руслан» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте горур йөртә. Алар пекарнясында эш ике сменада оештырылган. Бер смена 600 гә якын ипи пешерә икән. Аларның ипиен, күмәч-калачларын күрше авылларда, район үзәгендә, якын районнарда яратып сатып алалар.

Югарыда санап кителгән йортлар буйлап сыйныфыбыз белән экскурсия ясадык. Сыйныф бүлмәсенә кайтып кергәч, сөйләшүне дәвам иттек, ипигә хөрмәт йөзеннән милли киемнәребезне киеп, фотога төштек.

Лидия КОНСТАНТИНОВА,
Мамадыш районы Үсәли урта мәктәбенең 6 нчы сыйныф җитәкчесе

Добавить комментарий

Ваш адрес email не будет опубликован.