Быел Татарстанның иң эре вузларында цифрлы кафедралар ачылачак

2022 елда Татарстанның иң эре вузларында цифрлы кафедралар барлыкка киләчәк. Тиешле кафедралар Казан федераль университетында, Туполев исемендәге КНИТУ-КАИда, Казан дәүләт медицина университетында, Казан милли тикшеренү технология университетында һәм Казан дәүләт энергетика университетында ачылачак. Бу хакта ТР цифрлы үсеш министры Айрат Хәйруллин хәбәр итте.

Кафедралар ачылгач, биредә студентлар өстәмә цифрлы һөнәр буенча белемне бушлай алачаклар. Министр әйтүенчә, әгәр сез медицина университетында табибка, терапевтка, стоматологка укыйсыз икән, өстәмә цифрлы һөнәрне бушлай алу мөмкинлегенә ия булачаксыз.

Таңсылу ГАБИДУЛЛИНА

Добавить комментарий

Ваш адрес email не будет опубликован.