Логотип Магариф уку
Цитата:

Бүген Әлфия Авзаловага багышланган китап тәкъдим ителәчәк

Бүген, 18 ноябрь көнне,  сәгать кичке 6 да Татарстанның Милли китапханәсендә Әлфия апа Авзаловага багышланган рус телендәге китапны тәкъдим итү кичәсе булачак!Китапта җырчының 1995 елда дөнья күр...

Бүген, 18 ноябрь көнне,  сәгать кичке 6 да Татарстанның Милли китапханәсендә Әлфия апа Авзаловага багышланган рус телендәге китапны тәкъдим итү кичәсе булачак!
Китапта җырчының 1995 елда дөнья күргән истәлекләре, иҗатын сөючеләрнең язмалары һәм эксклюзив фотосурәтләре тупланган.
Презентация барышында, шулай ук, артистлар башкаруында Әлфия апа репертуарыннан җырлар җырланачак, һәм артистның тормыш юлы һәм иҗаты белән бәйле бик күп кыйммәтле мәгълүмат та алырга мөмкин.
«Башта китапның татарчасы басылып чыкты. Соңрак без аны инглиз телендә чыгардык, чөнки дөнья буйлап күп йөргәч, бик сорыйлар иде. Бу китап өч бүлектән тора. Без әни үзе язган «Үзем турында» әсәрен тәрҗемә иттек. Икенче бүлектә коллегаларының истәлекләре. Өченче бүлектә – ул җырлаган 100 җыр текст һәм ноталары белән бирелә. Китапка җырлар яздырылган аудиодиск та беркетелгән», – ди Әлфия Авзалованың кызы Зөлфия Нигъмәтҗанова.
Зөлфия Нигъмәтҗанова тагын бер җыентык – Әлфия Авзалова репертуарындагы иң популяр җырлар кергән китап белән дә таныштырды. Әлеге китап Музыка уку йортлары һәм җырчылар өчен кулланма буларак тәкъдим ителә.
«Киләсе елга яраткан җырчыбызның 90 еллык юбилее. Бу юбилей уңаеннан бик күп чаралар булачак. Шуларның берсе – фәнни-гамәли конференция. Татарстан Республикасы Президенты каршындагы мәдәниятне үстерүгә ярдәм фонды шәхесләребез исемен мәңгеләштерү буенча зур эшләр башкара. Әлфия Авзалова фонды белән безнең фонд тыгыз элемтәдә яши», – дип сөйләде фондның башкарма директоры Нурия Хашимова "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгында узган матбугат очрашуында.
Алга таба Әлфия Авзалова турында нәфис фильм төшерү, җырчының шәхси архивын кулланып фотоальбом ясау хыяллары да бар икән.

Фәния Лотфуллина


Фото: https://tatar-inform.ru


 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ