Логотип Магариф уку
Цитата:

Быел Шигырь бәйрәме кайда узачак?

Быел Шигырь бәйрәме Казанда элеккеге урынында –Театральная урамында Тукай һәйкәле янында булачак һәм аны Рәдиф Гаташ алып барачак.«Рәдиф ага Шигырь бәйрәме буенча тәкъдимнәр белән килгән иде. Без аның...

Быел Шигырь бәйрәме Казанда элеккеге урынында –Театральная урамында Тукай һәйкәле янында булачак һәм аны Рәдиф Гаташ алып барачак.
«Рәдиф ага Шигырь бәйрәме буенча тәкъдимнәр белән килгән иде. Без аның тәкъдимнәренә колак салып, Шигырь бәйрәмен алып баруын сорадык», - диде Татарстан Язучылар берлеге идарәсе утырышында Ркаил Зәйдулла.
«Озак еллар бу бәйрәмдә катнашкан һәм аны алып барган да кеше буларак әйтәм - соңгы елларда ул безнең кулдан китеп артистлар кулына күчте. Аны 1961 елдан бирле гел шагыйрьләр алып барды. Халык бик яратып кабул итә иде», - дип теманы дәвам итте Рәдиф Гаташ.
Рәдиф Гаташ, традицияне дәвам итеп, Шигырь бәйрәмен авторитетлы аксакал шагыйрьләр алып барырга тиеш дип санавын әйтте. «Яшьләр бик талантлы, аларның үз чаралары бар, алар анда бик матур чыгыш ясыйлар. Шигырь бәйрәме шагыйрьләр кулында булырга тиеш», - дип нәтиҗә ясады Рәдиф Гаташ.
Шигырь бәйрәме 26 апрель көнне Опера театры янәшәсендә – Тукай һәйкәле алдында булачак. Тукай премиясе лауреатлары шул ук көнне Опера театры сәхнәсеннән игълан ителәчәк.

"Татар информ" мәгълүматлары буенча

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ