Логотип Магариф уку
Цитата:

Бөтенроссия конкурсы финалында Татарстан педагогы

Ставропольдә «Иң яхшы туган тел һәм туган әдәбияты укытучысы» Бөтенроссия бәйгесе старт алды. Бирегә илнең 69 төбәгеннән педагоглар килгән.Алар, атна дәвамында төрле ярышларда катнашып, үзләренең һөнә...

Ставропольдә «Иң яхшы туган тел һәм туган әдәбияты укытучысы» Бөтенроссия бәйгесе старт алды. Бирегә илнең 69 төбәгеннән педагоглар килгән.
Алар, атна дәвамында төрле ярышларда катнашып, үзләренең һөнәри осталыкларын һәм туган телләрне укыту методикасын күрсәтәчәкләр, дип хәбәр итә РФ Мәгариф министрлыгының социаль челтәрләрдәге матбугат хезмәте.
«Методик остаханә», «Дәрес», «Сыйныф сәгате» һәм «Остаханә» сынауларында алар жюри һәм укучыларны үз халкының мәдәнияте белән таныштырачак.

Татарстан Республикасын конкурста Советлар Союзы Герое А.С. Умеркин исемендәге 116 нчы лицейның татар теле һәм әдәбияты укытучысы Зилә Габдинова тәкъдим итә. Укытучы 1994 елда Башкорт дәүләт университетын тәмамлый, хәзерге вакытта педагогик стажы 27 ел тәшкил итә. Ул укучылар, ата-аналар һәм хезмәттәшләре белән төрле мюзиклларда, театраль куелышларда актив катнаша, шулай ук җырлау һәм халык биюләре белән мавыга.
“Мәктәптә эшләү — гел үзүсешкә, өзлексез белем алуга стимул, хезмәтеңнең нәтиҗәләрен күрү һәм аңа сөенү мөмкинлеге", – ди Зилә Габдинова.

Фәния Лотфуллина 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ