Логотип Магариф уку
Цитата:

Британиядә ковид паспортлары һәм маска кию режимы гамәлдән чыгарылган

Бөекбритания Премьер-министры Борис Джонсон локдаун вакытында Хөкүмәт резиденциясендә узган кичәләр белән җәнҗаллар сәбәпле Англиядә мәҗбүри ковид-паспортларны, маска кию режимын һәм өйдән торып эшләү...

Бөекбритания Премьер-министры Борис Джонсон локдаун вакытында Хөкүмәт резиденциясендә узган кичәләр белән җәнҗаллар сәбәпле Англиядә мәҗбүри ковид-паспортларны, маска кию режимын һәм өйдән торып эшләүне гамәлдән чыгару турында игълан итте. Бу хакта РИА Новости хәбәр итә.
«Киләсе атнаның сишәмбесендә (25 гыйнварда) мәҗбүри сертификация төгәлләнәчәк, оешмалар ковид-паспортларны куллану-кулланмауны урыннарда үзләре хәл итә ала, тик без Англиядә ковид-сертификатларны мәҗбүри рәвештә куллануны туктатабыз.
Хөкүмәт өйдән торып эшләргә таләп итмәячәк, хезмәткәрләр эш бирүчеләр белән офисларга кире кайту турында фикер алышырга тиеш. Кабинет, кертелгән чикләүләрнең вакыты чыккач, Хөкүмәт битлекләрне мәҗбүри киеп йөрүне таләп итмәячәк дигән карарга килде», — дип белдерде парламентта Джонсон.
Аның сүзләренчә, омикрон штаммы таралу сәбәпле кертелгән «Б» планы 25 гыйнвардан соң озайтылмаячак һәм Англия «А» планына әйләнеп кайта.
Джонсон билгеләп үткәнчә, Бөекбритания тиздән COVID-19га салкын тиюгә кебек карый башлаячак һәм мәҗбүри үзизоляцияне гамәлдән чыгарачак.

«Татар-информ» материаллары буенча


 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ